Хәзерге Башкортстанның Ярмәкәй районына караган Кулбай авылында 1924 – 1926 елларда беренче тапкыр яңача укыта башладылар. Дәресләрне Баһираз Хәләфетдин улы Хәләфетдинов алып барды. Ул чыгышы белән Сөярмәт авылыннан иде. Күп кызлар һәм малайлар аңарда белем алдылар. Мин үзем дә бер ел аңарда укыдым. Баһираз ага үзе мулла баласы булып, төп йортлары мәчет каршында урнашкан иде. Ул балалар укытып кына калмады, 1921 елгы ачлык вакытында безгә Американың гуманитар ярдәмен дә алып кайтты, ә соңрак тоташ авыл халкын үлемнән дә коткарды. Эш болай булды.
1926 елда булса кирәк, Ык буенда урнашкан авыллар совет властенә каршы күтәрелә. Бу күтәрелеш «Сәнәк сугышы» исемен ала. Ул Тарказы һәм Карабаш авылларында башланып китә. Кулбайда Нәсибулла исемле бер тимерче бар иде. Ул башкүтәрүчеләргә тимер сөңгеләр ясап торды. Кешеләр кем – нәрсә, кем – ау мылтыгы, кем – сәнәк, кем сөңге белән коралланып, ат менеп, советка каршы чыктылар.
Хөкүмәт крестьяннар хәрәкәтен бастыру өчен Байков фамилияле комиссар җитәкчелегендәге каратель отрядын Ык буе авылларына җибәрә. Халыкны аяусыз рәвештә асып-кисеп, отряд иртә язны Кулбайга да килеп җитә. Бу хәл җомга көнне була. Барча халык җомга намазына мәчеткә җыела. Кызылармеецлар халыкның барысын да мәчеттән куып чыгарып, сафка тезә һәм пулемет төзәп куеп, аларны атып үтерергә әзерләнә. Комиссар Байков Баһираз ага белән таныш була, чөнки укытучыбыз, беренчедән, яңача белем бирә; икенчедән, аны коммунист булган, дип тә сөйлиләр. Күрәсең, шуңадыр да Байков иң башта Баһираз агадан халыкны атып үтерергә рөхсәт сорый: “Монда бар да фетнәчеләр”, – ди. Шулчак укытучыбыз пулемет алдына чыгып баса да: “Монда җыелган кешеләр бер гаепсезләр. Аларны атсагыз, бергә мине дә үтерегез”, – ди.
Шулай итеп, Кулбай халкының күпчелеге үлемнән котылып кала.
Алай да, отряд кешеләрне бик каты кыйный, авылга биш урыннан ут төртә. Башкүтәрүчеләрнең җитәкчесе Баһау Хәбибрахманов була. Аны тотып аталар, ләкин ул каты җәрәхәтләнә генә, үлми. Бу кешене үлгәнгә санап, карательләр башка йортларга таралалар. Минаҗ атлы кешене елга буена алып чыгып, кылыч белән турыйлар. Һилал Билалов дигән ирнең өеннән ау мылтыгы табалар, шуның өчен аны да кылыч белән суеп үтерәләр. Янә бер гөнаһсызга Гыйлем Сабиров исемле кешене дә аталар.
Шуннан соң отряд кузгалып, Абдулла авылына юл тота. Ләкин бу авылның халкы, карательләр килүе хакында ишетеп, Ык аша Татарстан ягына кача. Язгы боз чыдамый, иң ахыргы кешеләр елганы кичеп беткәндә җимерелә. Шуның аркасында, карательләрнең абдуллалыларны эзәрлекләп, Ык аша чыгарга йөрәкләре җитми, кире борылып, Сүлле авылына юнәлә. Кабаттан Кулбайга кереп, Яһүдә Яһүдин һәм Тимербулат Кадыйргулов исемле кешеләрнең улларын атып үтерәләр. Шулай итеп, “кызыл” карательләрнең аяусызлыгы аркасына, биш кеше һәлак була, берсе каты яралана, янә биш йорт кара күмергә әверелә. Уйлап карасаң, Баһираз аганың батырлыгы бәяләп бетергесез. Ул булмаса, бөтен авыл юкка чыгасы иде.
Кызганычка каршы, Баһираз аганың язмышы бик аяныч булды. Канлы Сталин репрессияләре елларында өч явыз зат Баһираз ага өстеннән ялган сүзләр, донос язып, аны укыткан җирендә үк кулга алалар һәм яманатлы 58нче статья буенча 10 елга хөкем итәләр. Укытучыбыз коммунизм идеяләренә чын күңелдән инанган иде. Ул хәтта төрмәдә дә Ленинны, Сталинны мактап, коммунистик пропаганда алып бара. Шуның өчен, тоткыннарны пароходта Себергә алып барганда, кемнәрдер аның аяк-кулларын бәйләп, бозлы суга ыргыталар. Баһираз ага шулай һәлак була.
(2004 елда Ярмәкәй районы Кулбай авылында мулла Мөгаллим Мәхмүт улы Мәхмүтовның (1910 – 2003) язма истәлекләреннән Илдус Фазлетдинов күчереп алган.)
Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И. К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 312 б.