Барлык яңалыклар
Тарих
29 апрель 2021, 14:00

“Бабай утары” – үткәннәргә күпер ул

Безнең ата-бабаларыбыз кем булган, татарлар элек ничек яшәгән кебек сораулар һәркемне кызыксындыра. Һәм бу сорауга җавапны без авылыбызда урнашкан ачык һавадагы ,,Бабай утары” музей-комплексыннан таба алабыз. Бу искиткеч комплекс авылдашыбыз, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган артисты, меценат Фәнир Гыйльметдин улы Галимов көче белән булдырылды...Тулырак – сайтта!

Минем туган авылым Төмәнәк – Башкортстанның иң матур һәм төзек авылларының берсе. Яшәү өчен безнең авылда бөтен уңайлыклар бар: балалар бакчасы, мәктәп, кибетләр, автозаправка, кафе. Нәкъ шушы урынга төпләнгәнгә без ата-бабаларыбызга бик рәхмәтлебез. Авылыбыз чокырсу урынга урнашкан. Әйләнә-тирәсеннән аны калкан кебек таулар һәм урманнар җил-давылдан саклый. Авылыбыз тирәсендә генә дә унсигез чишмә бар.
Безнең ата-бабаларыбыз кем булган, алар ничек яшәгән кебек сораулар һәркемне кызыксындыра. Һәм бу сорауга җавапны без авылыбызда урнашкан ачык һавадагы ,,Бабай утары” музей-комплексыннан таба алабыз. Бу искиткеч комплекс авылдашыбыз, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган артисты, меценат Фәнир Гыйльметдин улы Галимов көче белән булдырылды.
“Бабай утары”нда без үткәннәргә, ата-бабаларыбызның борынгы тормышына сәяхәт кылабыз. Менә XVII гасыр ихатасы. Читәннән үрелгән өй һәм каралты-кура. Аны балчык белән чәпәгәннәр. Мондый өйләрдә кыш көне – җылы, җәй көне җиләс булган, чөнки барысы да табигый чималдан эшләнгән. Өйнең яртысын – мич, икенче яртысын сәке алып тора.
XIX гасыр ихатасында безне саман өй каршы ала. Саман – ул салам белән балчыктан ясалган кирпеч. Йорт кирәк-яраклары, эш кораллары бүген дә аларның кул җылысын саклыйдыр кебек. Замана баласы өчен күпме ят төшенчәләр: гөбе, каба, табагач, бизмән, көйле, тубал, орчык, тәпән... Һәм без боларның барысын күреп кенә түгел, тотып та карый алабыз.
ХХ гасырда без ап-ак бүрәнә йорт тупсасын атлап керәбез. Чигелгән ашъяулыклар, тастымаллар. Ап-ак итеп агартылган мич. Чаршаулы карават. Бу өйдә күпләрнең күңеле тула, хатирәләре яңара. Ә аеруча әсир иткәне – 1870 елгы җил тегермәне. Менә җил чыгар да таш шыгырдар, тегермән әйләнә башлар кебек. Күпме кеше язмышларының шаһиты ул тегермән. “Бабай утары”нда йөргәндә шундый төрле уйларга чумасың.
Тарихыбызны күбрәк белсәк, рухи байлыгыбыздан тулырак файдалансак, динебезне хөрмәт итсәк, киләчәгебез матур һәм якты булыр. Тирә-юньдәгеләрне хөрмәт итү, зәгыйфьләргә мәрхәмәтле булу, кешенең кайгысын уртаклаша белү – татар халкына хас сыйфатлар. Милләтеңнең, ата-аналарыңның, бабаларыңның изге туфрагын кадерләп яшәгән кешене генә халык хөрмәт итә. Бу матур гадәтләр халкыбызның дәверләрдән-дәверләргә күчкән кыйммәтле хәзинәсе.
Замана гел үзгәреп тора. Давылларда-җилләрдә дә туган иленә, халкына, аның киләчәгенә ышанычын югалтмыйча, милләтенең язмышына фидакарь хезмәт иткән буыннар җебе бүген безгә килеп тоташа.
Азалия ЛОТФУЛЛИНА,
Туймазы районы Төмәнәк мәктәбенең VI сыйныф укучысы.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: