Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
16 июнь 2025, 19:22

Ул кайтты!

Рөстәм НӘБИЕВ яңа туган улын һәм хатынын алып кайтыр алдыннан “Мать и дитя” клиникасы төбеннән укучыларына мөрәҗәгать итте.

Ул кайтты!
Ул кайтты!

Биредә гомеремдә икенче тапкыр басып торам. Һәм тагын – өнсез калып. Куркудан түгел, бәлки миңа шаһит булырга ышанып тапшырылган иң бөек серне аңлаудандыр. Безнең дәвамыбыз туды. Моны үз күзләрем белән күрә алуым өчен язмышка чиксез рәхмәтлемен. Безнең киләчәгебезнең дөньяга ничек килүен күрү бәхете насыйп булды.

Мин ышанам, безнең ыруларыбыз – Индира ыруы, минем ыру, безнең ата-бабаларыбыз нәселе, безгә фатиха биргәннәрдер. Бу мизгел – үзе үк аларның гасырлар аша тапшырылган кыйммәтле бүләге. Бала тудыру залындагы тынлыкта аларның пышылдашуларын ишеткәндәй булдым.

Мин Индираның яныннан китмәдем. Бала тапканда бар көчемне куеп ярдәм итәргә тырыштым – сүз белән, кагылуым белән, бары тик үземнең барлыгым белән. Ләкин мин бирә алган бөтен нәрсә – аның фидакарьлеге океанында бер тамчы гына. Ул барысын да үзе эшләде.

Моны сүз белән әйтеп бетерерлек түгел. Хатын-кыз... Ул үзен калдыксыз бүләк итте. Артына борылып карамыйча. Гомерен, сәламәтлеген, бар булган нәрсәсен куркыныч астына куеп. Бер максат – бу дөньяга яңа җан бүләк итү өчен. Безнең балабыз. Ул – тормыш дәвамчысы. Бу мизгелләрдә мин дога кыла идем. Аллага бик нык ялвардым. Әти-әниемнең рухларын ярдәмгә чакырдым, алардан ярдәм сорадым. Аларның җаннары янымда, алар, күзгә күренмичә, Индираны менталь, рухи яктан яклыйлар, бу юлны үтәргә ярдәм итәләр, дип ышана идем.

Бу – батырлык. Бу юлны үткән һәр хатын-кыз үзен күтәреп кенә йөртүгә лаек. Чын-чынлап. Без бит еш кына ул кичергән авырту, курку, гаҗәеп киеренкелек һәм куркыныч упкынын күрмибез дә. Без бу йөкне күтәреп йөрмибез. Ә Ул күтәрде. Һәм алып барды.

Индира... Мәхәббәтем минем. Көчең өчен рәхмәт, үзеңне корбан итүең өчен, кыйммәтле бүләгең — тормышыбызның өч чәчәге өчен. Ике кыз һәм бер ул — безнең варисларыбыз, нәселебезне дәвам иттерүчеләребез. Мөмкин булса, мин синең каршыңа тезләнгән булыр идем. Синең батырлыгыңа чиксез сокланудан. Моны сүз белән аңлатып булмый. Бу изге.

Алган тәҗрибәм җанны актарды. Һәм мин чын күңелдән һәр ир-атка моны кичерергә телим. Үз балаңның тууын күрергә... Беренче сулышын... Беренче кычкыруын... Синең тән һәм кан дәвамыңның беренче мизгелләрен. Бу – мин күргән иң искиткеч, иң чиста һәм гүзәл нәрсә. Аннан да көчлерәк нәрсә юк. Моннан да мөһимрәк нәрсә юк.

Ирләр, бала тапкан сөйгәннәрегез янына барыгыз. Янәшә булыгыз. Курыкмагыз. Сез могҗиза һәм батырлык үрнәге күрерсез. Тормышның башлангычын һәм мәхәббәтнең чиксез көчен тоярсыз.

Бу әйтеп бетергесез матур. Бу илһамландыра. Бу сине мәңгегә үзгәртә. Бу тормышның үзе...

Фотолар Рөстәм НӘБИЕВның телеграм-каналыннан алынды.

 

Ул кайтты!
Ул кайтты!
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас