Барлык яңалыклар
Тарих
22 сентябрь 2020, 16:15

Данлыклы Юмаш төбәге турында саллы басма

Хәйдәр һәм Айдар Басыйровларның яңа өчтомлыгы Шәһит Ходайбирдин исемендәге премиягә тәкъдим ителде.

Быел Хәйдәр һәм Айдар Басыйровларның янә бер басмасы дөнья күрде. Яңа өчтомлык “Чакмагыш туфрагында туганнар” сериясен дәвам итә һәм данлыклы, күпмилләтле Юмаш ягы авылларына багышланган. Патриотик тәрбия, гражданлык җәмгыятен, милләтара татулыкны ныгыту мәсьәләсе көнүзәккә баскан бүгенге чорда чакмагышлыларның туган төбәк тарихына бу дәрәҗәдә игътибар итүе һәм Башкортстаныбыз авылларының киң, тулы һәм тирән елъязмасын иҗат итүе сокландыра, шатландыра, хәтта кызыгу хисләре уята.
Уфа шәһәренең “Мәгълүмат рекламасы” басмаханәсендә урыс телендә басылган өч китапның күләме шактый саллы: фотосурәтләр, иллюстрацияләр белән бергә 352, 280 һәм 400 бит, ягъни җәмгысе 1032 бит тәшкил итә. Алар Юмаш төбәгенә караган 19 авылнның (Юмаш, Яңа Юмаш, Яңа Семенкино, Макар, Иске Үзмәш, Иске Бәйки, Митрә-Әюп, Иске Почкак, Яңа Почкак, Уйбулат (Әлмән), Иске Коты, Иске Бәйгелде, Яңа Бәйгелде, Каратал, Три Ключа, Рождественка, Борисовка, Покровка, Тихоновка) тарихын колачлый, анда туган һәм яшәүче 1818 шәхеснең биографик энциклопедиясен тәкъдим итә. Авылларда оешкан колхозлар, авыл Советлары турында белешмәләр бирелә, партия, комсомол оешмалары, сәяси репрессия корбаннары, гыйбадәт йортлары, мәгариф, мәдәният, медицина, почта һәм башка учреждениеләр турында бай фактик мәгълүмат китерелә. Басманы нәшер итүнең финанс чыгымнарын исә тулысынча “Базы“ хуҗалыгы күтәргән.
Тарихи-документаль материал туплау өчен авторлар ун ел дәвамында архив, энциклопедия, китап, вакытлы матбугат басмалары кебек чыганаклардан эзләнгән, документларны өйрәнгән, төрле фикерләрне өйрәнгән, чагыштырган. Моннан тыш якташларының шәхсән үзләренә мөрәҗәгать итеп, алар сөйләгәннәрне язып алып эшкәрткәннәр, фотосурәтләр җыйганнар. Хезмәтнең нигезен шулай ук киң фактик материалны эзмә-эзлекле системага салып гомумиләштерү алымы да нык итә. Нәтиҗәдә, аерым шәхесләр, оешмаларның тарихы Юмаш төбәгендә соңгы йөз ел эчендә барган тарихи-иҗтимагый процессларны бербөтен итеп күзалларга мөмкинлек бирә. Бер үк вакытта бу төбәктә яшәүчеләрдән һәркем диярлек үзенә яисә якыннарына, танышларына кагылышлы конкрет мәгълүматны таба ала. Һәр том ахырында бирелгән исемнәр күрсәткече бу эшне бик җайлы башкарырга мөмкинлек бирә. Өчтомлык – төбәк тарихын өйрәнүчеләр өчен бәһасез чыганак. Аны мәдәният һәм мәгариф оешмаларында чаралар, бәйрәмнәр үткәргәндә рәхәтләнеп кулланып була.
Басма тематик яктан унике бүлектән тора: “Бу якларның тарихыннан”, “Базы” – Башкортстан горурлыгы”, “Хезмәткә хөрмәт”, “Җитәкчеләр”, “Төрле тармакларда”, “Мәгариф”, “Изге сугыш”, “Ватан өчен гомерләрен бирделәр”, “Җиңү белән кайттылар”, “Алар да хәрби хезмәткә чакырылган”, “Тыл геройлары”, “Ватан яугирләре”. Энциклопедик бүлекләргә гомер буе Ватанга намус белән хезмәт иткән, абруй яулаган, яшь буынга үрнәк, маяк булырга лаеклы шәхесләрнең биографияләре сайлап алынган. Алар – Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл геройлары, мактаулы исемнәре, орден-медальләре булучылар, абруйлы җитәкчеләр, авыл хуҗалыгы алдынгылары, үз эшенең осталары, хәрбиләр, хокук саклау, фән, мәдәният, әдәбият һәм сәнгать өлкәсе эшлеклеләре, спортчылар, кызыклы язмышлы башка якташлар. Биредә әхлакый-этик принципларның саклануын да ассызыклап үтәргә кирәк: һәркемнең тик уңай яклары гына тасвирланган.
Әлбәттә инде, бу зур хезмәтне башкаруда авторлар туган як тарихын өйрәнүчеләргә, аларның кулъязмаларына таянган. Материаллар җыюда, тарихны төгәлләштерүдә Григорий Андреев, Анатолий Тихонов, шулай ук Раиса һәм Риф Захаровлар һәм тагын да бик күп башка якташлары, ветераннар, җитәкчеләр, укытучылар булышлык күрсәткән.
Авторларга килсәк, аталы-уллы Басыйровларга хас асыл сыйфатны “иҗтиһад итү” (гыйлем, тырышлык, үзаллылык тупланмасы мәгънәсендә) дип атап булыр иде. Алар икесе, теләктәшләре, район тарихы, мәдәниятенә битараф булмаган якташлары ярдәме белән, менә инде ничә еллар һәм җәмәгать башлангычында, зур бер фәнни-тикшеренү институтының аерым бер бүлеге эшләрдәй хезмәтләрне башкара. Гыйльми һәм иҗади илһам, материал туплаудан тыш техник мәшәкатьләр дә күп бит, аларны хәл итү, элемтә, юл йөрү үзе дә бихисап көч, оештыру сәләте, кешеләр белән аралашу таланты таләп итә. Китапларның яхшы полиграфик эшләнешен, текстның грамоталы булуын, фотосурәтләрнең нәшер таләпләренә җавап бирүен, дәвер сулышын чагылдыруын билгеләргә кирәк.
“Чакмагыш туфрагында туганнар. Юмаш ягы” өчтомлыгы – аңлашылуынча, район елъязмасын хасил итүче сериянең дәвамы. Моннан тыш та Басыйровларның 13 тарихи-публицистик, документаль хезмәте дөнья күрде. “Әмир мәктәбе”, “Җир уллары”, “Бигәш баба оныклары”, “Баимбәт баба варислары”, “Сәнәк сугышы”, “Күңелләре тулы моң белән”, “Чакмагыш туфрагында туганнар” шәхесләр энциклопедиясе, “Яңа Балтач яклары”, “Мәгариф” (ике томда), Бөек Ватан сугышы турында “Геройлар, орденлылар”, “Батыр кызлар” энциклопедияләре, шагыйрь-патриот Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган “Ватанга тугры калдылар” документаль повесте – бу китапларның һәркайсы туган як батырларын данлый, үткәндәге шанлы вакыйгаларны тергезә.
Иҗат юлларының мул һәм җимешле булуында Хәйдәр Фәйзрахман улы һәм Айдар Хәйдәр улының югары белемнәре дә мөһим роль уйнагандыр. Алар икесе дә Башкорт дәүләт университетының татар-урыс бүлеген тәмамлаган. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр ага – 27 ел “Игенче” район гәзитенең баш мөхәррире булган кеше; Айдар – шул ук гәзитнең журналисты, 2012 елдан районның туган якны өйрәнү музее директоры булып эшли, 2009 елда Мәскәүдә фәлсәфә фәннәре буенча кандидатлык диссертациясе яклады. Гомумән, нәсел тамырлары Чакмагыш районының Югары Аташ авылына тоташкан, Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлеге әгъзалары Басыйровлар туган районнары өчен күп хезмәтләр башкарды һәм башкаруын дәвам итә. Бу хезмәтләрнең әһәмияте аерым бер төбәк белән генә чикләнми: Башкортстанга, илгә, дөньяга таралып, хезмәт, фән, хәрби һәм башка өлкәләрдә зур казанышлар яулаган чакмагышлылар ифрат күп. Бер тамчыда диңгез үзе чагылган кебек, бу хезмәтләр – республикабыз һәм илебез үткән тарихның тере шаһиты.
Өчтомлыкка кемнәрдер керми дә калгандыр, биографияләрне тулысынча һәм төгәл ачыклау мөмкин булмаган очраклар да булгандыр. Әмма, өченче томның ахырындагы мөрәҗәгатьтә искәртелүенчә, документлар, истәлекләрне кабул итү дәвам итә, аларны урындагы музей хезмәткәрләренә, тарих укытучыларына тапшыру, хәбәр итү кирәк.
Хәйдәр һәм Айдар Басыйровларның “Чакмагыш туфрагында туганнар. Юмаш ягы” өчтомлыгы Шәһит Ходайбирдин исемендәге премиягә һичшиксез лаек, дип саныйм. Чын журналистларның намуслы хезмәтен бу рәвештә бәһаләү башкаларга да уңай үрнәк булыр иде. Һәр районда эшләүче мөхәррирләр, журналистлар, музей хезмәткәрләре үз эшенә шулай иҗади, җаваплы һәм фидакарьләрчә караса, республикабызның тарихи сәхифәләре тагын да байыячак, тулыланачак.
Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА (БУЛАТОВА),
филология фәннәре кандидаты.
***
“Чакмагыш чувашларыннан даны бөтен районга, республикага таралган кешеләр күп. Бөек Ватан сугышында Яңа Семенкино егете Василий Николаев зур батырлыклар күрсәтеп, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Ə күрше Иске Почкак авылында үскән татар егете Шәйхелислам Сәлихов – Дан орденнарының тулы кавалеры. Бүген Юмаш авылының бер урамында күпчелек мари милләтеннән булган кешеләр яши. Гасырлар буена чувашлар белән бер гаилә булып гомер кичергән мари халкына да иң җылы хисләребезне белдерәбез, аларга иң изге теләкләребезне җиткерәбез”.
(Авторларның кереш сүзеннән).
***
Башкортстанда өч Юмаш авылы бар. Аларның берсе – хәзерге Баймак районындагы борынгы авыл. Тархан Юмаш Батраев хөрмәтенә аталган. Икенчесе – Чакмагыш районындагы 1812 елда (Ә. Әсфәндияров хезмәтләренә ярашлы) нигез салынган Юмаш булса, өченчесе – 19нчы гасыр ахырында Чакмагыш Юмашыннан Шаран районына күчеп утыручылар нигезләгән Яңа Юмаш авылы. “Башкорт АССР топонимнары сүзлеге“ндә (Уфа, 1980) “Юмаш” атамасы кеше исеменнән алынган диелә. Тагын бер аңлатма төрки телләрдәге “йомыш“, ягъни “үтенеч, кирәк-ярак“ мәгънәсе белән бәйләп карала.
***
Революциягә кадәр тирә-якта атаклы Бәйгелде базары нәкъ менә Юмаш төбәгендә була. Дүртөйледән бу төбәккә җир алып күчкән сәүдәгәр Александр Полковников биредә тәүдә кибет ача. 1874 елда ул Уфа губернаторына атна саен үткәрелә торган ярминкә ачу турында үтенеч яза. Рөхсәт 1876 елда алына. Базарны – якшәмбе көнне, ә ярминкәне 2-9 февральдә ел саен бер тапкыр уздырырга рөхсәт ителә. А. Полковников үз кибете янында берничә рәт лареклар төзи. Бу лареклардан читтәрәк терлек, ит белән сәүдә итү оештырыла. Бәйгелде базары тиз арада чуваш, мари, татар, башкорт, урыс авылларының сәүдә үзәгенә әверелә. Биредә итне кулдан ясалган бизмәннәр ярдәмендә сатканнар. Шунда ук тире чималын әзерләгәннәр. Мул һәм арзан авыл хуҗалыгы тауарларына кызыгып, ярминкәләргә хәтта Самар, Казан, Сембер губерналарыннан сәүдәгәрләр килгән.
"Кызыл таң", 2020, 22 сентябрь, № 73
Читайте нас: