Барлык яңалыклар
Тарих
18 Май 2022, 16:02

Марҗа посадкасы

Әнисенең үлә алмыйча өзгәләнгән тавышына малай да уянып китә. “Үтермә мине! Мин берсенә дә әйтмим!” – дип ялваруына карамастан, Сабир куркышыннан малайны да үтерә.

Марҗа посадкасы
Марҗа посадкасы

Башкортстанның Благовар районы Чатра авылында була бу фаҗига. Бөек Ватан сугышы вакытында монда Сабир исемле бер кеше яши. Яшь чагында ул чит-ят җирдә гомер итә. Шунда бер марҗа хатынына өйләнә. Бу хатын бик бай була. Өстәвенә, артыннан ияреп килгән малае да була моның. Сугыш башлангач, Сабир хатынын малае белән Чатра авылына алып кайта. Марҗа булуына карамастан, авыл халкы аны ихтирам итә, чөнки бу хатын, кулыннан килгәнчә, барысына да ярдәм күрсәтә.

Шулай бервакыт Сабир хатыны белән малайны Әрәмә дигән авылга, туганнарына кунакка алып барырга була. Монда алар бер кич куналар һәм икенче көнне кайтырга җыена башлыйлар. Ләкин, ихатага чыккач, хатын үзенең бик сәер һәм куркыныч төш күрүен әйтә. Ирен тагын бераз монда торырга кыстый башлый. Әмма Сабир, ай-ваена куймыйча, хатынын юлга алып чыга.

Хәтсез генә ара үткәч, Сабир хатыны белән малайны ял итәргә посадкага алып керә. Бераз утырып хәл җыйганнан соң, хатын белән малай йоклап китәләр. Сабир шуны гына көткән була. Арба төбенә яшерелгән зур пычагын тартып чыгара да хатынын муеннан суя. Әнисенең үлә алмыйча өзгәләнгән тавышына малай да уянып китә. “Үтермә мине! Мин берсенә дә әйтмим!” – дип ялваруына карамастан, Сабир куркышыннан малайны да үтерә. Мәетләрен бер чокырга ташлап, чүп-чар белән каплап куя. Авылга кайткач ул: “Марҗа үз ягына кайтып китте”,– дигән хәбәр тарата. Шулай итеп, хатынының бар байлыгы Сабирга кала.

Ләкин, күпмедер вакыт үткәч, басу сөрүчеләр ике мәетне дә табалар. Аларны авылга алып кайтып тормыйлар, шул посадкада чокыр казып, икесен бергә күмәләр. Шуннан бирле бу урынны “Марҗа посадкасы” дип атыйлар.

Элегрәк, яңгыр яумый торса, әбиләр шунда барып, су сибә торган булганнар, яңгыр сораганнар. Ә Сабирны тотып, төрмәгә утыртканнар. Ул инде күптән үле.

(1996 елда Благовар районы Күчәрбай авылында Рәзимә Минһаҗевадан (1937 елгы) БДУ студенты Нурия Вәлиева язып алган.)

Фото: news.kmvcity.ru

Марҗа посадкасы
Марҗа посадкасы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: