Барлык яңалыклар
Тарих
30 сентябрь 2020, 21:06

Мәгърифәтче татарлар

Урта Азия халыкларына аң-мәгърифәт таратуда татарларның роле искиткеч зур. Түбәндә китерелгән кыска гына язмада безнең якташыбыз, күренекле публицист, галим-педагог Мәхмүт ага ӘХМӘТҖАНОВ (1927-2010) үзенең туган ягы – Башкортстанның Салават районында туып үскән татар зыялыларының Көнчыгыш халыкларының мәдәниятенә керткән өлешен тикшерә. Әлеге язма галим үзе исән чакта “Тулпар” журналында дөнья күргән иде...

Төрки туганнарга аң-белем бирүдә татар халкы керткән өлеш зур. Бу гаҗәп тә түгел: татарлар китаплы халык булган (мәсәлән, революциягә кадәр татарлар 15 меңнән артык исемдәге китап чыгарганнар, ә калган утызлап төрки халыкта, бергә җыеп санаганда да, ул сан меңгә дә җитми). Татарлар тугандаш халыкларга акыл байлыкларын теләп өләшкәннәр. Хәтта “Огонек” журналы да Урта Азия, Казахстан халыклары арасында мөгаллимлек иткән күп кенә татар зыялыларының басмачылар кулыннан һәлак булуын язып чыкты. Райондашым (Салават районы, Таймый авылы) профессор Габдрахман Сәгъди үзбәк халкына Алишер Навои иҗатын “бүләк итте” – тапты, барлады, системага салды. Авылдашым (Салават районы Нәсибаш авылы) Каюм Мифтахетдинов (Гайнанов) бөек кыргыз дастаны “Манас”ны беренче булып язып алды һәм Бишкек шәһәрендә бастырып чыгарды. Җамбул Җабайның берничә шигырь җыентыгы да аның редакциясендә дөнья күрә, чөнки Каюм Мифтахетдинов Җамбулның шәхси сәркәтибе була. Ашхабадта чыга башлаган беренче төрекмән республика гәзитенең баш мөхәррире – татар егете Гафуров. Башкортстанның Авыргазы районында туып үскән профессор Гыйбад Алпаров – төрекмән фәнни грамматикасына нигез салучыларның берсе. Мондый мисалларны күпләп китерергә булыр иде. Ләкин, кызганыч, күптән түгел бәйсезлек алган төрки дәүләтләрдә соңгы елларда татарларның ул халыклар мәдәниятен үстерүгә керткән өлешләрен “оныттыру” сәясәте алып барыла...
Мәхмүт ӘХМӘТҖАНОВ.
Фото Татарстан Язучылар берлеге сайтыннан алынды.
Читайте нас: