Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
12 октябрь 2025, 21:55

Наил ГАЕТБАЙ. Гашыйк булу һәм мәхәббәт

Чын мәхәббәт –  бер-береңә карата ныклы рухи һәм дини принципларга таянган хөрмәт, ихтирамнан чыккан соклану ул.

Наил ГАЕТБАЙ. Гашыйк булу һәм мәхәббәт
Наил ГАЕТБАЙ. Гашыйк булу һәм мәхәббәт

Яңарак гәзиттә бер хатынның хатын укырга тура килде. Ул ире белән гашыйк булып өйләнүләре турында яза. Әмма яшәргә урыннары юклыгы, акча җитешмәве аркасында мөнәсәбәтләренең кискенләшүе, ике яктан да ата-анасы килеп кысылгач, аралары бөтенләй начараюы турында сөйли. Тора-бара ире хатынына берничә тапкыр кул күтәргән. Шулай итеп, ялкынлы хисләр акрынлап бозлы нәфрәткә әйләнгән, алар аерылышкан. “Мәхәббәт юк ул!” –  дип нәтиҗә ясый хат авторы. Сөйләвенә караганда, хатынның гашыйк булу белән мәхәббәт арасындагы аерманы белмәве сизелә.

Хәер, ул гына түгел, күпләр белми бу аерманы. Хәзерге кинолар, сериаллар, бигрәк тә эстрада җырлары егет белән кыз арасындагы барлыкка килгән мөнәсәбәтне – танцаларда, урамда очраклы рәвештә туган, бернинди рухи принципларга таянмаган мавыгуны –  гашыйк булуны –  “мәхәббәт” дип бутый. Шул тойгыны Аллаһ дәрәҗәсенә  күтәрә, аңа табынырга өнди. Тормышны  аңлап җитмәгән яшьләр шуңа ышана, җырлар тарафыннан һичтуктаусыз тылкылгач, гашыйк булуны бөтен бәлаләрдән коткаручы көч дип, яшәешнең төп максаты итеп кабул итә, шуңа гына таянып гаилә корырга маташа. Егет һәм кыз, әгәр кемгәдер гашыйк булмаса, кыенлыкларга каршы тора алмасын, яшәвемнең мәгънәсе бетәр, дигән фикергә килә. Әнә шулай итеп ялгыш рәвештә “мәхәббәт” дип аталган мавыгу – гашыйк булу турында үтә кызыл уйдырма туа. Әмма тормыш үтә кызыллы тиз уңдыра һәм күңел төшенкелегенә бирелүләр, аерылышулар, хәтта үз-үзеңә кул салулар башлана. Хат язган хатыннын язмышы шуңа бер мисал. Аңа үз кайгысының сәбәпләрен аңлату өчен түбәндәгене әйтер идем.

Элекке вакытларда кыз киявен өйләнешүгә кадәр бөтенләй күрмәгән, белмәгән. Хатын ирен гаеп итмәскә, нинди булса да кабул итәргә, аны хөрмәт итәргә һәм аңа буйсынырга кирәклеген белгән, иренең мәхәббәтен яулау мотлак икәнлеген аңлаган. Ире белән яшәүне җенси теләк аркасында түгел, ә Аллаһ кушуы буенча дөрес дип, Ходайга рәхмәт әйтеп кабул иткән.

Чын мәхәббәт –  бер-береңә карата ныклы рухи һәм дини принципларга таянган хөрмәт, ихтирамнан чыккан соклану ул. Никадәр хөрмәт көчле булса, мәхәббәт тә көчле. Шуңа ихтирамны күз карасындай сакларга, аны үстерергә кирәк.

Гашыйк булу чын мәхәббәтнең башы гына. Әгәр чын мәхәббәткә әверелмәсә, гашыйк булу тормыш авырлыклары аркасында бик җиңел юкка чыга. Чөнки ул буш җирдә очраклы барлыкка килгән, аның рухи нигезе юк. Ә чын мәхәббәт һәрчак дөнья кыенлыкларын ризалык белән кабул итә. Аларга артык игътибар итми, хәтта күрми, шуңа бернәрсәгә бирешми яшәвен дәвам итә ала.

Эстрада җырлары данлаган “гашыйк булышу” мәхәббәт түгел, ә бернинди принципка нигезләнмәгән вакытлыча хис ул. Эстрада һәм сериаллар шул “гашыйк булу”ны күбрәк яшьләрнең игътибарын җәлеп итү өчен махсус “мәхәббәт” дип атый. Балаларны тынычландырыр  өчен уенчык биргән кебек, бәлки вакытында яшьләрне дә мавыктырыр өчен шушындый уенчык кирәктер. Фәкать бала үскәч, уенчыкның буш нәрсә икәнлеген аңлаган кебек, һәркем, акыллана төшә, гашыйк булуның матур уенчык кына икәнлегенә төшенергә, гаилә корганда һич тә аның кебек җиңел-җилпе тойгыга таянырга ярамаганлыгын белергә тиеш.

 

Фото: Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас