Барлык яңалыклар
Тарих
15 октябрь 2021, 13:22

Бәләбәй районы Тузлыкуш авылы тарихы

Таң атканда, Мәтәүтамак ягыннан килгән аклар пулеметларын Каршы тауга урнаштырып, авылны утка тота башлыйлар һәм тиз арада Тузлыкушны басып алалар. Йокылы-уяулы кызыллар аларга җитди каршылык күрсәтә алмый, сан ягыннан да азрак булалар. Аклар аларны яшеренгән урыннарыннан тартып чыгаралар, әсирләрне чишендереп, атып үтерәләр. Киемнәрен авыл халкы ташып бетерә, чөнки ул чорда тукымага кытлык була. Үтерелгән кызылармеецларны, араларында чит диндәге урыслар, чувашлар, мордвалар күп булу сәбәпле, зиратка кертмиләр, аз гына читтәрәк, Өсән елгасы буена күмәләр...

Бәләбәй районы Тузлыкуш авылы тарихы
Бәләбәй районы Тузлыкуш авылы тарихы

Тузлыкуш – Башкортстанның Бәләбәй районында урнашкан иң борынгы авыллардан исәпләнә. Аның турындагы беренче язма мәгълүматлар XVIII гасыр урта­сына карый. Мәскәүдәге Русия дәүләт архивында сакланучы документларда “1744 елгы килешү буенча, Туз­лыкуш типтәрләренең җирне Канлы волостенең асаба башкортлары һәм мишәрләре белән берлектә эшкәртүе” күрсәтелә. 1762 елгы III ревизия мәгълүматлары буенча, биредә 55 типтәр ир-егете яши. 1795 елда узган V ревизия материалларында авылдагы 28 йортта 172 кеше яшәве билгеләнә. 26 йортта – типтәрләр, 1 йортта – мишәрләр, 1 йортта башкортлар гомер кичерә. Гасыр дәвамында авыл зур үсеш юлын үтә. 1896нчы елда мон­да 191 йорт (1069 кеше) исәпләнә. 1912-1913 елда үткәрелгән “под­ворная перепись”тә Тузлыкушта 1523 кеше яшәгән 259 хуҗалык күрсәтелә. Шуларның 259ы – типтәр, 2се – мишәр, 2се башкорт хуҗалыгы була.

Авылдашыбыз, тарих фәннәре докторы Хәмзә Фатыйхов билгеләвенчә, типтәр сословиесе Башкортстанда XVII гасырда барлыкка килә. Тәүдә аның нигезен төрле сәбәпләр арка­сында асабалык хокукын югалткан башкортлар тәшкил итә. Вакыт узу белән, аеруча XVIII йөзнең II яртысын­да, типтәр сословиесенә Урта Идел тирәләреннән күченүчеләр – татар­лар, марилар, чувашлар, удмуртлар килеп кушыла. Тора-бара татарлар сословиенең нигезен тәшкил итә баш­лый. XVIII гасыр азагында күпчелек авылдашларыбызның типтәр булып китүенең төп сәбәбен дә шуннан күрергә кирәк. Алар махсус типтәр ясагы, җан башыннан салым түлиләр, Оренбург, Орск калаларын төзүгә җәлеп ителәләр, Илецкидан тоз ташу­да катнашалар.

Халыкта Тузлыкуш атамасының бар­лыкка килүен бирегә беренче булып төпләнүчеләрнең туздан куыш ясап керүе белән аңлаталар (туз+куыш). Бу сүзләрдә күпмедер хаклык та бардыр, чөнки узган гасырның 50нче елларын­да авылда салам түбәле йортлар белән бергә туз түбәлеләре дә бар иде.

Шул ук вакытта, күптән түгел дөнья куйган күренекле якташыбыз, тарих фәннәре докторы Хәмзә Фатыйх улы Усманов үзенең махсус тикшеренүендә авылга нигез салучыларның хәзерге Чакмагыш районы Тозлыкуш авылыннан күчеп килүен исбатлый. Аның фикеренчә, элек рәсми чыганакларда “Старая Тузлукушева” һәм “Новая Тузлукушева” авыллары теркәлгән була. Шуларның “иске”се – хәзерге Чакмагыш районын­да урнашып, аннан күчеп китүчеләр “яңа” – Бәләбәй районы Тузлыкуш авылын нигезли. Әйткәндәй, бүгенге көндә Башкортстанда әлеге исемдәге өч авыл бар. Өченчесе Балтач райо­нында урнашкан һәм аны да Чакмагыш төбәгеннән чыгучылар нигезләгән дип исәпләнә.

Ветеран укытучылар Монтаһа Камалиева һәм Гөлҗиһан Әхмәдиеваларның язма хатирәләренә караганда, Туз­лыкуш җирләренә беренче булып өч гаилә – Күчәрбай, Туеш һәм Яһүдәләр килеп утыра. Аларның соңгысы данлы­клы якташыбыз, БАССРның Совнархоз рәисе, Сталин репрессияләре корба­ны Гыймад Җиһангир улы Яһүдинның ерак бабасы булган дигән фараз да нигезсез түгел кебек.

Революциягә кадәр безнең ба­баларыбыз 2545 казна десятинасы күләмендә җир билиләр. Шуларның 2410 десятинасы хуҗалык итү өчен уңайлы, 144 десятинасы уңайсыз була. Ягъни һәр гаиләгә уртача 9,2 (баш­кортларга – 21) десятина җир туры килә. Ләкин, чынлыкта, 50 хуҗалык бөтенләй җирсез була, 33 гаилә 5 десятинага кадәр җир били, 8 йортның гына биләмәләре 30 десятинадан артып китә; 37 гаилә атсыз яши, ә 14е бөтенләй мал тотмый. Статистика мәгълүматларына караганда, 10 хуҗалык (38,7 процент) – ярлы, 114е (44 про­цент) – урта хәлле, 45е (17,3 процент) бай булып исәпләнә. Халык нигездә арыш, тары, карабодай, киндер чәчү белән шөгыльләнә. Бәрәңге бөтенләй утыртмыйлар.

Авылда милли мәгарифкә, рухияткә зур игътибар бүлгәннәр. XIX гасыр азагында Тузлыкушта ике мәчет эшләгән. Соңрак мәктәп интернаты урнаш­кан югары оч мәчетендә Габдулла Баһаманов, Габделхаликъ Хәлфин, Зыязетдин Юлаевлар муллалык итәләр. Аның манарасын 1933 елда кисеп төшерәләр. Түбән очтагы “кызыл” мәчеткә (хәзер ул яңадан тергезелә) Харис Усманов, Әмирҗан Габдрахма­нов, Садыйк муллалар хуҗа булалар. Аның манарасы 1937 елда аударыла. Манара кисүчеләрне җирле халык елый-елый каргый. 1940 елда исә анда клуб оештырыла.

Халык башта шушы мәчетләр каршындагы мәдрәсәләрдә белем алган. Монтаһа Камалиева язуынча, XIX йөздә авылда Мотыйгулла исемле сукыр хәлфә дан казанган була. Ул балаларга дога ятлаткан, намаз өйрәткән. Ә инде дөньяви белем бирә торган “Училище министерское смешанное (мальчиков и девочек)” дигән исемдәге беренче мәктәп 1899 елның 1 сентябрендә ачыла. Аны Шәмзиян Дәүләтша улы Яфаев җитәкли. Шунысы кызык: ул хәзерге Чакмагыш районы Тозлыкуш авылыннан, укытучылар гаиләсеннән чыккан була. Тиздән Шәмзиян аганың әтисе дә безнең якларга күчеп килеп, мөгаллимлек итә башлый. Соңрак, 1920 еллардан башлап, авылдашыбыз Мирхаҗыян Ягафәров балаларга белем бирә. Рус телен исә Назарова фамилияле керәшен кызы укыта.

Шул рәвешле, укытучылар саны арта барып, 1922-1923 елларда авылда дүрт сыйныфлы башлангыч мәктәп оеша, 1924 елда пионер оешмасы барлыкка килә. 1934н елда ул җидееллык мәктәпкә әверелә. Аны Хәбир Рәхим улы Кадыйров җитәкли. Кызганычка каршы, Хәбир ага Бөек Ватан сугышының яу кырларында ятып кала. Мәктәпне 1941нче елда тәмамлаган урта белемле тәүге чыгарылыш укучылары арасында безнең әниебез һәм әбиебез Зәйтүнә Солтангали кызы да була.

Гражданнар сугышы елларында авыл аклар һәм кызыллар арасындагы канкоешлы бәрелешләр үзәгенә әверелә: берничә тапкыр әле колчаклылар, әле чапаевчылар кулына күчә. Канкоештан арыган халык кемгә кушылырга да белми. Җәләй бабай Габдуллин (1902 елгы) сөйләвенчә, бәрелешләр вакытында кешеләр кар базларына кереп кача. Аклар да, кызыллар да ир-егетләрне көчләп үз армияләренә алып китәләр, карышучыларны бик каты кыйныйлар. Шуңа да өйдә ике байрак саклау гадәткә керә. Кызыллар килсә – кызылын күтәрәләр, аклар килсә – агын. Бүген бу көлке булып тоела, ләкин заманында күпләр шул рәвешле үлемнән котылып кала.

Яшәү чыганагы булган җирдән аерып, сугышка алып китү крестьян ир-егетләр өчен зур фаҗигагә әверелә. Бу хакта өлкән буын вәкилләреннән калган язма истәлекләр дә сөйли. Менә, мәсәлән, авылдашыбыз Ямгытдин Шәйхуллинның хатирәсе:

“1918 елда аклар безнең көчләп сугышка җыеп алдылар. Яздан көзгә чаклы Бәләбәйдә солдат уены уйнатып яткырдылар. Көзен кызылларга каршы сугышка җибәрәбез дигәч, без частебезне ташлап качтык. 1919 елның язына кадәр кызыллар сафларында олауда йөрдек. Ләкин язын безне аклар тотып алдылар һәм, Бәләбәйгә алып барып, өч кич төрмәдә яткырдылар. Һәрберебезгә 25әр камчы суктылар. Аннан янә Абдуллино станциясе ягына кызылларга каршы сугышка җибәрделәр. Тузлыкушлылардан тыш отрядыбызда 20ләп Чаганлы кешесе (Бәләбәй районы) һәм шул кадәр үк Турай егете (Ярмәкәй районы) бар иде. Без аларны “бер-ике көннән монда барыбер кызыллар килә”, дип котыртып, частебезне бергә ташлап качтык. Аклар безне тота алмады. Алар чигенеп, Уфа ягына киттеләр.

1919 елның көзендә безне Кызыл армия сафларына чакырдылар. Түбән Новгородка җибәреп, 5-6 көн тоттылар да, Петлюрага каршы сугышка ташладылар. Мин 44нче дивизиянең 392нче Таращанский укчылар полкына эләктем. Петлюраны тармар иткәч, Деникин фронтына җибәрделәр. Аны да җиңгәч, Польша фронтына озатылдым. Без монда Киев, Чернигов, Винница шәһәрләрен, Киев, Полтава, Волынь, Камено-Подольск өлкәләрен азат иттек. Шушы дәвер эчендә өч мәртәбә яраландым. Киевта озак кына госпитальдә яттым. Мине бары тик 1923 елның мартында гына демобилизовать иттеләр. Шуннан кабат Тузлыкушка кайтып төпләндем”.

В.Г. Архипов җитәкчелегендәге 60 кызылармияченең язмышы аеруча фаҗигале. Алар 1919 елның мартында Бәләбәй шәһәреннән Чокадытамак авылына җибәрелә. Төнгә, ял итәргә Тузлыкуш авылына туктыйлар. Авылдашыбыз Гөлзаһира Шәйхуллина хатирәләренә караганда, командирлары Харис мулла өенә (соңыннан бу йорт медпунктка әверелә), ә кызылармеецлар шуның кырындагы йортларга урнашалар. Күрәсең, бу хакта кемдер акларга җиткергәндер.

Таң атканда, Мәтәүтамак ягыннан килгән аклар пулеметларын Каршы тауга урнаштырып, авылны утка тота башлыйлар һәм тиз арада Тузлыкушны басып алалар. Йокылы-уяулы кызыллар аларга җитди каршылык күрсәтә алмый, сан ягыннан да азрак булалар. Аклар аларны яшеренгән урыннарыннан тартып чыгаралар, әсирләрне чишендереп, атып үтерәләр. Киемнәрен авыл халкы ташып бетерә, чөнки ул чорда тукымага кытлык була. Үтерелгән кызылармеецларны, араларында чит диндәге урыслар, чувашлар, мордвалар күп булу сәбәпле, зиратка кертмиләр, аз гына читтәрәк, Өсән елгасы буена күмәләр.

Әлеге кабер дистә еллар буена караучысыз ятты. Өстен ферма маллары таптады. Бары тик 1980нче еллар уртасында гына авылдашларыбызның һәм район советы рәисе урынбасары Мөхтәсәр Нигъмәтулла улы Вәлиевның тырышлыгы белән туганнар каберлеге өстенә һәйкәл куелды. Ул канлы елларның истәлеген халык күңелендә әлегәчә саклый.

Узган гасырның 30нчы елларында авыл хуҗалыгында күмәкләштерү сәясәте башлангач, Тузлыкушта да колхоз оеша. Ул 1929 елда барлыкка килеп, утызлап хуҗалыкны берләштерә. Аны Гражданнар сугышы вакытында һәлак ителеп, Өсән елгасы буена күмелгән бер кызылармияченең исеме белән – Нуриманов дип атыйлар. Авылдагы икенче колхоз 1930 елда оешып, Тузлыкуш исемен ала. Бер елдан соң алар Нуриманов колхозына берләшәләр.

Билгеле, халыкның гасырлар төпкеленнән килгән яшәү рәвешен үзгәртеп кору җиңелдән булмый. Колхозның беренче рәисе Сәүбән Сөләйман улы Сөләймановка бу эштә күп авырлыклар кичерергә туры килә. Байгуралар һәм аларның иярченнәре җае чыккан саен колхоз активистларын һәм, беренче чиратта, Сәүбән аганы тотып кыйнарга гына торалар. Шуңа да рәискә төннәрен кеше мунчаларында, абзарларда качып үткәрергә туры килә. Аңа ярдәмгә авыл советы рәисе Абзал Фәррах улы Фәррахов һәм секретаре Газизҗан Мөхәммәтшиннар киләләр. Ветеран-укытучы Гөлҗиһан Әхмәдиева язмаларына караганда, Абзал Фәррах улы Гражданнар сугышында катнаша, кесәсендә наган йөртә. Шушы ук чорда авылда милиция дә оештырыла.

Яманаты чыккан Сталин репрессияләре Тузлыкуш авылын да урап үтми. Репрессия тегермәне 14 якташыбызның гомерен өзә. Чор корбаннары арасында иң күренеклесе – Гыймад Җиһангир улы Яһүдинның язмышы аерым игътибарга лаек. 1898 елда Тузлыкуш авылында күп балалы гади крестьян гаиләсендә туып, нибары 40 ел гына гомер кичергән егет авыл тарихында гына түгел, ә гомум Башкортстан тарихында да зур эз калдырды. Җиде бала арасында ул иң өлкәне була, шуңа да крестьян хезмәтенең барлык авырлыкларын да аңа яшьли татырга туры килә. 1912 елда егет, язмышын кискен үзгәртеп, Бәләбәй өязенең халык училищелары инспекторы Станислав Дворжецкийга эшкә керә. 1916-1917 елларда Чокадытамак волость идарәсендә хат ташучы, күчереп язучы вазыйфаларын башкара. Октябрь инкыйлабын көтеп каршы ала һәм шунда ук Кызыл армия сафларына языла. 1919 елда Башкорт кавалерия бригадасы составында Петербург янындагы Пулково калкулыкларын азат итүдә катнаша.

1920 елда аны Чокадытамак волость башкарма комитеты рәисе итеп куялар, 1923 елдан ул Бәләбәй кантонының җир идарәсе мөдире итеп билгеләнә, ә инде ике ел үткәч, Бәләбәй кантоны башкарма комитеты рәисе вазыйфаларын үти башлый.

Яшь җитәкченең тырышлыгын, һәр эшне дә җиренә җиткереп башкаруын хакимият тиз күреп ала. 1929 елда ул БАССР Совнархозы рәисе итеп үрләтелә. Нәкъ шушы чорда Башкортстанның икътисади куәтен әлегә кадәр билгеләп торучы сәнәгать локомотивлары төзелә дә инде. 1932 елда Черниковка авылы каршында үзәк электростанция, 1932 елда шырпы фабрикасы, агач эшкәртү заводы сафка кертелә, Уфа моторлар эшләү берләшмәсенә нигез салына. Гыймад Яһүдинның республикада нефть сәнәгатен үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Аның тырышлыгы белән 1932 елның апрелендә Ишембай тирәсендәге скважиналар тәү тапкыр илгә Башкортстан нефтен бирә. Гыймад Җиһангир улы фикеренчә, республикада мондый яткылыклар егермедән артык була! “Кара алтын”ны кулланучыларга җиткерү өчен, аның җитәкчелегендә Уфа-Оренбург тимер юлы төзелә башлый, Агыйделдән нефть баржалары агызыла.

1934 елда ул Башкортстан Хөкүмәтенең ВЦИКтагы даими вәкиле итеп билгеләнеп, Мәскәүгә күчерелә. Ләкин республика тәҗрибәле һәм акыллы җитәкченең җитешмәвен шунда ук тоя. Нәтиҗәдә, 1934 елның 13 ноябрендә Гыймад Җиһангир улы кабаттан Уфага чакыртып кайтарыла һәм Башкортстанның җирле сәнәгать наркомы итеп билгеләнә. Якташыбыз Башкортстанны аграр төбәктән үсешкән индустриаль республикага әверелдерү буенча бихисап күп эш башкара: Уфада һәм Стәрлетамакта кирпеч заводлары, Магнитогорск-Белорет электр тапшыру линияләре төзетә, алтын табу һәм бакыр рудасын эшкәртү эшен җайга сала. Башкортстан сәнәгатен үстерү юлларын анализлап, аның тарафыннан алты китап языла. Өстәвенә, Гыймад ага сәләтле генә прозаик та була. Аның хикәяләре Гражданнар сугышы, утызынчы еллар сулышын шактый тулы чагылдыра.

Гыймад Яһүдин авылдашларын да онытмый. Аның тырышлыгы белән 1934 елда Өсән елгасында гидроэлектростанция төзелә. Якташыбыз төзелешнең матди ягын тәэмин итүне үз өстенә ала. Плотина, каналлар казу кул көче белән башкарыла. Бу эшкә тузлыкушлылар гына түгел, якын-тирә авылларда яшәүчеләр дә җәлеп ителә. Нәтиҗәдә, “Ильич лампалары” авылны 1950 еллар азагына кадәр, район электр челтәре Куйбышев гидроэлектростанциясенә тоташтырылганчы яктыртып торалар. Авыл буенча радио үткәрелә, радиотрансляция үзәге сафка керә.

Кызганычка каршы, Гыймад Яһүдинның гомерен Сталин репрессияләре өзә. 1937 елның 27 июлендә төнге сәгать дүрттә авылдашыбыз контрреволюцион буржуаз-милләтчел оешмада катнашуда гаепләнеп, кулга алына. Йокысыз төннәр, җәзалаулы сорау алулар башлана. Гыймад ага үзенә салынган барлык нахак гаепләрне дә кире кага. Бары тик 15 ноябрь төнендә генә ул сына, тикшерүче язган протоколга кул куя.

1938 елның 10 июлендә СССР Югары Суды Хәрби Коллегиясенең дүрт әгъзасы катнашлыгында узган хөкем утырышында Гыймад Җиһангир улы Яһүдинга үлем карары чыгарыла. Төнге сәгать икедә аны атып үтерәләр. 1957 елда авылдашыбыз реабилитацияләнә. Берничә ел элек Тузлыкушта Г.Җ. Яһүдинга һәйкәл ачылды. Канлы еллар бүтән кабатланмасын иде дип, ул кисәтеп тора кебек.

Сталин репрессияләренең иң дәһшәтле мәле үтеп өлгерми, Бөек Ватан сугышы башлана. Картлар хәтерләвенчә, 1941 елның 22 июнендә авылда сабан туе узган була. Бәйрәмнең иң кызган мәлендә, мәйданга кызган атка атланган авыл советы вәкиле килеп кереп, кайгылы хәбәрне җиткерә. Бәйрәм тантаналыгы мизгел эчендә кайгылы тынлык белән алмашына. Барысы да йортларына кайталар. Шул кичне үк фронтка мәктәп директоры Хәбир Кадыйров, Хәниф Әхмәдиев, Фәрвәз Исхаков һ.б. юл ала. Тузлыкуштан барлыгы 300 кеше сугышка китә. Аларның 91е генә җиңү белән кире әйләнеп кайта.

Унике авылдашыбыз легендар генерал Шәйморатов җитәкчелегендә 112нче Башкорт атлы дивизиясендә данлы яу юлын үтә. Алар арасында подполковник Сабир Рәхим улы Кадыйровның исемен аерым билгеләп үтәсе килә. Бөек Ватан сугышы елларында ул 62нче кавалерия полкының комиссары, 112нче Башкорт атлы дивизиясенең политбүлек мөдире була. Кылган батырлыклары өчен өч тапкыр Хәрби Кызыл Байрак, I һәм II дәрәҗәдәге Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Ленин орденнары, дистәдән артык медаль белән бүләкләнә. Сугыштан соң ул шәйморатовчыларның данлы сугыш юлы турында ике җыентык чыгара, лекцияләр укый. 1984 елда, вафатыннан соң, туган авылында җирләнә.

Фронтта ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да сугыша. Тузлыкуштан яңа 18 яшьләрен тутырган сигез кыз Ватан сугышына китәләр. Мәсәлән, Мәрзия Гайнетдин кызы Газизова зениткачы булып, Сталинградны обороналауда катнаша, Иделдән Одерга кадәр данлы яу юлын үтә, күпсанлы орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыш тәмамлангач, ул дөньядагы иң миһербанлы һөнәрләрнең берсен сайлый – Ирек авылында башлангыч мәктәптә укыта. Бөек Ватан сугышында Тузлыкуш җидееллык мәктәбенең 21 укытучысы катнаша. Күпләре яу кырында башларын салалар.

Тылда калган хатын-кызлар өлешенә төшкән михнәтләр турында аерым китап язарлык. Көндезләрен алар үзләре җигелеп җир сөрәләр (атлар һәммәсе дә Шәйморатов дивизиясенә җибәрелгән була), иген, бәрәңге үстерәләр, утын әзерләп, аларны Аксаково станциясенә чыгаралар һәм, эшелоннарга төяп, фронтка җибәрәләр. Төн белән көн кушыла. Әниләребез бәйләп, хәрәкәттәге армиягә җибәргән бияләй-оекбашларның исәбенә чыгарлык түгел. Барысы да Җиңү өчен, гади солдатлар өчен эшләнә. Зәкия Шәфыйкова, Гөлсем Шафыйкова, Гаян Сафина, Вәзига Усманова кебек тыл хезмәтчәннәренең исемнәре әле дә халык хәтерендә саклана.

Җиңүдән соң, 1950 елларда, илдә күмәк хуҗалыкларны эреләндерү сәясәте башлана. Билгеле, ул Бәләбәй районын да урап үтми. “Ирек”, “Чаганлы-Байрак”, Нуриманов исемендәге колхозлар Булганин исемендәге күмәк хуҗалыкка берләшәләр. 1956 елда партиянең XX съездында Н.С. Хрущевның Сталинның шәхес культын фаш иткән чыгышыннан соң, колхозга “Совет Башкортстаны” атамасы бирелә. Ул 1961 елда Чапаев исемендәге колхоз белән берләшә һәм шушы исемне йөртә башлый. Авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән Әгъзам Каһиров, Мөнәвәр Мөфаззалов, Хөснулла Шәфыйков, Тимер Шаһиев, Йосып Дәүләтшин, Шәкүр Габдуллин, Мөхәммәдулла Галләмов кебек рәисләрнең исемнәрен аерым атыйсы килә. Механизатор М.Н. Шәрәфетдинов – Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, III дәрәҗәдәге Хезмәт Даны ордены, күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән, Ирек фермасының элекке мөдире Р.Г. Әхмәдиев исә шулай ук III дәрәҗәдәге Хезмәт Даны орденына ия.

Кызганычка каршы, 1990 еллардагы икътисади авырлыклар Чапаев колхозының да бәкәленә китереп сукты. Ул таркалды. Шулай да ата-бабалардан калган җиргә мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек халыкта әле дә яши. Бүгенге көндә авылда берничә фермер хуҗалыгы эшләп килә. Шунысы шатлыклы, алар алып сату белән түгел, малчылык, игенчелек белән шөгыльләнәләр һәм туган авылларының райондагы дәрәҗәсен күтәрәләр.

Әгәр дә Тузлыкушның мәдәни, фәнни байлыгы турында язып узмасак, бу язма тулы булмас иде. Туган авылыбыз – Башкортстанның халык, РСФСРның атказанган артисты Мәрзия Әхмәтҗан кызы Әхмәтҗанованың Ватаны. Якташыбызның чыгышына таң калган Климент Ворошилов концерт вакытында ук аны әлеге югары исемгә тәкъдим итә.

Хәмзә Фатыйх улы Усманов исә – Бөек Ватан сугышы ветераны, күпсанлы орден һәм медальләр кавалеры, тарих фәннәре докторы, БАССРның атказанган фән эшлеклесе. Ул озак еллар Русия Фәннәр Академиясенең Уфа гыйльми үзәге Тарих, тел, әдәбият институтын җитәкләп, 2008 елда фәнни эш өстендә вафат булды.

Валерий Гарифҗан улы Гайнанов Тузлыкуш урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлагач, Мәскәү дәүләт университетының геофизика факультетына укырга керә. Соңыннан кандидатлык, докторлык диссертацияләрен яклый. Бүгенге көндә шунда кафедра мөдире.

Озак еллар буена Бәләбәй район хакимиятенең башлыгы булып эшләгән авылдашыбыз Риф Гыйльметдин улы Газизовның исемен авыл тарихына алтын хәрефләр белән язарлык. Аның ярдәмендә Тузлыкушка асфальт юл, газ үткәрелде. Мичләрдә дөрләгән “зәңгәр ягулык” биргән җылыда аның йөрәк очкыны, җан җылысы да салынгандыр кебек. Ул үз акчасына авылыбызда иман йорты – мәчет төзетте.

Район матбугатының үсешенә Рифкать Миргалим улы Усманов, Рөстәм Закуан улы Идиятуллин кебек шәхесләр зур өлеш кертте. Алар “Җиңү байрагы” (бүген “Бәләбәй хәбәрләре”) гәзитен озак еллар буена җитәкләде һәм басманы Мәскәүдәге ВДНХ күргәзмәсендә катнашырлык дәрәҗәгә күтәрде.

Кыскасы, Тузлыкуш яшәде, яши һәм яшәячәк. Чөнки безнең тамырларыбыз нык. Бу тамырлар туган җирнең бәрәкәтле туфрагы, саф сулы чишмәләре, ата-бабаларыбызның рухи көче белән туена.

Камил ФАЗЛЫЙ,

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Фото: https://ok.ru/group/52030123737294/album/52030125834446/554289628110

Бәләбәй районы Тузлыкуш авылы тарихы
Бәләбәй районы Тузлыкуш авылы тарихы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: