Ул гади рәссам түгел... Салават Гыйләҗетдиновның әсәрләре, без күнеккәнчә, әллә нинди чагу буяулар белән дә аерылып тормый, биредә туган як пейзажларын мәңгеләштереп, бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган картиналарны да табып булмый. Аның картиналарының төп үзенчәлеге – аларда образлы гәүдәләнеш тапкан фикер тыгызлыгында, дияр идем мин. Бу әсәрләрнең һәммәсендә дә Җан бар... Рәссам Җаны... Сәнгать Җаны... Гомумән, милләтебез, чал тарихыбыз Җаны... Шуңа да аларны башка беркемнең эшләре белән дә бутап булмый. Әлеге картиналардан Салават Гыйләҗетдиновның бүгенге вак-төяк көнкүреш мәсьәләләреннән абстрактлаша белгән философ-тарихчы икәнлеген дә ачык күрергә була.
Рәссамның хезмәтләрендә иң еш очраган образ – тәгәрмәч образы. Ул Вакытның мәңгелек һәм чиксез хәрәкәтен, Яктылык һәм Караңгылык, буыннар, формацияләр алмашынуын символлаштырып кына килми, ә ерак үткәннәребезнең чагылышы да булып тора. Чөнки төрки халыкларның борынгы бабалары – кыпчак кабиләләре өчен тәгәрмәч күчмә тормышның аерылгысыз бер өлеше булган, йөзләрчә, меңнәрчә чакрым араларны тиз арада үтәргә мөмкинлек биргән. Үзенең иҗади көчен халкыбызның үткәненнән, меңнәрчә еллар буена җыйган акыл хәзинәсеннән алган Салават өчен бу образ шуңа аеруча кадерле.
Рәссамның үзен дә тәгәрмәч белән чагыштырып буладыр. Ул беркайчан да бер урында гына тукталып тормаска тырыша, һәрвакыт эзләнүдә, хәрәкәттә. Аның тормыш юлы да кискен борылышларга бай булуы белән тәгәрмәч эзен хәтерләтә.
1959 елның 1 гыйнварында Башкортстанның Борай авылында дөньяга килгән Салават исемле малай балачактан ук җитез, әйләнчек, тәгәрмәч кебек була. Әтисе Мөхәммәт абый да, аның абыйсы да, үзләре рәссам булсалар да, малайның киләчәген спортта күрәләр. Салават, чыннан да, рәсем белән мавыгып, аеруча берүзе калганда бар күңелен сурәтләрендә ачарга омтылса да, барлык яшьтәш малайлары кебек үк, хыялында яңадан-яңа спорт биеклекләрен яулый. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлап, Оренбург далаларында армия хезмәтен үтеп кайткач, берничә тапкыр Казан физкультура институтына документларын тапшырып карый. Бәхеткә каршы, уңышсыз... «Бәхеткә каршы» дип әйтүемнең мәгънәсен аңлагансыздыр инде, Салават абыйдан нинди спортчы чыгачагы билгесез, ләкин сәнгать аның йөзендә үзенең талантлы бер әһелен югалтыр иде.
Егет аптырап калмый, 1981 елда Уфа сәнгать училищесына укырга керә. Моннан ул «бизәүче рәссам» һөнәрен алып чыга. Ләкин, Борай егете өчен бу бик аз була, әлеге һөнәрне ул бары тик җан асрау чыганагы итеп кенә карый. Ә үзе укырга ашкына, шул рәвешле, җитди иҗатка кереп китәргә тели. Ташып торган энергиягә, «тәгәрмәч» характерына ия булуы аңа үзен күп төрле өлкәләрдә сынап карарга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, үзгәртеп кору чорында илдә кооперативлар хәрәкәте җәелгәч, Борай районында 1987 елда ачылган беренче кооператив та Салават Гыйләҗетдиновныкы була. Ул «Оформитель» дип атала һәм, нигездә, художество-бизәлеш эшләре белән шөгыльләнеп, ике ел буена яшәп килә. Ләкин рәссам күңеле белән еракларда була. Аның төп теләге – уку, белемен камилләштерү, сәнгатьтә үз юлын табу.
Шушы максат белән язмыш тәгәрмәче аны бу елларда Мәскәү полиграфия училищесына, Ленинградның атаклы Мухин училищесына, Красноярскиның сәнгать институтына илтеп карый. Ләкин бу сәфәрләрнең берсе дә уңышлы тәмамланмый – егеткә югары уку йорты студенты булу бәхете һаман елмаймый. Бу бәхет кошы Салават абыйның иңенә бары тик 1990 елда гына, Уфа сәнгать институтында рәсем факультеты ачылгач кына килеп куна. Имтиханнарын уңышлы тапшырып, ул әлеге уку йортына укырга керә һәм иҗат дәрьясына чума. Аның иҗатының үзенчәлекле бер юнәлеше икенче курста укыганда ачыклана башлый – яшь иҗатчы акрынлап графика сәнгатенә кереп китә. Бу өлкәдә үзенә төп юнәлеш бирүче, остаз итеп ул, бүгенге көндә үзенең иң якын дусларының берсе, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының художество-графика факультеты деканы Тәлгать Хәсән улы Мәсәлимовны атый.
– Аның эшләре миңа бик зур тәэсир ясады. Чөнки алар мин күргән бер генә рәссамның әсәрләренә дә охшамыйча, төп эчтәлекләре белән кешенең күңелендә барган хисләр көрәшен гәүдәләндерәләр иде. Эчтәлекләре фәлсәфи иде аларның. Шунда мин сәнгатьтә беркемдә дә кабатланмаган үз юлыңны табу кирәклеген аңладым,– дип хәтерен яңарта ул хәзер.
Ләкин моны аңлау гына аз була әле.
– Институтны тәмамлагач, 1994 – 1997 елларда иҗади бушлык хәлендә яшәдем, – ди Салават абый. – Элеккечә эшлисем килми иде, ә яңа, үз юлым табылмаган. Бу еллар иҗадый планда иң авыр, кризис чоры булды. Сергей Есенин әйткән бит әле:
Канарейка с голоса чужого –
Жалкая, смешная побрякушка.
Миру нужно песенное слово,
Петь по-свойски, даже как лягушка.
Мин дә шушы үз җырымны эзләдем. Тарих, фәлсәфә фәне, психология буенча йөзләрчә китап укып чыктым һәм, нәтиҗәдә, дөньяга, сәнгатькә, кешегә карата үзенчәлекле мөнәсәбәт, фәлсәфә, менталитет формалашты һәм шушы белем үзенең образлы чагылышын иҗатымда тапты. Чагыштырмача стабиль иҗади процесс башланды, үз стилем, дөньяны үземчә күрүем аның нигезе булды. 1998 елда Русиянең Рәссамнар берлегенә әгъза итеп кабул ителүем дә үзенә күрә допинг вазыйфасын үтәде, үз-үземә ышанычымны ныгытты. (Русиянең Рәссамнар берлеге – кабул ителү өчен куелган таләпләрнең катлаулыгы буенча иҗадый союзлар арасында беренче урында тора– И.Ф.)
Бүгенге көндә Салават абый дүрт төрле юнәлештә иҗат итә. Менә алар:
Басма графика, линогравюра; Уникаль графика, карандаш, пастель; Конгрев – кулдан коелган кәгазьдә иҗат итү (бу Салават Гыйләҗетдинов тарафыннан уйлап чыгарылган техника); 2002-2003 елларда рәссамның башкалабыз Мәскәүдә ике персональ күргәзмәсе узды. Аның соңгысы – «Сар-а-сар» дип аталганы югарыда атап үтелгән конгрев техникасы белән иҗат ителгән әсәрләрдән тора иде. Әйткәндәй, «Сар-а-сар» сүзе әллә нинди чит телдән түгел, ә XIX йөз татар шагыйре Габделҗәббар Кандалыйның шигырь исеменнән алынган. Бүгенге телгә тәрҗемәдә ул «дөнья – куласа» дигән мәгънәгә туры килә. Бер сүз белән әйткәндә, күргәзмәнең исеме җисемен ача.
Алардан башка Салават абыйның 1995 елда – Казанда, 2001 елда – Чиләбедә, «Лимузин» галереясендә, 2002 елда Уфада икенче Бөтендөнья башкортлары корылтаена багышланган «Башкорт иле» дип аталган күргәзмәләре узды. 2012 елда халыкара дәрәҗәдә үткән «Шүрәле иле», «Тукайның 125 күз яше» сәнгать проектларының авторы да ул. 2008 елдан башлап Алабуга шәһәр музей-тыюлыгында уздырылган «Ак тирмә», «Тәгәрмәч», «Адәм кабыргасы» кебек дистәдән артык арт-симпозиумның оештыручысы һәм кураторы да Борай районында туып-үскән татар рәссамы Салават Гыйләҗетдинов булды. Ул – Башкортстанның кырыктан артык районының һәм Агыйдел шәһәренең герб авторы да.
Иҗади осталыгы һәм республика рәсем сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен, Салават Гыйләҗетдинов 2013 елда «Башкортстанның атказанган рәссамы» мактаулы исеменә лаек булды. 2019 елның 27 февралендә рәссам мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүдәге күпьеллык җимешле хезмәте өчен Русия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүгенге көндә ул – Башкортстан Рәссамнар берлегенең идарә әгъзасы, оешманың графика секциясе җитәкчесе.
2000 еллар башыннан Салават Гыйләҗетдинов Яр Чаллы шәһәренең «Тамга» төркеме рәссамнары белән хезмәттәшлек итә. Алар белән берлектә ул 2002 елда Яр Чаллы каласында, 2003 елда Удмуртиянең башкаласы Ижевск шәһәрендә үз күргәзмәләрен уздырды.
Ә инде ул бизәгән китапларны санап бетерерлек түгел. З. Биишева исемендәге «Китап» нәшриятында алар елдан-ел дөнья күреп торалар. Аларның иң күренеклесе – биредә 2017 елда башкорт теленә тәрҗемәдә басылып чыккан «Манас» кыргыз халык эпосы булды. Башкортстанда 1994 елдан башлап татар телендә нәшер ителүче «Тулпар» әдәби-нәфис журналын да аның иллюстрацияләреннән башка күз алдына да китереп булмый. Чөнки графика өлкәсендә Салават Гыйләҗетдиновка тиңнәр юк дәрәҗәсендә.
Рәссамның күңеле белән, ул язган картиналар аша беренче тапкыр танышсаң, үзара сөйләшкәннән соң аның җанын өр-яңадан ачасың. Салават абый – менә дигән әңгәмәдәш. Тыңлаучыны ул ялыктырмый, үзенең фикерен бердәнбер хакыйкать итеп сиңа такмый, ә бик оста итеп, аксакалларча, бәхәстә аңлатырга тырыша. Аның белән сөйләшкәндә бер әйберне истә тотарга кирәк: әңгәмә нәрсә турында башланса да, сүз тиздән чал тарих дәрьяларына күчеп, бүгенге көнебезне фәлсәфи күзлектән бәяләүгә килеп тоташачак. Шуның өчен дә Салават Гыйләҗетдинов иҗатында кыпчак, һуннар тарихына килеп тоташучы мотивларның өстенлек итүе җиңел аңлашыла. Рәссамлык аның күңеленең тышкы чагылышы булса, тарихчы әлеге шәхеснең асылын тәшкил итә. Менә бу юлы да рәсем сәнгате турында башланган әңгәмәбез акрын гына тарих, фәлсәфә мәсьәләләренә күчеп китте.
– Салават абый, синең белән очрашыр алдыннан гына мәшһүр язучыбыз Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрен кабаттан укып чыккан идем. 1902 елда язылган бу романда әдип татар халкының 200 елдан соң милләт буларак юкка чыгачагы турында фараз итә һәм моның бер сәбәбе итеп, зыялыларыбызның искиткеч дәрәҗәдәге мин-минлеген, үз-үзенә соклануын күрсәтә. Шуңа да бу сорау, бәлки, провокационрак та булып яңгырар... Син милли рәсем сәнгатебезнең бүгенге торышын, аның гомум дөнья мәдәниятендәге урынын ничек итеп бәяләр идең?
– Мин татарның рәсем сәнгатен күкләргә чөеп мактарга да, хурлап җир белән тигезләргә дә җыенмыйм. Мактанырга ярамый, чөнки, кем әйткәнчә, «үз-үзеңә соклану – наданлыкның беренче күрсәткече ул». Ә наданлыктан ахмаклыкка – бер адым.
Рәсем сәнгатенең бүгенге хәлен аның җәмгыятьтәге урынын ачыклаганнан соң гына бәяләп була. Әгәр рәссам җәмгыятькә кирәкми икән – ул юкка чыга, чөнки иҗат кешеләре үзләренең шатлык-кайгыларын, идеяләрен халыкка җиткермичә яши алмый торган юка гына катлам вәкилләре ул. Ләкин шушы юка гына катлам дәүләтнең абруен башка илләр алдында күрсәтә, аның интеллектуаль көчен тәшкил итә. Ватикан, Япония, Франция кебек илләрне генә искә төшерик. Алар кешелек тарихына, иң беренче чиратта, үзенчәлекле мәдәниятләре белән кереп калдылар. Ягъни шушы юка гына зыялылар катламы башка халыклар алдында әлеге милләтләрнең образын тудырды. Япон шигърияте, француз сәнгате мәдәнилекнең гомумкешелек эталонына әверелделәр. Әлбәттә, бу илләрнең иҗатчылары моның өчен үзләренең милли аристократияләренә дә рәхмәтле булырга тиеш. Чын аристократия культураның дәүләт өчен әһәмиятен аңлый ул һәм шуңа да аны үстерергә, башкалар алдына чыгарга омтыла. Әгәр ил түрәләре сәнгать кешеләренең дәүләт өчен әһәмиятен аңлый икән – дәүләт яши, юк икән – бетә. Сәнгать, мәдәният – илне бербөтенгә цементлаштыручы көч ул.
Татар сәнгатенең дөнья мәдәниятендәге урынына килгәндә, шуны әйтик – кешелек дөньясы зур болын кебек ул. Һәр милләтнең культурасы – шушы болындагы кабатланмас гүзәллеккә ия уникаль бер чәчкәгә тиң. Шулай булгач, татар мәдәнияте дигән чәчкәнең булуы үзе үк гомумкешелек культурасына билгеле өлеш кертә. Иҗат кешеләре менә шушы чәчәкләрне серкәләндерүчеләр инде. Бездә аларны бернәрсә дә барлыкка китермичә, бары тик кулланучылар итеп кенә карау бар. Чынлыкта исә зыялылар – милләтнең йөзе. Әлбәттә, бу чәчәкләргә дә куркыныч яный. Шуларның иң усаллары – чит серкәләндерүчеләр, чит философия, чит идеология.
– Татар мәдәнияте «чәчкә»сенә дә мондый куркыныч бармы? Булса, ул кемнән чыга? Гаяз Исхакыйның пессимистик фаразлары чыннан да тормышка ашарга мөмкин дип исәплисеңмени?
– Күпләр килешмәс, ләкин, минем карашка, татарның инкыйразга, юкка чыгуга таба тәгәри башлавы аның Ислам динен кабул итүе белән билгеләнә. Син безнең мәҗүси мифологиябезгә генә күз сал. Нинди бай ул һәм нинди генә культураларның чагылышы юк анда! Мәсәлән, убыр, шүрәле – урман рухлары; ат иясе, албасты – дала рухлары. Ягъни татар халкы беренче көннәреннән ук үзендә төрле башлангычларны берләштерә, үзенә кадәр биредә яшәгән урман, дала халыкларының рухи казанышларын, ә димәк ментальлекләрен дә үзендә туплый. Ислам исә, яңа мохиткә килеп керүе белән үк иске мәдәният казанышларына каршы көрәш ача. Әлбәттә, Алмас хан 922 елда мөселман динен изге теләкләрдән чыгып кабул иткәндер. Чөнки болгарлар берничә гасыр Яһүд Хазарстанына буйсынган булалар, аңа салым түлиләр. Алмас хан Ислам динен шушы вассаллыктан котылам, милләтне җыям дип кабул итә. Ул Багдад халифәтенә таба рухи юнәлеш тота. Ләкин, чынлыкта, андагы хәлләрне белми. Бу чорда исә Багдадта ел саен солтан алмашына, интриганлык чәчәк ата, ил хакимнәре бер-берсен үтерәләр. Ислам кабул ителгәч, әлеге хәлләр Болгарга да күчә. Ләкин инде ул тагын да аянычрак нәтиҗәләргә китерә. Җирле халык үзенең меңъеллык мәдәниятеннән мәхрүм ителә, суар, биләр, чуаш кебек кабиләләр, гомумән, яңа динне кабул итми, алар рухи яктан болгарлардан ераклаша. Ә бит болгарларга беркайчан да күп аллалылык хас булмаган. Алар һәммәсе дә уртак бер Аллага – изге Тәңрегә табынганнар. Халык үз эпосларын җуя. Син, мәсәлән, Идел буеннан табылган берәр эпосны исеңә төшерә аласыңмы?
– «Йосыф кыйссасы», «Таһир илә Зөһрә», «Бүз егет» кебек әсәрләр генә хәтергә төшә...
– Әйе, тик болар барысы да Ислам белән гарәп-фарсылардан кергән, я булмаса, Коръән сюжетларын кабатлаучы әсәрләр. Ә борынгы яшәешебез турындагы «Кузыкөрпәч», «Камбәр», «Ак Күбәк» кебек чын мәгънәсендәге төрки дастаннар бары тик башкортларда һәм Себер татарларында гына сакланган, чөнки алар Болгар дәүләтенең ерак чикләрендә яшәгәнлектән, Ислам динен күпкә соңрак кабул иткәннәр, үзләренең баштагы йөзләрен югалтмаганнар, тамырларына якынрак торалар. Ләкин аларда да бу мирасны барлауга һәм өйрәнүгә игътибар җитешми.
Без бүген Ислам мәдәниятенә таянабыз һәм шуңа күрә дә юкка чыгачакбыз. Үсешебездә без үз – төрки тарихыбызга таянырга тиешбез, ә ул архаик дастаннарда яшерелгән. Әгәр дә тарихта Алтын Урда чоры булмаса, болгарларга күчмә кыпчак, монголлар белән килгән төрки-татар кабиләләре кушылып, үзенчәлекле яшәү көченә ия «татар» дип аталган симбиоз барлыкка килмәсә, инде әллә кайчан юкка чыккан булыр идек...
– Алайса, бүгенге көндә милләт буларак юкка чыкмас өчен нишләргә соң? – дигән урынлы сорау туа...
– Моны башкарып чыгу бик авыр. Беренче чиратта, милләтне бер йодрыкка җыя алырлык милли идея кирәк. Кызганычка каршы, Татарстан аны формалаштыра алмады. Минемчә, ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт.
Беренчедән, Казан татарның иң сәләтле балаларын үзенә җыеп, аларның белемен үстерергә, милли үзаңлы югары квалификацияле белгечләр итеп тәрбияләргә тиеш. Дәрья чишмәләрдән җыела. Икенчедән, без татар мәдәниятен өйрәнергә, аның тормышы белән яшәргә теләгән чит милләт кешеләреннән дә читләшергә тиеш түгелбез. Русия тарихын гына искә төшерик. Ил дистәләгәнчә вак кенәзлекләргә бүленгән Алтын Урда дәверендә урыс дәүләтенең башкаласы булуга Мәскәү түгел, Рязань дәгъва иткән. Чөнки ул иң көчле шәһәрләрнең берсе булган. Ләкин Мәскәү кенәзләре күпкә акыллырак сәясәт алып барган. Алар үз халыклары эченә төрле сәбәпләр аркасында сыеша алмаган, яисә кысып чыгарылган татар, литовец, немецларның иң күренекле улларын үзләренә җыйганнар. «Җәен килсәләр, бояр титулы һәм иң чибәр кызны, кышын килсәләр, кештән эшләнгән тунны һәм янә иң чибәр кызны хатынлыкка бирәбез»,– дигәннәр. Бу сәясәтнең нәтиҗәсен бүген үзең күреп торасың...
Димәк, Казан сәясәтчеләренә дә үз милләтләренең бөек үткәненә сылтанып ятмаска, ә җиң сызганып татарны бер йодрыкка туплау өстендә эшләргә кирәк. Кеше үзендә татарлыкны сизә икән – акмы ул, карамы, әллә яшелме – бернәрсәгә дә игътибар итмичә, аңа үз тиңең итеп карарга өйрәнергә кирәк. Юкса татарда милли эгоизм, «бөеклек чире» бик көчле һәм ул аны бетүгә алып бара. Милләт төрле төсмерләр белән катлауланырга тиеш, ә без гадиләшкәннән-гадиләшәбез. Татар сәнгате үз милли йөзен югалтып бара. Тарихка багышланган картиналарда милли рух юк. Рух юк икән, димәк, җан юк. Ә рух белән җан берлеге – ул теләсә нинди картинаның нигезе.
Күп кенә Казан рәссамнары милли характер тудыруны башка түбәтәй кидерү һәм сакал-мыек ясап кую дип кенә аңлыйлар. Тарихны үзләре ничек күрәселәре килә, шулай тасвирлыйлар, ә бу – көчсезлек билгесе. Үз хаталарыңны өйрәнү кирәк. Бездәге әсәрләрдә исә үз-үзеңә бикләнү, тар милли эгоизм, агрессив көнкүреш милләтчелеге өстенлек итә бара. Чын татар рәсем сәнгате бүгенге көндә күпмедер дәрәҗәдә бары тик Яр Чаллы шәһәрендә генә сакланып килә.
– «Татар – моңлы милләт»,– дип бүгенге көндә күпләр яза. Зыялыларыбыз моның белән, «моң» сүзенең башка телләргә тәрҗемә ителмәве белән мактана. Ә Зөлфәт Хәким 1993 елда «Идел» журналында «моң – ул татарның изелгән кол җанының иңрәве», – дип язып чыккан иде. Моңлы булуың белән горурланырлыкмы соң ул, Салават абый? Бу мәсьәләгә синең карашыңны да беләсе килә иде.
– Моң – ул татар иҗатчыларының уртак халәте. Минемчә, моң –ата-бабаларыбыздан килгән кимсетелү, изелү тойгысының сәнгать әсәрендәге чагылышы ул. Шушы хис күңел ярларына гына сыеп бетми, күзләргә тыгыла. Ниндидер милли җанлы музыка әсәрен тыңласаң, картина карасаң, шигырь яки хикәя укысаң, җаның елый башлый икән, димәк, бу –моңлы әсәр.
Татар белән башкорт әсәрләренә моң төрле вакытларда килеп кергән. Татарда ул Казан ханлыгы җимерелеп, ил канга батырылгач туган, башкортта аның иксез-чиксез җирләре тартып алынуга чыдаша алмыйча баш күтәргән меңнәрчә батыр ир-егетләре һәлак ителгәч барлыкка килгән. Моң, чыннан да, изелгән җан иңрәве ул. Һәр халыкның моңы үзгә, чөнки аның күргәннәре башка бер милләттә дә кабатланмый. Урыста да моң бар, тик без аны аңламыйбыз. Аны аңлар өчен урыс булып туарга кирәк.
...Салават Гыйләҗетдинов белән сөйләшкәннән соң, аның 15нче катта урнашкан фатирыннан баскыч буйлап йөгерә-йөгерә, урамга чыктым. Күктә кояш нурларын чәчә иде. Кинәт «келт» итеп башымнан: «Кара, Кояш та тәгәрмәч формасында икән ич!» – дигән фикер йөгереп үтте. Шунда мин рәссам иҗатында тәгәрмәч образы өстенлек итүенең серен аңладым... Ул Кояшка якынрак тора бит...