Барлык яңалыклар
Тарих
27 октябрь 2021, 15:45

Күгәрчен-Бүләк авылы тарихы

Сезнең игътибарга Башкортстанның Шаран районы Күгәрчен-Бүләк авылы барлыкка килүе турында кызыклы риваять тәкъдим итәбез.

Күгәрчен-Бүләк авылы тарихы
Күгәрчен-Бүләк авылы тарихы

Авылыбыз әлеге Шаран районының көньягында урнашкан. Картлар сөйләвенчә, ул XVIII гасыр азакларында барлыкка килгән. Иң башта Күгәрчен-Бүләк авылы кешеләре көнбатыштарак, Ык елгасы буендагы Чәкән тавы битендә яшәгәннәр. Алар яныннан Татарстан җирләренә зур үзәк юл үткән була. Шул юлдан сәүдәгәрләр сату сатарга йөргәннәр.

Бу юлдан заманында Иван Грозный, Емельян Пугачев гаскәрләре дә үткән була. Шуңа да, бу тирәдә яшәве бик тынычсыз һәм кыен булган. Беркөнне авыл аксакаллары озаклап киңәшләшкәннән соң: “Башкача бу тирәдә калып булмый, безгә яңа җир эзләргә кирәк”, – дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Шулай итеп, алар туган якларын ташлап китәргә мәҗбүр булганнар.

Иртән, Аллага тапшырып, олы юлга чыккач, кара урман эченнән ун чакрым тирәсе ара үткәннән соң, алар бик матур бер яланга килеп чыгалар. Юлчыларга бу җир бик охшый, һәм алар монда бераз хәл алырга туктыйлар.

Табигатьнең матурлыгы хәйран калырлык була. Тирә-якта зифа буйлы каеннар җилгә иркәләнеп тирбәләләр, сусыл үләннәр, йолдызлар кебек сибелешкән чәчәкләр үзләренә чакырып торалар.

Яланның уртасында үсеп утырган ялгыз имән башына күгәрченнәр оялаган була. Алар юлчыларны күрү белән, күккә күтәрелеп, гөрли башлыйлар. “Түрдән узыгыз! Китмәгез! Бу бездән сезгә бүләк!” – дигән төсле кешеләрнең өстеннән әйләнеп очалар.

Юлчылар: “Бу безгә күгәрченнәрдән бүләктер, алар безне җибәрергә теләмиләр”, – дип уйлап, монда төпләнеп калырга уйлыйлар. Әбием сөйләве буенча, шулай итеп Күгәрчен-Бүләк исемле авыл барлыкка килә.

(1997 елда Шаран районы Күгәрчен-Бүләк авылында БДУ студенты Вәсилә Нургалиева язып алган. Информаторы күрсәтелмәгән.)

Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И. К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – Б. 39-40. http://www.antat.ru/ru/iyli/publishing/book/2019/%D0%91%D0%A23-10.02.2021.pdf

Фото: https://vk.com/club40300808?z

Күгәрчен-Бүләк авылы тарихы
Күгәрчен-Бүләк авылы тарихы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: