Барлык яңалыклар
Тарих
1 март 2021, 13:41

Ачлык тырнагында

Быел Идел-Урал буйларында коточкыч ачлык башлануга төгәл 100 ел тула. Галимнәр билгеләвенчә, 1921 – 1922 ел эчендә генә дә монда яшәүче татар һәм башкорт халыкларының төгәл өчтән бере ачлыктан һәлак була. Авылларда чарасызлыктан кеше ашау, караклыкта гаепләнгән кешеләрне тереләй җиргә күмү очраклары да тарала. Болар барысы да әлегә кадәр халык хәтерендә саклана. Түбәндә шундый коточкыч хәлләр турында Башкортстанның төрле районнарыннан язып алынган риваятьләр.

Ачлык фаҗигаләре
Ачлык елны булган бу хәлләр. Бер кеше сарык урлаган. Белеп калып, аны тотканнар. Бөтен авыл җыелып, бу кешене кирпеч белән тукмый башлаганнар. Шулчак Шавытдин исемле берәү: “И, алай сугалармыни аны?! Менә ничек сугарга кирәк!” – дип, сарык бурының йөрәк турына кирпеч белән бәргән. Теге кеше үлгән.
Икенче көнне Шавытдин үзе күршеләреннән бер капчык тары урлаган һәм өй алды астына күмеп куйган. Капчыгы тишек булганга күрә, аның тарысы коелып барган. Икенче көнне шул эздән барып, бурны тапканнар, һәм, үзе өйрәткәнчә, кирпеч белән йөрәгенә сугып үтергәннәр.
Шәмсеямал исемле бер хатын каз урлаган. Моны кешеләр белеп алгач, аны атка тагып, аркасына казан асып, итәгенә себеркеләр бәйләп, урам буйлап йөрткәннәр. Ләкин бик интектерсәләр дә, Шәмсеямал исән калган.
(1998 елда Шаран районы Дүрмән авылында Рәкыя Гарифуллинадан (1915 елгы) БДУ студенты Миләүшә Шәяхмәтова язып алган. – Фазлетдинов, 2018, № 342.)
Җиде каен
“Ач кешенең ачуы яман”, – диләр. Бик дөрес сүзләр бу. Моны исбатлаган хәл 1921нче елда була.
...Бер хуҗаның тана бозавы югала. “Тананы урлаган” дип, башта бер кешене гаеплиләр. Ул: “Мин алмадым, тимәдем синең бозавыңа”,– дигәч, гаепне икенче берәүгә салалар. Шулай итеп, җиде кеше шик астына алына. Күпмедер вакыт үткәч, “бүтәннәр урлашмас өчен, барысына да сабак булыр” дип, аларны тереләй күмәргә булалар.
Үзләреннән зур чокыр казыталар, җидесен дә шунда төртеп төшерәләр. Чокырдан чыгарга тырышканнарны без белән пешеклиләр. Туйганчы җәзалап, тереләй күмеп, кайтып китәләр.
...Берничә көн үткәч, теге кешенең танасы үзе кайтып керә. Ләкин эш инде узган була...
Берничә елдан соң, җиде кешенең кабере өстендә җиде каен үсеп чыга. Әле дә Саклау урманында алар шаулый-шаулый үсә. Бер дә юкка җәзалап үтерелгән җиде кешенең каберләре югалмасын дип, Аллаһы Тәгалә ул каеннарны үзе үстергәндер инде. Штәнде авылы халкы аларны күз карасыдай саклап тота.
(1997 елда Балтач районы Штәнде авылында Мәсәгудә Такиевадан (1935 елгы) БДУ студенты Гөлсинә Кәлимуллина язып алган. – Фазлетдинов, 2018, № 344.)
Челтер чишмә
1921нче ел... Ачлык... Алты яшьлек бер кыз Штәндедән Әрдәгешкә җиләк җыярга дип килә. Инде ничә көн ашамаганлыктан, хәле бетеп егыла. Азрак яткач, торып җиләк ашап та карый. Ләкин хәле беткәннән-бетә генә бара, ярдәмгә чакырырга якын-тирәдә кеше дә булмый. Кыз үлә. Авыл халкы аны шул үлгән урынына җирли.
Күпмедер вакыт үткәч, аның кабереннән чишмә ургылып килеп чыга. Кешеләр бу хәлгә аптырыйлар. Әле дә ул чишмә челтер-челтер агып ята. Бәлки ул чишмә бер гөнаһсыз сабыйның өзелгән гомерен дәвам итәдер. Кем белә...
(1997 елда Балтач районы Штәнде авылында Мәсәгудә Такиевадан (1935 елгы) БДУ студенты Гөлсинә Кәлимуллина язып алган. – Фазлетдинов, 2018, № 345.)
Фото: infourok.ru
Читайте нас: