Барлык яңалыклар
Тарих
12 сентябрь 2020, 23:07

Патшалар тормышына исең китәр

Уинстон Черчилль бәдрәфтә дөньяга килгән.

Мадагаскар патшабикәсе Ранавалона үзен алдан кисәтүсез йокыдан уяткан вәзирләрен асып үтерә торган булган.
Петр Iнең буе 213 см озынлыкта булган.
Рус патшабикәсе Елизавета үлгәч, аның гардеробында 15 000 күлмәк табылган.
Елизавета идарә иткән чорда сакал йөрткән өчен салым алынган.
АКШның икенче һәм өченче президентлары Джон Адамс һәм Томас Джефферсон бер үк көнне – 1826 елның 4 июлендә үлгәннәр.
АКШ президенты Теодор Рузвельтның анасы һәм хатыны бер үк көнне – 1894 елның 14 февралендә (Изге Валентин көне) үлгәннәр.
АКШның унҗиденче президенты Эндрю Джонсон киемен үзе теккән.
Президент Джеймс Гарфилд бер үк вакытта бер кулы белән латинча, бер кулы белән грекча яза алган.
Американың 1840 елдан башлап ноль санына беткән елны сайланган һәр президентын йә үтергәннәр, йә яралаганнар, яки ул эш өстәле артында үлгән.
Италиянең милли флагын Наполеон Бонапарт уйлап тапкан.
Наполеон мәчеләрдән курыккан.
Уинстон Черчилль Бленгеймовлар замогы бәдрәфендә дөньяга килгән. Аның әнисе балда биегәндә кинәт үзен начар хис иткән һәм берничә минуттан малае туган.
Монгол илбасары Тимур (1336-1405) үзе үтергән кешеләрнең баш сөякләре белән поло уйнаган.

Фото: yandex.ru/images/search?text
Читайте нас: