Əлбəттə, өйлəнешкəнче һəр яшь кеше үзенең яхшы якларын гына күрсəтергə, ошарга тырыша, елмаеп, ягымлы итеп сөйлəшə, очрашкач, сөйгəнен кочаклый, үбə. Бу чорда алар бер-берсенең житешсез якларын күрми, ə өйлəнешкəч, күплəр тынычлана, максатыма ирештем, хəзер инде ягымлы булуның, ярарга тырышуның кирəге юк, балалар булгач, ярым беркая да китмəс, ди. Шуннан эйфория, гашыйклык хислəре акрынлап юкка чыга бара, күңеллəре бизə башлый, җитешсез якларга күзе ачыла. Шул вакыттан мəхəббəт утының сүрелə, сүнə башлавын көт тə тор, бу хəл мөнəсəбəтлəрнең өзелүенə, хəтта аерылышуга китерергə мөмкин.
Яшьлəр андый хатаны ясамасын, кризис этапларын лаеклы үткəреп җибəрсен иде. Ширбəт аенда ничек яшəгəнсез, гомер буена шулай яшəргə тырышырга кирəк, бары шул вакытта сез иң бəхетле пар булырсыз. Үзеңне түгел, аны бəхетле итəм, ул миннəн канəгать булсын иде, дип, аңа ярарга тырышсаң, ул синең хөрмəт итүеңне, аның турында кайгыртуыңны, сине аңлавыңны, синең чынлап торып терəк-таяныч икəнеңне күрəчəк, сизəчəк һәм, əлбəттə, үзе дə җавапсыз калмаячак. Бу — дус-тату тормыш кагыйдəлəренең берсе. Хатыны бəхетле булганда гына ир кеше үзе дə бəхетле була ала, шуңа да ир кешегə хатынын ничек тə бəхетле итəргə, аңа булышырга тырышырга кирəк.
Хатыным Илгизəнең кəефе күтəренке булса, елмайса, көлсə, миңа бик тə рəхəт, мин үземне иң бəхетле кеше дип хис итəм. 50 ел дəвамында мин əле дə булса шундый принцип белəн яшим һəм моңа һич тə үкенмим.
Рухи бердəмлек булу мөһим. Тормыш юлы тигез генә түшəлмəгəн, урыны белəн сикəлтəлəре, киртəлəре, чокыр-чакырлары очрый, аяз көннəр болытлы, яңгырлы көннəр белəн алмашына, салмак, тын гына җил кинəт көчле давылга əйлəнергə мөмкин. Гаилəдə савыт-саба шалтырамый тормый. Бер парның да кризис чорын читлəтеп узганы юк. Фикер каршылыклары, аңлашылмаучанлыклар, кызу бəхəслəр, бер-береңə дəгъва белдерүлəр, үпкəлəшүлəр – тормышта була торган хəллəр. Ачуланышуларның сəбəбе, гадəттə, бер-береңне тыңлый, ишетə, эмоциялəрне йөгəнли белмəүдə, кемнеңдер өстенлек алырга, баш булырга телəвендə, хəлəлен кимсетеп, түбəнсетеп, үзенең дəрəҗəсен күтəрергə тырышуда. Əгəр җәмәгатең тупас тавыш белəн сине тирги икəн, аңардан да уздырып җавап бирүнең кирəге юктыр. Киресенчə: “Миңа синнəн шундый сүзлəр ишетү бик авыр”, – дип əйтү, үзеңнең кичерешлəрең, бу хəлдəн соң үзеңне начар хис итүең турында əйтүең хəерлерəктер, шул вакытта ул да сүрелəчəк, тынычланачак.
Тагын бер кагыйдə: əгəр конфликт килеп чыкты икəн, үпкәләшүне озакка сузу, ирен турсайтып йөрү һич тə дөрес түгел. Сөйлəшергə, өстəл артына утырып, эмоциясез, кычкырмыйча, җикермичә, килеп чыккан фикер аермалыкларын, проблемаларны дипломатлар кебек акыл белəн, хəл итү мөһим. Гаилə тормышы зур сабырлык белəн эш итүне сорый. Сөйлəшеп килешергə, əдəп һəм нəзакəт белəн ягымлы итеп, бер-береңнең хаталарын, дөрес эшлəнмəгəн гамəллəрен күрсəтеп, үткəн ачуланышуларны искə төшермичә генə бер фикергə килергə тырышырга кирəк. Якын кешеңне үзең телəгəнчə сүтеп корырга, үзеңчə тəрбиялəргə, үзгəртергə маташырга кирəкми, ул барыбер əллə ни үзгəрмəячəк, шул ук үзе булып калачак.
Шəхсəн үзем, хуплау һəм мактауга караганда, уйлап əйтелгəн акыллы тəнкыйтьне ныграк ярата төшəм. Тəнкыйть – үзенə күрə савыктыргыч дару, ул хаталардан, ялгышлардан саклый, алга таба яхшырак, гыйлемлерəк, мəдəнирəк булырга ярдəм итə. Медицина хезмəткəрлəре безгə укол кадаса, ничек кенə авырттырса да, без аларга ачуланмыйбыз, рəхмəт əйтəбез. Хатыным миңа ризасызлык, шелтə белдерсə, тəнкыйтьлəсə, мин аңа юмор белəн: “Шелтəң өчен рəхмəт, яшьмен əле, төзəлермен”, – димен. Мин аны тəнкыйтьлəсəм, ачуланып əрлəргə уйласам, ул да, елмаеп, шулай ук җавап бирə. Тəнкыйтьтəн кəефебез төшми, күтəрелə генə.
Үзара мөнəсəбəт — көзге белəн кайтаваз кебек. Көзгегə карап елмайсаң, ул да елмая, чытык чырай күрсəтсəң, ул да чыраен сыта. Кайтавазга “яратам” дисəң, ул да “яратам”, ди.
Ничек кенə телəсəк тə, һəрвакыт ягымлы, бал да май, төче булып булмый, алай яшəүнең кызыгы да булмас иде, мөгаен. Нигезле сəбəбе булса, тəнкыйть кирəк, əмма тəнкыйть беркайчан да шəхескə кагылырга тиеш түгел. “Син берни аңламыйсың, син башсыз, ахмак, юньсез, оятсыз, ялганчы” кебек урынсыз, хəтта мөнəсəбəтлəргə яный торган, шəхесне хурлый, кимсетə торган эпитетларны кулланырга кирәкми. Нинди генə булмасын, тупас сүз белəн кимсетүне – һəркем авыр кабул итә, соңыннан хәләлең ничек кенə гафу үтенсə дə, күңелдə барыбер авыр тəэсир калдыра. “Сүз белəн кешене үтереп тә, күклəргə күтəреп тә була”, дигəн халык əйтемен исегездəн чыгармагыз. Син молодец, булдырасың, тырышасың, син минем өчен иң яхшы кеше, əл дə син — бар, син — Аллаһның миңа биргəн иң зур бүлəге, дип мактау, канатландыру хəерлерəк. Мəче дə бит сыйпаганны, иркəлəгəнне ярата, кеше дə нəкъ шулай. Əлбəттə, бу сүзлəрне саф күңелдəн, риясыз əйтү мөһим. Үзара мөнəсəбəттə икейөзлелек, рия булырга тиеш түгел, əгəр булса, ул шунда ук сизелə, бигрəк тə хатын-кыз табигате белəн зирəк, сизгер, ул ясалмалылыкны, ялганны бик тиз тоя. Хатыныңа мактау сүзлəрен, комплиментларны чын күңелдəн генə əйтергə кирəк.
Тагын бер җитди кагыйдə: үзара гафу үтенегез һəм гафу итə белегез. Язык, ялгыш эшегез, хатагыз, ычкынып киткəн начар сүзлəр өчен гафу үтенегез. Əмма тупас сүзлəрне, бигрəк тə кул күтəрүне, кыйнауны бер һəм берничə тапкыр гафу итсəң, гомер буе җəберлəнеп, кыйналып яшəячəксең.
Гомер буе эт белəн мəче кебек яшəгəн парлар да 50-60 еллык юбилейларын билгелəп үтəргə мөмкин. Əмма андый гаилəдə ир белəн хатын икесе дə, балалар да бəхетсезлəр. Бəхетле гаилəдə генə бəхетле балалар тууы һəркемгə билгеле. Гаилə тормышы бик катлаулы, шуңа күрə барлык хәллəрне күз алдында тотып киңəш бирү мөмкин түгел. Төрле хəллəрдə үзара һəм башкалар белəн киңəш корып, эшнең асылын аңлап, акыл белəн хəл итү үтə мөһим. Минем һəм башкаларның илле еллык гаилə тормышыннан тормышыннан чыгып биргəн киңəшлəремə колак салсагыз, файдасы тими калмас. Əгəр үзегез шул юнəлештə гыйлемегезне камиллəштерə барсагыз (хəзер ул турыда китаплар бихисап, Интернетта да мəгълүмат бик күп), гомергə бергə булырсыз, арагыздан кара мəче түгел, җил дə үтмəс.
Əтием белəн əнием 62 ел бергə гомер иткəннәр, авыр сугыш алдыннан, аннан соңгы елларда яшəгəннəр, алты бала тəрбиялəп үстереп, аякка бастырганнар, һəрбербез ныклы гаилə корды. Хəлəлем Илгизəнең əти-əнисе 51 ел бергə яшəгəн, бабай Курск дугасында 1943 елда бер аягын калдырып, сəламəтлеген какшатып кайткан, иртə вафат булды. Алар биш бала үстергəн, балаларының гаилəлəре шулай ук тотрыклы булды. Читен тормышта яшəсəлəр дə, гаилə мөнəсəбəтлəре турында белемнəре булмаса да, безнең əти-əнилəрнең гаилəлəре таркалмаган, аларны əҗəл генə аерган. Бу уңайдан шуны əйтергə кирəк: ул заманда аерылышу хурланмаган, əдəпсезлек булып исəплəнгəн. Ата-аналары аерылышмый яшəгəннəрнең балалары да, статистика буенча, бик сирəк аерылыша. Минем дə, Илгизəнең дə туганнары аерылышмады, Аллаһка шөкер.
Əгəр без тормыш көтə башлаганда кемдер безгə шундый үгет-нəсыйхəтлəр, киңəшлəр биргəн булса, без күп кенə хаталарны эшлəмəгəн булыр, күпкə дусрак, бəхетлерəк булган булыр идек. Əмма белем, тирəн акыл еллар дəвамында гына, күп вакыт күңелсез вакыйгалар аша, кайвакыт аяныч, ачы тормыш тəҗрибəсе белән килə.
Əйе, гаилə тормышы – даими, өзлексез хезмəт. Ир белəн хатын булу – Аллаһы Тəгалəнең безгə биргəн иң зур бүлəге. Байлыкта да, фəкыйрьлектə дə, сəламəт чакта, авыру вакытта да, үлем аерганчы бер-береңне яратырга, бергə булырга безгə Аллаһы Тəгалə үзе кушкан.
Мин 76 яшемə җиткəнче бик күп аерылышуларга шаһит булдым. Баштарак бер-берсенə гашыйк булып, яратышып өйлəнешкəн кебек тоелалар, дус-тату, бер-берсеннəн канəгать булып яшилəр, əмма азмы-күпме үтүгə нигəдер ачуланышалар, ызгышалар, аннары дошманлашып аерылашалар. Статистика күрсəтүенчә, аерылышулар саны күбəя бара, кайбер төбəклəрдə 70-80 проценттан да артып китə, шундый ук тенденция кайбер чит иллəрдə дə күзəтелə. Мин үтə матур башланган, ə азагы аяныч тәмамланган гаилə тормышларының сəбəплəре турында күп уйладым һəм шушы мəкалəне язарга булдым. Фәһем һәм гыйбрәт алсагыз иде!
Фəнзəви МИҢНЕƏХМƏТОВ,
Балтач районы, Иске Яхшый авылы.
Фотода Илгизə һəм Фəнзəви Миңнеəхмəтовлар.