Хәдичәнең әти-әнисе ярлы булган. Җәй җитсә, әтисе бай малын көткән, кышкы чатнама суыкларда утын-печән ташыган. Әнисе байбичәнең керләрен юган, йон эрләгән, мал-туарын караган. Ләкин ничек кенә тырышып эшләсәләр дә, өс-башлары – киемгә, тамаклары икмәккә туймаган.
Менә шундый авыр тормышта җәфа чигә алар. Ә бервакыт, көтмәгәндә суык тидереп, башта Хәдичәнең әтисе, аннан әнисе үлеп китә. Җиде яшьлек кыз ятим торып кала. Хәзер инде Хәдичә әрсез байбичәнең йомышчысына әйләнә. Йөгереп йөреп, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләрен эшли.
“Ятим балага шул да ярар әле”, – дип, аның өстенә иске-москы кием кидерәләр. Күп вакыт ул яланаяк йөри.
Тормышы нинди генә авыр булмасын, унҗиде-унсигез яшьләргә җиткәндә, Хәдичә бик матур, сылу кыз булып өлгерә. Бер ярлы егет, Хәдичәне өзелеп яратып, кәләшлеккә сората. Ләкин байбичә моңа каршы төшә. Шундый җегәрле асрауны кулыннан ычкындырырга теләми ул.
Ләкин Хәдичә озак яши алмый, яшь кенә килеш, дөнья рәхәтен күрмичә, әти-әнисе кебек үк салкын кыш көннәрендә суык тидереп, урамда дөнья куя. Бу урам хәзер “Хәдичә урамы” дип атала. Егет, сөйгәненә багышлап, җыр чыгара:
Иртәнчәк мин торып, тышка чыксам,
Салмак кына, салмак кар ява,
Ятим кыз, мескенем, Хәдичәм.
Таң алдыннан торып, бер кыз эшли,
Аяккаен күреп эчләр яна,
Сөеклем син минем, Хәдичәм.
Сандугачлар сайрый, таллар сайлый,
Тал булмаган җиргә ник кунсын,
Җанкисәгем минем, Хәдичәм?
Яшьли ятим калган кыз баланың
Бәхеткәйләре лә ник булсын,
Бердәнберем минем, Хәдичәм?
(1998 елда Илеш районы Яңа Күктау авылында Гөләндәм Садретдиновадан Таңсылу Ногманова язып алган.)
Фото: редакция архивыннан.