Барлык яңалыклар
Тарих
18 октябрь 2021, 10:58

Туймазы районының Карамалы-Гобәй, Кәлшәле, Тукай авыллары ничек барлыкка килгән?

Кешеләр безнең якларга йөз еллар буена килгән. Шулай Кәлшәле авылы оешкан. Анда элек урам саен бер төрле халык яши иде: Казан кешесе, типтәр, мишәр һ.б.

Туймазы районының Карамалы-Гобәй, Кәлшәле, Тукай авыллары ничек барлыкка килгән?
Туймазы районының Карамалы-Гобәй, Кәлшәле, Тукай авыллары ничек барлыкка килгән?

XVI гасырда татарларны чукындыра башлагач, Казан тирәсендә яшәүче милләттәшләребез качып, кеше аягы басмаган караңгы урманнарга барып сыенганнар. Менә шушы чорда, үзе артыннан 8 гаилә ияртеп, Гобәй исемле карт безнең якларга күчеп килә. Алар Сәлия тавындагы акланда яши башлыйлар. Шулай итеп, Карамалы-Гобәй авылына нигез салына.

Авылның әлеге урыны ул вакытта куе урман, кеше үтеп чыга алмаслык сазлык белән капланган булган. Шуңа халык якында гына зур Өсән елгасы агып ятуы турында белмәгән дә, чөнки аңа кадәр үтеп керә алмаган. Вакыт узып, күчеп килүчеләр саны артып, авыл зурайгач кына, халык урманны чистартып, сазлыкны киптереп, Өсән елгасына кадәр үтеп кергән. Яңа иген басулары пәйда булган.

Шулай берчакны, монда авыл барлыгын белгәч, иярләнгән атларга менеп, Карамалы-Гобәй авылына башкорт картлары килеп чыккан. Алар бу җирләргә элек-электән башкортлар хуҗа булуын аңлатканнар. Безнең авыл картлары киңәшләшкәч, аларны яхшы сыйлап, озак кына кунак иткәннәр һәм шул ук вакытта үзара килешү төзегәннәр.

Кунак булгач, башкорт картлары безнең авыл бабайларын ияртеп, Өсән елгасы аша чыкканнар. Алар биек тау башына менеп, атларыннан да төшмичә: “Ана, ана, шуннан”, – дип, Өсән елгасының Бәләбәй ягына күрсәткәннәр. Аннан, икенче якка борылып: “Ана, ана, шуннан”, – дип Собхангул авылына күрсәткәннәр. Шулай итеп, алар татарларга бирелгән җирләрнең чикләрен билгеләгәннәр.

Кешеләр безнең якларга йөз еллар буена килгән. Шулай Кәлшәле авылы оешкан. Анда элек урам саен бер төрле халык яши иде: Казан кешесе, типтәр, мишәр һ.б. Соңрак Тукай авылы да нигезләнгән. Шулай итеп, башкортлар биргән җирләрдә бер-бер артлы татар авыллары барлыкка килгән.

(1998 елда Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында Фазлый Камалиев (1908 елгы) истәлекләреннән БДУ студенты Фәнилә Бәйрәмова күчереп алган.)

Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И. К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – Б. 32-33. http://www.antat.ru/ru/iyli/publishing/book/2019/%D0%91%D0%A23-10.02.2021.pdf

Фото: https://i.mycdn.me/i?r

Туймазы районының Карамалы-Гобәй, Кәлшәле, Тукай авыллары ничек барлыкка килгән?
Туймазы районының Карамалы-Гобәй, Кәлшәле, Тукай авыллары ничек барлыкка килгән?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: