Барлык яңалыклар
Тарих
7 октябрь 2021, 20:12

Кулбай тарихы

Башкортстанның Ярмәкәй районы Кулбай авылы тарихын ата-бабаларының хатирәләренә һәм халык ара­сында таралган риваятьләргә нигезләнеп, Кулбай авылы аксакалы – Мөгаллим Мәхмүт улы МӘХМҮТОВ язган. Ул 1910нчы елда шушы ук авылда мулла гаиләсендә туган. Әтисе заманы өчен бик укымышлы бул­ган, аңардан калган китаплар, «Дин вә мәгыйшәт» журналының 1910-1914нче еллардагы тулы тупланмасы әлегә кадәр оныкларында сакла­на.

Кулбай тарихы
Кулбай тарихы

Ярмәкәй районы Кулбай авылы ямь­ле Ык елгасы буенда урнашкан. Татарстанның Баулы районы белән ара күз күреме ераклыгында гына, ә инде күренекле татар язучысы, күпсанлы тарихи романнар авторы Мөсәгыйть Хәбибуллинның туган төяге – Оренбург өлкәсенең Шалты авылына биредән 8 чакрым. Ягъни, Кулбай ике республика һәм бер өлкәне берләштереп тора.

Әлеге авыл тарихын ата-бабаларының хатирәләренә һәм халык ара­сында таралган риваятьләргә нигезләнеп, Кулбай авылы аксакалы – Мөгаллим Мәхмүт улы МӘХМҮТОВ язган. Ул 1910нчы елда шушы ук авылда мулла гаиләсендә туган. Әтисе заманы өчен бик укымышлы бул­ган, аңардан калган китаплар, «Дин вә мәгыйшәт» журналының 1910-1914нче еллардагы тулы тупланмасы әлегә кадәр оныкларында сакла­на.

Колхозлашу хәрәкәте башлангач, Мәхмүт мәзиннең йорт-курасы, маллары тартып алына, бер кышны ул ишле гаиләсе белән күршесе мунчасында үткәрә, аннан соң Бүләк авылында читән йорт салып керә. Хәер, үтә «кызыл» активистлар анысын да тартып алырга телиләр. Бары тик авыл халкының дәррәү мулланы яклап чыгуы гына аны яңа афәттән коткарып кала.

Улы Мөгаллим ага исә Бөек Ватан сугышының башыннан азагына кадәр генерал Шәйморатов җитәкчелегендәге 112нче Башкорт атлы дивизиясе белән данлыклы яу юлын үтә. Сугыштан соң туган ягына кайта, колхозда эшли. Бер үк вакытта, әтисенең эшен дәвам итеп, авыл мулласы вазыйфасын да башкара. Мәхмүт ага 2003нче елның 18нче мартында вафат булды. Минем әбиемнең (хатынымның әнисенең) әтисе иде ул...

«Кеше китә – җыры кала», – дип юкка гына әйтмиләр. Аксакал тарафыннан калдырылган кыйммәтле кулъязмалар – мәңгелек, аның изге исеме дә авылдашлары күңелендә озак сакланыр.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

 

 

Бик борынгы заманнарда авыл Сеңрән исемен йөрткән, дип сөйли иде картлар. Монда иң беренче булып үз нәсел-ыруы белән Сеңрән исемле бабай килеп утырган. Аны башкорт булган, диләр.

Күпмедер вакыт узгач, аның янына Казан ягыннан Кулбай карт килеп утыра. Ул типтәр сословиесенә караган була. Ике нәсел арасында җир өчен ызгыш-талашлар башлана. Килешә алмагач, Сеңрән карт балалары белән хәзерге Оренбург өлкәсендәге Бозылык станциясе тирәләренә күчеп утыра. Элек картлар кардәш-ыруларын күрер өчен шунда барып йөргәннәр. Ә инде Сеңрәннең истәлеге булып авыл янындагы тау һәм аның битеннән чыгып ятучы чишмә кала. Аны карт үз куллары белән чокып чыгарган була. Шуңа да тау һәм чишмә әлегә кадәр Сеңрән исемен йөртә. Сеңрән һәм Кулбай карт нәселләренең зиратлары да ае­рым булган: берсе әлеге Сөярмәт авылы янындагы шилыклыкта (хәзер инде ул югалып беткән), икенчесе Кулбай авылының хәзерге зираты урынында урнашкан.

Шулай итеп, Кулбай авылында борын ике нәсел, ике сословие – башкортлар һәм типтәр-татарлар яшәгән. Авылның кыйбла ягы – башкорт очы, төньягы – типтәр очы, дип аталган. Төрле исем белән йөртелсәләр дә, алар бер үк татар телендә сөйләшкәннәр. Бүгенге көндә Галимов, Ризва­нов, Дәүләтшин, Сәяхов, Садыйков, Сабиров, Миңнуллин, Фәтта­хов, Хөснетдинов, Сапаев, Била­лов, Мусин, Җәләев, Кадыйров, Галләмов, Ханнанов, Гыймаев, Шәйдуллин, Вәлиуллин, Нәсыйбуллин, Кашапов, Мәхмүтов нә­селләренең бабалары – баш­кортлар; ә Идиятуллин, Ганиев, Моратшин, Вәликәев, Хәбибрах­манов, Кадыйрголов, Котлыев, Яһудин, Сөләйманов, Фәрукшин, Гыйззәтуллин, Исламов, Сабиров, Шәйморатов, Ильясов, Вәлиев, Шакиров, Мифтахов, Гатиятуллин, Баһманов, Дәүләтшин, Тәкыев, Гыйләҗев, Канипов, Зыязов, Миңнебаев, Садыйков нәселенекеләр типтәрләр дип аталган.

Башкортларның җирләре һәм болыннары күп булган, хәзерге Приют поселогыннан алып, Та­тарстанның Баулы районындагы Николашкино һәм Оренбург өлкәсендәге Шалты авылларына кадәр сузылган. Приют тирәсендәге җирләрен алар урыслар­га сатып җибәргән. Ул урында хәзер Кажай исемле авыл урнашкан бу­лырга тиеш.

Төрле милләт, сословие вәкил­ләре арасында җир өчен ызгыш­лар элек еш чыгып торган. Берва­кытны башкортлар белән арлар (удмуртлар. – И.Ф.) печән вакы­тында сугышып, Миңнулла исем­ле картның бер аягын тездән югары чалгы белән кискәннәр. Бу ба­байны мин үзем дә хәтерлим, бер вакытта да мәчеткә, җомга нама­зына килми калганы юк иде аның.

Бусын картлар сөйләве буенча беләм: 1906нчы елда Кулбайда көчле янгын чыгып, авыл бөтенләе белән янып беткән. Көн бик җилле булганга, янгын бер урыннан икенчесенә күчеп йөргән. Барлык йортлар кара күмергә әверелгән. Ходай кодрәте белән янгын бары тик мәчетне генә урап узган. Аны картлар Мишәр Карамалысы авы­лына сатканнар.

Яңа мәчетне Юныс бай салдырган. 1933-1934нче елларда мәчетнең мана­расын кисеп аударалар. Бу каһәр­ле эшкә кулбайлылырның берсе дә бармый. Манарасыз мәчет бинасы соңгы елларга кадәр авыл клубы булып хезмәт итте.

Кулбай авылында 1924-1926нчы елларда беренче тапкыр яңача укыта башладылар. Дәресләрне Баһираз Хәләфетдин улы Хәләфетдинов алып барды. Ул чыгышы белән Сөярмәт авылыннан иде. Күп кызлар һәм малайлар аңарда белем алдылар. Мин үзем дә бер ел аңарда укыдым. Баһираз ага үзе мулла баласы булып, төп йортлары мәчет каршында урнашкан иде. Ул балалар укытып кына калмады, 1921нче елгы ачлык вакытында безгә Американың гуманитар ярдәмен дә алып кайтты, ә соңрак тоташ авыл халкын үлемнән дә коткарды. Эш болай булды.

1926нчы елда булса кирәк, Ык буенда урнашкан авыллар совет властенә каршы күтәрелә. Бу күтәрелеш «Сәнәк сугышы» исемен ала. Ул Тарказы һәм Карабаш авылларында башланып китә. Кулбайда Нәсибулла исемле бер тимерче бар иде. Ул башкүтәрүчеләргә тимер сөңгеләр ясап торды. Кешеләр кем – нәрсә, кем – ау мылтыгы, кем – сәнәк, кем сөңге белән коралланып, ат менеп, советка каршы чыктылар.

Хөкүмәт крестьяннар хәрәкәтен бастыру өчен Байков фамилияле комиссар җитәкчелегендәге каратель отрядын Ык буе авылларына җибәрә. Халыкны аяусыз рәвештә асып-кисеп, отряд иртә язны Кулбайга да килеп җитә. Бу хәл җомга көнне була. Барча халык җомга намазына мәчеткә җыела. Кызылармеецлар халыкның барысын да мәчеттән куып чыгарып, сафка тезә һәм пулемет төзәп куеп, аларны атып үтерергә әзерләнә. Комиссар Байков Баһираз ага белән таныш була, чөнки укытучыбыз, беренчедән, яңача белем бирә; икенчедән, аны коммунист булган, дип тә сөйлиләр. Күрәсең, шуңадыр да Байков иң башта Баһираз агадан халыкны атып үтерергә рөхсәт сорый: «Монда бар да фетнәчеләр», – ди. Шулчак укытучыбыз пулемет алдына чыгып баса да: «Монда җыелган кешеләр бер гаепсезләр. Аларны атсагыз, бергә мине дә үтерегез»,–ди.

Шулай итеп, Кулбай халкының күпчелеге үлемнән котылып кала.

Алай да, отряд кешеләрне бик каты кыйный, авылга 5 урыннан ут төртә. Башкүтәрүчеләрнең җитәкчесе Баһау Хәбибрахманов була. Аны тотып аталар, ләкин ул каты җәрәхәтләнә генә, үлми. Бу кешене үлгәнгә санап, карательләр башка йортларга таралалар. Минаҗ атлы кешене елга буена алып чыгып, кылыч белән турыйлар. Һилал Билалов дигән ирнең өеннән ау мылтыгы табалар, шуның өчен аны да кылыч белән суеп үтерәләр. Янә бер гөнаһсызга Гыйлем Сабиров исемле кешене дә аталар.

Шуннан соң отряд кузгалып, Абдулла авылына юл тота. Ләкин бу авылның халкы, карательләр килүе хакында ишетеп, Ык аша Татарстан ягына кача. Язгы боз чыдамый, иң ахыргы кешеләр елганы кичеп беткәндә җимерелә. Шуның аркасында, карательләр абдуллалыларны эзәрлекләп, Ык аша чыгарга җөрьәт итми, кире борылып Сүлле авылына юнәлә. Кабаттан Кулбайга кереп, Яһүдә Яһүдин һәм Тимербулат Кадыйргулов исемле кешеләрнең улларын атып үтерәләр. Шулай итеп, «кызыл» карательләрнең аяусызлыгы аркасына, биш кеше һәлак була, берсе каты яралана, янә биш йорт кара күмергә әверелә. Уйлап карасаң, Баһираз аганың батырлыгы бәяләп бетергесез. Ул булмаса, бөтен авыл юкка чыгасы иде.

Кызганычка каршы, Баһираз аганың язмышы бик аяныч булды. Канлы Сталин репрессияләре елларында өч явыз зат Баһираз ага өстеннән ялган сүзләр, донос язып, аны укыткан җирендә үк кулга алалар һәм яманатлы 58нче статья буенча 10 елга хөкем итәләр. Укытучыбыз коммунизм идеяләренә чын күңелдән инанган иде. Ул хәтта төрмәдә дә Ленинны, Сталинны мактап, коммунистик пропаганда алып бара. Шуның өчен, тоткыннарны пароходта Себергә алып барганда, кемнәрдер аның аяк-кулларын бәйләп, бозлы суга ыргыталар. Баһираз ага шулай һәлак була.

1927-1928нче елларда Ачы поселогы колхозга берләшеп, Кулбайдан аерылып чыкты. Барлыгы 32 йорт иде алар. Хөкүмәт күмәк хуҗалыкка җир эшкәртү машиналары, атлар, сарыклар бүлде. Зур абзар булмау сәбәпле, һәр гаилә кышын үз йортында унышар сарык асрап чыгарды. Яңа туган бәрәннәре гаиләләрдә калдырылды. Күмәк хуҗалыкның беренче рәисе Гали Канипов булды. Мин үзем дә егет булып шунда җитлектем, шунда өйләндем.

 1928нче елны Бүләк авылында да колхоз оешты. Анда 15 хуҗалык керде. Ләкин аларга хөкүмәт мал бирмәде, шулай да авыл хуҗалыгы машиналары белән тәэмин итте. Бу хуҗалык бик күп умарта асрады, яңа алма бакчасы тергезде. Аның беренче рәисе Нурый Фәрукшин булды.

Шул ук елны 18 хуҗалык Сүлледән аерылып чыгып, Чатбаш дигән авыл һәм колхоз оешты. Аның беренче рәисе Фаррах Гаязов исемле кеше иде. Атап үтелгән өч күмәк хуҗалык яхшы яшәде, беренче елны язгы чәчү үткәрү өчен хөкүмәт аларга иген дә бүлде. 1930нчы елда аларның өчесен дә Кулбайга куштылар. Бер авылда ике колхоз оешты. Авылның кыйбла ягындагы колхоз – Чаган-Бүләк (рәисе – Вәли Ситдыйков), ә төньягындагысы Каранбаш (рәисе – Гыйният Йөзлебаев) дип аталды. 1932нче елда алар Чаган-Бүләк колхозына берләштеләр.

Ул вакытта колхозчыларга акча түләнми иде, трудденьгә эшләдек. Бер труддень өчен 1934нче елда – 5 килограмм икмәк, 1937нче уңышлы елны 9 килограмм икмәк бүлделәр.

Хәтта колхоз рәисенә дә эш хакын акчалата түләмиләр иде. Аның бер эш көне – өч трудденьгә исәпләнелде, шуның өстенә ул ай саен 30 сум акча ала иде.

1935нче елда Ык суын буып, зур бер тегермән төзедек. Кул көче белән 400 метр озынлыктагы тирән канау казыдык. Ык суын буу да бик авыр булды. Тегермән зур чыкты. Анда ике онтарткыч, бер яргыч эшләп торды. Тегермәнчесе Лотфулла Абдуллин иде. Шул ук тегермән янына 1946нчы елда бер бәләкәй электр станциясе төзеделәр. Ул фермага яктылык биреп торды. Станцияне Заһит Зәйдуллин җитәкләде.

Кулбай авылының кыскача тарихы шулардан гыйбарәт.

Автор фотосы.

 

 

Кулбай тарихы
Кулбай тарихы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: