Барлык яңалыклар
Тарих
13 октябрь 2021, 09:39

Карамалы – Гобәй авылы тарихы

Ничек уйлыйсыз, Татарстанның Кукмара районы Олы Сәрдек авылында туып үскән танылган шагыйрь Газинур МОРАТ белән популяр җырчы, Башкортстанның Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылы егете Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН арасында нинди уртаклык бар? Белмисезме? Эш шунда, аларның тамырлары бер булуы ихтимал. Хәер, хәзер барысын да бәйнә-бәйнә сөйләрбез...

Карамалы – Гобәй авылы тарихы
Карамалы – Гобәй авылы тарихы

Элгәре Иван Грозный исемле бик явыз патша була. Ул бөек империя турында хыялланып, башта мордва халкын басып алып, христиан диненә кертә. Аннан чират чуваш, мариларга да җитә.

Моннан соң Иван патша Урта Идел буенда яшәүче булгарларны да басып алмакчы була һәм Казанга һөҗүм башлый. Ул Казанны ала алмый һәм ачуыннан тирә-яктагы авылларны туздыра. Шундый авылларның берсе – безнең ата-бабаларыбыз яшәгән Байлар Сердәге була.

Бу авылда Гобәй исемле мулла яшәгән. Ул бик акыллы булган һәм халык аны нык ихтирам иткән. Урыс гаскәрләре килә башлагач, ул авыл халкын өлкән улы җитәкчелегендә Уралга озата. Тик үзе туган төягеннән китми, берничә авыл карты белән шунда кала. Аны сатлыклар урыс гаскәренә тотып бирәләр. Казанда сумала кайнатып, шунда Гобәйне салып үтерәләр. Калган картларны коллыкка озаталар.

Мулланың өлкән улы Алдаргол халык белән башкорт җирләренә бара. Алар Өсән елгасының аръягында тукталалар һәм әлеге Алдар тавында төпләнәләр. Авылга мулла исемен кушалар. Ләкин авылның тирә-ягы тулы карама урманы була һәм, шуңа күрә, авыл Карамалы-Гобәй дип атала башлый.

Ире Гобәй мулланың һәлак булуы турында ишеткәч, аның хатыны Сәлия әби бик кайгыра. Ул авылыбыз янындагы тауга менеп, моңлы җырлар җырлый торган була һәм шул җырларны кыя-ташларга язып калдыра. Бу тауны әле дә булса “Сәлия тавы” дип атыйлар.  

Алдаргол артыннан Гобәйнең кызы һәм кияве җитәкчелегендә икенче төркем чыга. Ләкин алар Алдарголның эзләрен югалталар һәм Нөгеш елгасы буенда тукталалар. Алар шушында төпләнәләр һәм авылга Сердәк исеме кушалар. Шулай итеп, Байлар Сердәге кешеләре ике авылга нигез сала.

1998 елда Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында укытучы Байсар Иманголовтан БДУ студенты Алсу Сөнәгатуллина язып алган.

Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И. К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – Б. 31-32. – http://www.antat.ru/ru/iyli/publishing/book/2019/%D0%91%D0%A23-10.02.2021.pdf

Фото: http://kargub-ss.ru

Карамалы – Гобәй авылы тарихы
Карамалы – Гобәй авылы тарихы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: