Барлык яңалыклар
Тарих
26 гыйнвар 2022, 11:59

Кулга кермәс хәзинәләр иле

Кеше һәрвакыт могҗизага ышана. Балачакта мин дә тау-таш арасында хәзинәләр күмелгән дип уйлап, шуларны эзләр өчен көрәк-киркә күтәреп, Бәләбәй районы Тузлыкуш авылы янындагы Каршы тауны чокып бетергән идем. Тутыккан сынык хәнҗәрдән башка бернәрсә дә таба алмасам да, бу хактагы хатирәләр мәңгегә күңелдә саклана.

Кулга кермәс хәзинәләр иле
Кулга кермәс хәзинәләр иле

Башкортстандагы тау-калкулыклар арасында атамалары кулга кермәс хәзинәләр белән аңлатылганнары шактый. Аларда тылсым белән реаль тарих бергә үрелеп килә. Мондый хәзинәләр кешегә төрле төстә күренә, тик кулына керми. Түбәндә без республиканың төрле районнарыннан җыелган шундый риваятьләрне бергә туплап бирдек. Алар һәммәсе дә Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы фольклор фондында саклана.

Алтын тау

Ярмәкәй авылы янында гына тора бу тау. Бервакыт кемдер шушы тауга алтын эзләргә дип менгән. Озак эзли торгач, ул аны тапкан, ди. Тик кулына алуы булган, алтын кире җир астына кереп киткән. Бу алтын сихерле, кулга тоттырмый, ди. Шуннан бирле бу тауны “Алтын тау” дип йөртәләр.

 (1998 елда Ярмәкәй районы Ярмәкәй авылында Әгъзам Исламгуловтан (1903 елгы) Лилия Исламгулова язып алган.)

Бәрән тау

Кайчандыр: “Бу тау астында алтын бар”, – дип уйлаганнар. Алтын халык күзенә я алтын бәрән, я ут шары булып күренгән. Кешеләр, алтын эзлибез дип, тауны тишеп бетергәннәр, ләкин авыр-авыр туп ядрәләреннән башка берни таба алмаганнар. “Бәрән тау” исеме шул вакытта ябышып калган.

(1997 елда Кыйгы районы Кыйгы авылында Фәнзә Рәхмәтуллинадан Гөлназ Мөхәммәтҗанова язып алган.)

Иярле тау

Бик борынгы заманнарда Карамалы елгасы буендагы таулар арасында күчмә казакълар яшәгән. Күченеп киткәндә, алар бүтәннәреннән аерылыбрак торган бер тауда алтын ияр күмеп калдырганнар икән, дип тә сөйлиләр.

Казакълар киткәннән соң, ул таудан алтын иярне бик озак эзләгәннәр. Таба алганнардырмы, юкмы – анысы билгесез, ә тауны халык “Иярле тау” дип йөртә башлый.

 (1998 елда Миякә районы Өршәк авылында Мәрфуга Галиевадан (1912 елгы) Розалия Садрыева язып алган.)

Коелы тавы

Элгәре безнең якларда коелар күп булган. Кайчандыр алардан ургылып чишмәләр аккан. Хәзер бу чишмәләрнең кое чокырлары гына калган. Алар аеруча “Коелы тавы”нда күп. Аның исеме дә шуннан килеп чыккан.

Гражданнар сугышы елларында Тимербай авылы әле “кызыллар”, әле “аклар” кулында була. Алар авыл халкын көчләп олау йөрттерәләр. Шул чорда бер авылдашыбыз “аклар” ягында әллә поручик, әллә унтер-офицер булып хезмәт итә. Ул башка акгвардиячеләр белән бергә “Коелы тавы”на корал яшерә. Бу турыда бик күп еллар берәүгә дә билгеле булмый. Ләкин үләр алдыннан бу кешенең хатыны кемгәдер серне чишә.

Тауны чокып та, тракторлар белән сөреп тә карыйлар, ләкин коралны таба алмыйлар. Аның күмелгән урыны да, кире чокып алганнармы, юкмы – анысы да әлеге кадәр билгесез булып кала. Бу “Коелы тавы”на тагын да серлелек өсти.

 (1998нче елда Куергазы районы Тимербай авылында Гөлдәр Галиева язып алган. Информаторы күрсәтелмәгән.)

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде.

Кулга кермәс хәзинәләр иле
Кулга кермәс хәзинәләр иле
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: