Барлык яңалыклар
Тарих
22 апрель 2020, 13:18

Күңелем Ленин белән сөйләшә...

Бүген “пролетариат революциясе башлыгы”ның тууына 150 ел тула. Кем соң син, Владимир Ильич? Бу хактагы уйлануларыбыз – сайтта. Сез дә комментарийларда үз фикерләрегезне белдермичә калмагыз!

Бүген “пролетариат революциясе башлыгы”ның тууына 150 ел тула. Кем соң син, Владимир Ильич? Бу хактагы уйлануларыбыз – сайтта. Сез дә комментарийларда үз фикерләрегезне белдермичә калмагыз!
ХХ гасырда Владимир УЛЬЯНОВ-ЛЕНИН кебек дөньяның астын-өскә китергән, җәмгыять корылышын җимереп, бөтенләй башка төрле дәүләт проектын тәкъдим иткән шәхес бүтән булмагандыр да, мөгаен. Бүген, 22 апрельдә аның тууына 150 ел тула. Гасыр ярым гомер үтсә дә, бу шәхес турында бәхәсләр тынмый. Кемдер аны даһи дип, икенчеләр иблиснең җирдәге гәүдәленеше итеп саный.
Уйлап баксаң, ике як та хаклы. Беренчедән, минем карашка, Владимир Ильич ихлас күңеленнән үзенең гадел, социаль тигезлеккә корылган җәмгыять коруына ышанган булырга тиеш. Ни өчен дигәндә, идеалдагы сыйныфларсыз, эксплуатациясез, кешеләр арасындагы тигезлеккә корылган җәмгыятьнең, файдасыннан тыш, беркемгә дә зыяны юк.
Ләкин ул кулдагы бармакларның да тигез булмавын әллә күрмәгән, әллә күрергә теләмәгән. Бер-берсен изәргә, җирен-илен тартып алырга, дин, тел, милләт, тән төсе аерымлыгы нигезендә сугышлар китереп чыгару теләге КЕШЕ дигән “бөек” ерткычның асылында ята. Шуңа да ул тәкъдим иткән “сыйныфларсыз” җәмгыятьнең киләчәктә халыкны мал-мөлкәт күләме, сыйнфый карашлар аерымлыгы нигезендә бүлгәләүгә, илне төрле ГУЛАГ, концлагерьлар системасы белән чолгап алуга китерәчәге көн кебек ачык иде. Һәм бу куркыныч әле дә бетмәгән... Һәр буынның, һәр илнең дә яңа Ленины килеп чыгарга мөмкин... Һәм ул янә илдәге халыкның тормышын уңай якка үзгәртергә теләп, тагын да кансызрак җәмгыять төзеп куярга мөмкин. Кешелек тарихында моңа мисаллар бихисап...
Фото: Shansonline.ru
Читайте нас: