Барлык яңалыклар
Тарих
11 ноябрь 2021, 10:34

Сугыш чокыры

Башкортстанның Илеш районы Йонны авылы янындагы басуда “Сугыш чокыры” дип аталган бер тирән чокыр бар. Аның исеме, чыннан да, җир өчен  ике авыл халкы арасында килеп чыккан сугыш белән бәйле. Хәер, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп узыйк.

Сугыш чокыры
Сугыш чокыры

XIX гасыр азакларында булган бу вакыйга. Бөре өязеннән Йонны белән Рсай авыллары арасындагы җирләрне бүлергә землемерлар килгән. Алар: “Бу урын бик калын урман һәм бик тирән чокырлардан гына тора”, – дип, 13-14 гектар җирнең кайсы авылга караганын ачыкламыйча, мижа билгесен күрсәтмичә калдырганнар.

Шуннан ике авыл халкы арасында бу җир өчен бик күп ызгышлар, ачу-талашулар башланган. Бәхәсне хәл итәр өчен, халык ит, май, бал кебек күчтәнәчләр җыеп, Бөре шәһәреннән кабаттан землемерлар чакырган. Землемерлар бәхәсне аларга бүләккә җыелган акча, күчтәнәчләр күләменә карап хәл иткәннәр. Кайсы авылның күчтәнәчләре күбрәк, бәхәс шулар файдасына хәл ителгән. Бу хәл берничә мәртәбә кабатланган.

Җир күп тапкырлар әле Рсай, әле Йонны авылына күчеп йөргәннән соң, ике авыл халкы бәхәсне кул көче белән хәл итәргә була. Сугыш көне билгеләнә. Барлык ир кешеләр, күсәкләр белән коралланып, әлеге чокыр янына җыелалар. Алар арасыннан иң көчлеләре – Йонны авылыннан “Атаман” кушаматлы Мөхәммәтдин Зәйнетдинов һәм Рсай авылыннан Әхмәтдин исемле кешеләр кара-каршы сугышалар. Дәгъвалы җир сугышта җиңүче кулына күчәргә тиеш була. Шушы урында Йонны авылы “атаманы” Мөхәммәтдин Рсай авылы кешесен тукмап үтерә.

Шулай итеп, ике арада каты сугыш башланып китә. Йонны авылы халкы Рсай кешеләрен кара канга батырып, авылларына җиткәнче куып китәләр һәм сугышта җиңүче булып танылалар. Ә теге 13-14 гектар чамасындагы җир шул көннән башлап “Сугыш чокыры” дип атала һәм Йонны авылы халкы кулына күчә.

(1998 елда Илеш районы Йонны авылында Рүзил Мәгъдәновтан БДУ студенты Таңсылу Ногманова язып алган.)

Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры. Үзәк һәм төньяк-көнбатыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И. К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – Б. 70-71. http://www.antat.ru/ru/iyli/publishing/book/2019/%D0%91%D0%A2-%D1%84%D0%BE%D0%BB%D1%8C%D0%BA%D0%BB%D0%BE%D1%80-%D0%A22%20(1).pdf

Фото: foto-planeta.com

Сугыш чокыры
Сугыш чокыры
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: