Барлык яңалыклар
Тарих
16 июнь 2021, 11:55

Бәләбәй төрмәсе... сезне көтә!

Монда сезне XVIII гасыр ахырыннан калган камералар һәм... пугачевчыларның өрәкләре каршы алачак.

Бәләбәй шәһәренең тарихи өлешендә борынгы бина – таш замок бар. Озак еллар монда шәһәрнең һәм районның эчке эшләр бүлеге урнашкан иде. Ләкин, чынлыкта, бина тоткын пугачевчыларны ябу өчен, төрмә буларак төзелгән булган.
Бәләбәй төрмәсе 1775 елда патшабикә Екатерина II әмере буенча төзелә. Бу чорда Бәләбәй аша данлыклы “Каторжан юлы” үткән була. Аның аша богауланган фетнәчеләрне каторгага куалар. “Каторжан юлы”ның калдыклары бүгенгә кадәр Башкортстанның Ярмәкәй, Бәләбәй, Туймазы районнарында саклана.
Төрмә Бәләбәйдә төзелгән беренче капиталь бина була. Димәк, шәһәр тарихы төрмәдән башлана. Тоткыннар биредә башта озакка тоткарланмый, ләкин тора-бара 15 – 20 елга хөкем ителүчеләрне дә монда яба башлыйлар.
Төп корпусларыннан тыш биредә 5 карцер һәм берничә ярымподвал урнашкан була, анда төрмә режимын бозучыларны һәм штрафникларны ябалар.
Арестантларны вакыт-вакыт якты һавага чыгару өчен өч урын тәгаенләнә. Төрмәнең үз мунчасы, агач эшкәртү остаханәсе, дәвалау пункты була. Шулай итеп, шәһәр эчендә үзаллы шәһәр барлыкка килә.
1910 – 1911 елларда төрмә бинасын үзгәртеп төзиләр. Аны җылыту өчен утын шәһәр базарыннан сатып алына. 1869 елда төрмә территориясендә 150 кешелек чиркәү ачыла. Якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә тоткыннар протоирей Павел Лукинның вәгазьләрен тыңлыйлар, шәһәрдә яшәүче ирекле халыкны бу чиркәүгә кертмиләр. Шуны да өстик, төрмәнең үз китапханәсе дә була, тоткыннар өчен «Вокруг света» һәм «Русский паломник» журналларына язылу оештырыла.
Арестантлар катгый тәртип буенча яшиләр – көненә ике тапкыр яртышар сәгатьлек прогулка рөхсәт ителә, ашау ягы да хөрт була. Дүшәмбе һәм шимбә көннәрендә аларны итсез бәрәңге шулпасы белән “сыйлыйлар”, сишәмбе –ботка, җомга борчак бирелә, якшәмбе көнне щи һәм боткадан торган “мәҗлес” оештырыла.
Төрмә тарихына В. Звягинцев, С. Коншин, А. Савицкий кебек патша надзирательләренең исем-шәрифләре кереп калган. Биредә 1905 елгы революция вакытында Маркузе фамилияле табиб эшли, ләкин аның киләчәк язмышы билгесез.
Сталин репрессияләре вакытында Бәләбәй төрмәсендә сәяси тоткыннар да күп була, төрле имеш-мимешләргә караганда, аларны күмәкләп атып үтерүләр дә оештырыла. Гражданнар сугышы вакытында төрмә казематларының берсенә тоткынарны кирпеч белән томалап ябып калдырулары турында риваятьләр дә халыкта киң таралган.Милиция ветераннары хәбәр итүенчә, алар биредә богаулар, тимер чылбырлар таба. Төрмә астыннан шәһәр буенча җир асты юлы үтүе дә мәгълүм, ләкин бүген ул күмелеп беткән диярлек, анда керергә теләүчене табып булмый.
Бүгенге көндә Бәләбәй кала хакимияте “Бәләкәй шәһәрләрне төзекләндерү” федераль проектына кереп, грант акчалары ярдәмендә төрмә һәм аның тирәсендәге җирләрне тарихи туризм зонасы итеп, республика кунакларын шунда җәлеп итәргә җыена. Бу эш 153 миллион сумга төшәргә тиеш.
Шуңа күрә төрмә мохитен күреп, пугачевчыларның өрәкләре белән чәй эчеп, сөйләшеп утырырга теләсәгез, Бәләбәйгә рәхим итегез!
Фото: smartik.ru
Читайте нас: