– Әни, әни дим, Ай нигә моңсу?
– Балакаем, бәләкәй генә көеңә әллә нинди сораулар бирәсең. Синең кебек кызчыклар уенчык турында хыяллана, курчак уйный... Ә син айга ук менеп киттең.
– Әни, әнием! Ә беләсеңме, мин ул айның эчендә көянтә, чиләкләрен аскан Зөһрә кызны курәм.
– Ә син аны кайдан беләсең, кызым?
...Айгизә балачак хатирәләреннән айнып киткәндәй булды, Чыннан да кайдан белде соң әле ул бәләкәй чагында ук Таһир-Зеһрә кыйссасын? Ә-ә хәтерли, картәнисе сөйләгән иде бугай.
...Ай гына чыкса ярар иде... Айгизәнең моңсу карашлары төпсез, чиксез караңгы күккә баккан. Төн пәрдәсен ертып ташлап, Айны тизрәк чыгарасы килә аның.
Ай чыкты исә Айгизәнең шатлыгы эченә сыймый. Аның сөйгәне – Таһиры шунда бит! Юк, аның исеме Таһир түгел. Ул, шулай, күңеленнән генә узен – Зөһрә, аны Таһир дип атый. Ул шулай иң якын сердәше Ай белән сөйләшә дә, үзенең пакь хисләрен көндәлегенең ап-ак юлларына тезә...
Ә бүген әллә нигә күңеле тулып тора. Нәрсә булды, үзе дә аңламый. Ичмасам, ае да чыкмаган. Нигә чыкмый икән ул? Күптән инде, күптән күренгәне юк. Ул Аен шул хәтле сагынды... Бүген, әйтерсең, Көндәлек көне. Сөйләште дә сөйләште аның белән. Берчә сердәше-көндәлегенә Айзатны сөйләде, мактады. Берчә, Айзатның үзенә мөрәҗәгать итте: «Айзат, мин сиңа бервакытта да яратам дип әйтмәдем. Мин беләм, син көттең, син Ул сүзне көттең... Ә мин әйтергә курыктым. Бу суз көн күрсә, көч–куәте кимер кебек тоелды. Минем Ул сүзем шундый ихлас һәм кадерле иде. Әйтелмәгән сүзләр әйтелгәннән кадерлерәк буладыр, мөгаен. Көндәлектә генә яшәргә тиештер алар. Айзатым, мин бит сине... Мин бит сине шашып!!! Шашып...»
Кинәт Айгизә тертләп китте. Төнге тынлыкны бозып, кемдер тәрәзәгә бик каты итеп таш кебек нәрсә белән бәрде. Айзат түгел икәнен белә ул. Ах! Теләми бит! Теләми бит! Йөрмәсәгез икән бу тирәдә. Күңеле рәнҗеде. Ник аның хыял дөньясын җимерәләр? Кызны аларның хәтта кем икәнлеге дә кызыксындырмый бит! Әйтерсең дә сайрарга дип кунган сандугачны куркыттылар. Әйтерсең дә, камышлар арасында горур йөзеп йөргән Аккошны өркеттеләр.
Мазасына тиеп күзенә кереп барган бәндәләрдән гарык ул. Татлы уйлар газапка әйләнде. Кемнедер сагыну хисе күрәсе дә килмәгән башкаларның борчуына карата туган нәфрәт белән аралашты. Тәрәзәгә берничә кат бәргәннән соң киттеләр бугай, ниһаять, тынлык урнашты. Буыннары дерелдәп төшкән кыз кулына кабат ручкасын алды:
«Айзат! Акыллым! Нәкъ әлеге минутларда минем янда булсаң иде дә бит...» Нинди көн булды соң бүген? Тегеләр китте бугай. Ә күңелдә... Нигә бүген аеруча тынгысыз ул?
Тышта җил улады. Бер генә катлы биек итеп эшләнгән иске генә агач интернат та, аумасам гына ярар иде дигән кебек, шыгырдап–ыңгырашып куйды. Ә шул авыш-тәвеш булып беткән иске генә бинада пакь һәм саф Мәхәббәт яшәгәнен кем белсен???
Ташландык бакчада да бит, кайдандыр, Ходай кодрәте белән төшкән орлыктан үсенте шытып, үсеп, тирә-якка нур сибеп, гөрләп чәчәк атып утыра. Һәм моңа беркем дә гаҗәпләнми.
Югары уку йортын тәмамлагач юлланма белән килде бирегә Айгизә, гомерендә дә ишетмәгән чит-ят районга, чит-ят авылга...
Кыз кулындагы көндәлегенең битләрен бөгәрли башлаганын да сизмәде. Борчулы уйлар янә күңелен кузгатты. Булмаса иде шул үкенечләр! Нигә соң ул Айзаты янына очрашуга бармады икән. Ул чакырды бит, үзе чакырды! Бармыйм, – дип кистереп әйтсә дә, очрашуга җаны атлыгып тора иде ләбаса... Ә ул көткәндер инде. Көткәндер... Барыбер төн буе керфек тә какмый чыкты Айгизә. Нәрсә бу? Горурлыкмы? Кемгә хаҗәт икән ул горурлык мондый тәрбиясез заманда?
...Сызылып кына каяндыр гармун моңы ишетелде. Кемдер табын корып утыра бугай. Мондый төндә гармун тавышы да сыктау булып яңгырады. Айгизәне ул янә бер хатирәгә алып кайтты...
...Иптәш егетнең туена шаһит булып кайткан элеккеге танышы Сабир, шаһитлык бурычларын онытып, Айгизәләрнең йорт алдындагы эскәмиядә гармунын уйнап таң аттырган, имеш. Ул көнне Айгизә шәһәрдә иде. Бу хәбәрне аңа өйдәгеләр җиткерде.
И-и-и, ул егетләр, җепкә таксаң да бетәрлек түгел. Тик күңел ишеген шакыган берәүгә ачарга ашыкмады кыз. Айгизә боларын да көндәлегенә язып куйды. Әйтерсең дә үзенең тугрылыгы хакында Айзатка отчет бирә иде.
...Ул язуыннан бермәлгә туктап калды. Аһ, ник түгелде бу хисләр көндәлегенең битенә? Тигезле-тигезсез хәрефләр сикерешеп алдылар, фикере чуалды...
«Юк, юк, ышанасым килми. Миңа, нигәдер, бүген син теге... теге хатында – Люзиядә кебексең... Син бит аңа кермисең, әйе бит? Син бит андый түгел! Берүк кенә андый булма!»
Ул борчулы уйларын куарга тырышты. Тик тыңлаусыз күз яшьләре генә акты да акты, акты да акты...
«Моның булуы мөмкин түгел!» – дип юатырга тырышты ул үзен. Ул вакытта нигә кинәт шундый шик туды соң әле аның куңелендә, үзе дә аптырый Айгизә. Нигә? Люзия ханымның ире командировкага киткән җиреннән бөтенләй кайтмаган, икенчегә өйләнеп калган. Аңардан ир–ат өзелмәсә дә, әлегә кадәр кем кергәнен кем чыкканын искә дә алмады Айгизә. Һәм бу аңа кирәк тә булмады. Ул төнне кыз йокы күрмәде. Таң беленергә күп калмаган иде, ишеген ачып залга чыкты һәм... үзе табынып йөргән Айзаты белән бәрелешә язды...
Кеше сүзләренә ышанмаган иде. Үз күзләренә ышанды Айгизә. Ышанмый кая барасың. Ап-ак нурларга төренгән ак хыяллар челпәрәмә килде. Айзат өчен оялды ул, җир тишегенә кереп китәрдәй булды... Кыз гасабиланып соңгы язмаларын кат–кат укыды. Күз алдында хәрефләр, сүзләр биеште. Кем уйлаган... синең хакта уйлап, синең белән хыялланып утырганда, син шунда якында гына, бер стена аша гына булгансыңдыр дип, кем уйлаган... Хыял белән ачы хакыйкатьнең бәрелешүеннән барлыкка килгән упкын алдында гаҗизләнеп калган иде кыз. Бу өнме, әллә төшкенәме?
Кайчандыр ике арада булган сөйләшүне дә хәтерли әле ул. «Мин сиңа ышанып дөрес эшлимме?» Мөлаем гына, ягымлы тавыш, кадерле тавыш өзелеп көткән, теләп көткән җавапны кайтарды. Айгизә ике кулы белән колакларын томалады. Ә Айзатның җавабы һаман, һаман яңгырады кук: «Әйе, әйе, әйе!»
Кыз көндәлегенең чиста битен ачты да каерылган канатыннан кан саркып торган яралы кош баласын хәтерләткән Мәхәббәтен ничек юатырга да белмичә, кайчан гына әле кадерлесе саналган кешегә әйтеләчәк сүзен аркылы-торкылы итеп язып куйды: «Син... Син... Хыянәтче!» Шуның белән көндәлек ябылды. Көндәлеге белән бергә берәү өчен генә ачылган күңел ишеге дә сыкрый-сыкрый, рәнҗи-рәнҗи ябылды күк.
Көндәлекнең башланмаган, язылмаган ап-ак битләре күп әле...
Ә төнге аяз күктә барсы да элеккечә, әнә, ай да калыккан. «Бирешмә!» дигәндәй, күз кысышып йолдызлар җемелдәшә...
Фото: chel.mk.ru