

Бер кечкенә урыс авылында телсез-чукрак Виктор дигән егет яши. Бик өлкән яшьтәге әнисе белән генә гомер кичерә ул. Якындагы район үзәгендәге заводта эшли. Озын буйлы, көчле, зәп-зәңгәр күзле, матур, үзе бик шәфкатьле, гел елмаеп торучан, һәркемгә дустанә мөнәсәбәттә була. Аеруча гүзәл затларга битараф булмый Виктор. Җае туры килгән саен кызларны биленнән кочып ала, яннарыннан елмаеп үтә. Ә яз көне урманга барып, күп итеп умырзаялар җыеп кайта һәм клубтагы һәр кызга тарата торган була.
Бу авыл янәшәсендә бик матур елга ага. Су буенда куе камышлык. Авыл халкы ул камышларны даими чабып тора, көнкүрештә файдалана. Ә елганың теге ярында балалары булмаган бер пар яши. Ире Михаил бик дорфа, каты сүзле кеше, ә кечкенә генә җәмәгате Анна чем-кара чәчле, кап-кара күзле чибәр яшь хатын була. Тик Аннаның күзләрендә чиксез сагыш сизелә. Әллә балалары булмаудан, әллә дорфа ире кыерсытудан...
Йөрәккә кушып та, язмыш кушканнан узып та булмый. Нәкъ шул камышлыкта Виктор белән Аннаның мәхәббәте бөреләнә, кайнар хискә әверелә. Аларның камышлыкта очрашып йөрүен күпләр белә, ләкин беркем дә начар итеп телгә алмый. Викторны яраталар, Аннаны кызганалар. Ә яшь хатын бу мәхәббәттән чәчәк ата, елмаеп йөри башлый, матурлана. Виктор башка кызларга күз дә салмый башлый. Бераздан Анна ир бала таба. Зәп-зәң гәр күзле, коеп куйган Виктор! Бер ел үтүгә янә тупырдап торган малай дөньяга килә. Михаил Аннаны ташлап чыгып китә, Виктор акча эшләргә Себер якларына барып йөри башлый. Берничә ай эшләп, ябыгып, йончып кайта. Ләкин кесә тутырып акча алып кайта һәм улларын, Аннаны тулысынча тәэмин итә. Елганың ике ярында яшәсәләр дә, Анна белән Виктор бер-берсен бик ярата, бәхетле тоя.
Анна берничә ел эчендә дүрт малай таба. Телсез ирнең балалары кеше арасында ким-хур йөрми. Өлкәне мәктәпкә төшкәндә Виктор, яхшы костюмын киеп, мәктәпкә бара, горурланып линейкада басып тора.
Бераздан Анна кыз бала таба. Ләкин ул аны Викторга күрсәтергә дә курка, чөнки кыз абыйларына бөтенләй охшамаган була. Виктор кечкенә төргәкне дулкынланып ачып җибәрә һәм шакката: ак биләүдән чираттагы зәңгәр күзләр түгел, ә чегән баласы кебек кап-кара күзле кыз бага. Телсез ир ярсып китә, Аннаны хыянәттә гаепләп кыйнап ташлый.
Виктор малайларына ярдәм итеп яши, ләкин хатын янына башкача якын бармый. Авыл халкы Аннаны кызгана, авыл җирендә барысы да күз алдында бит, аның Виктор алдында гаебе юклыгына беркем дә шикләнми.
Еллар үтә, Виктор өлкән улын армия хезмәтенә озата. Уллары янында йөргән нечкә генә үсмер кызны ул еш күрә, ләкин сүз дәшми, җылылык күрсәтми. Ә кыз бала шулкадәр әнисенә охшаган була! Ләкин Аннаның күзләренә күптән инде элекке сагыш кайткан...
Бервакыт камышлыкта Виктор кемнеңдер суга батуын, бала-чага кычкырышканын күрә. Ике дә уйламый, елгага ташланып, һушсыз үсмер кызны алып чыга. Ул Аннаның кызы була. Кешеләр йөгереп килеп ярдәм итә, кыз аңына килә, коты очкан Анна да килеп җитә. Виктор бик озак кызның култык астыннан биленә кадәр төшкән, өтерне хәтерләтүче миңенә карап тора һәм әллә нинди авазлар чыгарып, кычкыра башлый. Ул кешеләргә күлмәген ачып, үзенең дә нәкъ шундый миңен күрсәтә. Ул, кызны сак кына күтәреп, өенә алып керә. Кулыннан төшерми, нидер көйләп йөри башлый, күзләреннән яшьләр коела. Бу хәлне күзәткән халык, шаккатып, таралыша алмый тора. Менә Виктор Анна алдына тезләнә, башын идәнгә бәрә-бәрә елый, хатынның аякларын үбә. Ә тормыш тарафыннан бик басылган, йончыган хатынның сагышлы күзләреннән туктаусыз яшь ага...
Фото: freepik.com