Барлык яңалыклар
Тарих
21 гыйнвар 2022, 10:10

Әүлияләр ята бу җирләрдә...

Башкортстаныбызның бер үзенчәлеге – биредә “Әүлия чишмәсе”, “Әүлия кабере”, “Изгеләр чишмәсе” дип аталган урыннарның күп булуында. Белүебезчә, халык әүлияләр дип я Ислам динен таратучы изгеләрне, я алдан күрү сәләтенә ия булып, кешеләрне төрле афәтләрдән саклаучы, дәвалап сихәтләндерүче затларны атаган. Гадәттә, мондый затларның үлеменнән соң, алар күмелгән җирдән саф чишмә бәреп чыккан. Түбәндә китерелгән риваятьләр Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы фольклор фондында саклана.

Әүлияләр ята бу җирләрдә...
Әүлияләр ята бу җирләрдә...

Әүлия зираты

Яңа Каенлык авылында борынгы заманнарда бик изге күңелле бер кеше яшәгән. Аны Әүлия дип атап йөрткәннәр. Ул үлгәч, гәүдәсен авыл янындагы наратлыкка күмгәннәр. Бирегә бүтән беркемне дә җирләргә ярамаган. Наратлыкны кисү дә тыелган. Әгәр дә берәрсе шуннан үзенә агач кисеп алса, ул төрле газапларга дучар булган. Шуңа да кайберәүләр: “Миңа түгел, фәлән кешегә”, – дип, башка кешегә атап кискәннәр.

Берчак кемдер муллага атап кискән. Шул ук көнне Әбелкәрам исемле мулла сакау булып калган. Ә аның кызы гарипләнгән. Бу хәл турында ишеткәч, кешеләр ул наратлыкка бөтенләй тими башлаганнар. Шулай итеп, наратлык әлеге кадәр сакланган һәм “Әүлия зираты” исемен йөртә.

(1998 елда Краснокама районы Яңа Бөртек авылында Рәшидә Мәгъдәновадан Чулпан Мәгъдәнова язып алган.)

Әүлия кабере

Элек авылда еш-еш ут чыгып торган. Моның сәбәпләрен беркем дә юньләп белмәгән.

Шулай бервакыт авылда зур янгын куба. Күп мал-мөлкәт, йорт-куралар көлгә әйләнә, кешеләр һәлак була. Авылда яшәүче әүлия кыз да шунда янып үлә. Ул кыз тылсым көченә ия була, үзе бик акыллы, саф күңелле икән. Аның гәүдәсен хөрмәтләп авыл читендәге яр башына – тау битенә күмәләр. Шуннан соң авылда янгын чыгу туктала. Хәзер “авылны ут-күздән әүлия кабере саклый”, диләр.

(1998 елда Илеш районы Иске Күктау авылында Мөнәздәха Хәмидуллинадан (1920 елгы) Айлия Хәмидуллина язып алган.)

Изгеләр чишмәсе

(1 вариант)

Безнең авылда “Изгеләр чишмәсе” дигән урын бар. Шуның суыннан авыз итсәң, барлык чиреңә дә дәва табарсың, диләр.

Элек авыл эчендә чишмә булмый. Су алырга халыкка еракка йөрергә туры килә. Шуңа да кешеләр гел су турында сөйләшә торган булалар.

Көннәрдән бер көнне авылга мосафир бабай килеп чыга. Халык бу кешенең тамагын туйдыра, хәтта өс киеме дә бирә. Бабай хушлашканда:

– Ярар, сезнең теләгегез тормышка ашар,– дип чыгып китә.

Икенче көнне авыл читендәге калкулык өстеннән мосафир бабайның үле гәүдәсен табалар. Ул яткан урыннан чак кына астарак кечкенә бер чишмә бәреп чыккан була. Бабайны халык кадерләп күмә һәм чишмәне “Изгеләр чишмәсе” дип атый башлый.

(1997 елда Чишмә районы Яңавыл авылында Нәзирә Кадыйровадан Гүзәл Нафикова язып алган.)

Изгеләр чишмәсе

(2 вариант)

Кайчандыр бездә бик изге кеше яшәгән. Ул үлгәч, аны хөрмәтләп җирләгәннәр. Шул ук көнне аның баш очыннан чишмә бәреп чыккан. Бу чишмә көньякка, кыйблага карап аккан. Суы бик чиста, шифалы булган. Каза күргән кешеләр, Аллаһтан ярдәм сорап, изге теләкләр теләп, шушы елгага акча салганнар һәм теләкләре кабул булган.

1882 елда безнең якларда Кояш тотыла. Халык: “Кояшны җеннәр каплап алды”, – дип, урак уруларын ташлап, мәчеткә җыялалар – намаз укып, теләкләр телиләр, җеннәрне куркытыр өчен тимергә тимер сугалар. Ә аннан соң “Изгеләр чишмәсе”нә җыелып, хәер салалар. Аларның теләкләре кабул була. Җеннәр Кояшны “азат” итәләр.

(1997 елда Балтач районы Штәнде авылында Мәсәгудә Такиевадан (1935 елгы) Гөлсинә Кәлимуллина язып алган.)

Фото: miras.belem.ru

Әүлияләр ята бу җирләрдә...
Әүлияләр ята бу җирләрдә...
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: