Барлык яңалыклар
Тарих
17 апрель 2020, 15:15

"Мөгез калфак"та буламыни?

Калфакның төрләре бик күп: “Мөгез калфак”, “Такыя калфак”, “Түбәтәй калфак” һәм башкалар.

Калфакның төрләре бик күп: “Мөгез калфак”, “Такыя калфак”, “Түбәтәй калфак” һәм башкалар.

Бүген Башкортстанда Республика халыкларының милли костюмы көнен билгеләп үтелү уңаеннан татар хатын-кызларының баш киеме калфак турында сөйлибез.
XIX гасыр урталарына кадәр чуклары аркага (яки иңгә) төшеп торган зур капчык калфаклар була. Аларны төрле төстәге җептән яки тукымадан ясаганнар. Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык катлам кызларына да хас була. Ләкин керәшен татарларында бу төр кызлар калфагы бигрәк тә тотрыклы булган. Мондый озын калфакны башка кигәндә, аның читен бер-ике кат бөкләгәннәр һәм өстән маңгайга ука-чачак бәйләгәннәр. Ә менә кара бәрхеттән яки сатиннан чигеп эшләгән озын калфаклар Мишә буе керәшен татарларында XX гасыр башларында да сакланган.
Шәһәрдәге мөселман татар кызлары зур, йомшак капчык калфакларны төрле төстәге ефәк җепләр белән чигеп бизәгәннәр, як-якларына һәм маңгай турысына ука-чуклар тотканнар. Мондый калфакка чачак калфак дигәннәр. Аны кызлар гына түгел, яшь хатыннар да бөркәнчек астыннан кигәннәр.
XIX гасырның икенче яртысыннан кечерәгрәк капчыклы, каты кырпулы хәтфә калфаклар өстенлек ала. Декоратив алымнарына карап, аларны энҗеле калфак, кәнитил калфак, тәңкәле калфак дип йөртәләр.
Шул ук вакытларда кәләпүш формасындагы такыя калфаклар да шактый киң тарала. Аларның да маңгай турысын, кайвакытларда түбәсен дә энҗе-тәңкәләр белән бизәгәннәр.
Yсмер кызлар һәм олы яшьтәге хатыннар чикмәгән такыя калфак кигәннәр. Хатын-кызлар бәрхет калфакларны да яулык яки ефәк шәл астыннан киеп йөргәннәр.

Фото: Зөһрә Исламова.
Читайте нас: