Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
6 июнь 2025, 01:43

Гөлсимә ЗИННӘТУЛЛИНА. Бәхет юлллары урау

Менә бит, бер уңмасаң, һич уңмыйсың икән,  миңа ирле  булып,  гаилә корып  яшәү  язмаган, күрәсең. – Туй балдагын югалту –  ул  бәхетсезлеккә ишарәдер... Димәк, безгә Тимербулат белән бергә булырга язмаган, без насыйп ярлар түгел булып чыга, дип,  үзенчә фараз итте Җәүһәрия.

Гөлсимә  ЗИННӘТУЛЛИНА. Бәхет юлллары урау
Гөлсимә ЗИННӘТУЛЛИНА. Бәхет юлллары урау

Кешенең үз гомерендә өч туе була диләр. Беренче  туен кеше үзе дә белми, аның әле бу дөньяга яңа күзен ачкан мәле генә булгач, ул аны  хәтерләми дә. Ә инде үлгәч,  кеше үзенең өченче туен  үзе күрми, димәк,  кеше бер генә туен хәтерендә калдыра. Ә  Җәүһәрия инде күптән утыз  яшен тутырса да, шул, көтеп алган бердән-бер   туена һаман өлгәшә алганы юк...

Эш шунда, кыз  яшьлегендә бер егетне яратты. Әмма  аның белән   күптән  юллары  аерылса да, кыз һаман  сөю хисен йөрәгеннән йолкып ата  алмый. Аның  тамыры бик тирәндәдер, ахры. Ә ул сукыр мәхәббәтне күптән йөрәктән алып атарга кирәк иде.   Бер яклы гына булган сөю белән гаилә төзеп тә, бәхетле булып та булмаганын белә Җәүһәрия, ник белмәсен,тик йөрәгенә боерык бирә алмый шул. Ялган вәгъдәләрен биреп, кызның йөрәк түреннән урын алган Рамил атлы егет хәзер кайда йөри  икән?  Бәлкем,  ул инде күптән кызны оныткандыр, ике ятып бер төшенә дә кермидер? Ә кыз исә һаман сары сагышта... Аның күзенә башка бер егет заты да  күренми. Йөрәгендә дә, уйларында да фәкать ул гына! Хыялый  димә  инде хатын-кызны!

Җәүһәрия оялчан, бик кыюсыз, дөнья күрмәгән авыл кызы  шул. Әнисе: “Кызым,  сукырга таяк тоттырган кебек, кешегә генә таянып йөрергә өйрәнмә,тормыш ул көчлеләрне ярата, үзеңә-үзең юллар ярып йөрергә өйрән, синең ярдәм көтәр кешең юк, көчле һәм кыю булсаң, алдыңа баскан сынауларга бирешмәссең”, – дип кызына  нотык укыды. Башына кереп калсын, дигәндер инде. Кызын ияртеп йөрергә үзенең дә  урысчасы  “ипи-тозлык” кына, кесә ягы да чамалы. Үзе дә гомерендә авылдан читкә “турфы”дан башка җиргә барганы булмады. Әнисе  әйткән сүзендә  нык  торды, кызын җитәкләп йөрмәде. Нибары:  “Йөргән таш шомара ул, шомарырсың әле”, – дип, кызына   кирәк-ярагын салып, юл сумкасы тоттырды  да   юлга     озатты. Ярый әле юллары, киләчәккә корган хыяллары күрше кызы белән  тәңгәл килде. Илдария  исемле   сабакташ  күрше кызның  әтисе аларны ияртеп, ярдәм итеп  йөрде. Бергә  документларын тапшырып,  имтиханнар биреп укырга керделәр. Яшьлегендәге шушы  адымы тормышында аны  бәхетле итте, кыз  гомерлек  һөнәрле булды. ”Һөнәрле  үлмәс, һөнәрсез  көн күрмәс”, – дигән халык мәкален гел исендә тотты кыз. Бу сүзләрдә никадәр  хаклык бар икәнен эшли башлагач кына белде ул.

Күрше  кызы  Илдария, әтисе җитәкләп йөрмәсә дә,  үз дигәненә ирешкән булыр  иде, чөнки ул кыю, ә Җәүһәрия – йомшаграк, оялчанрак.  Кыюсызларга  этәргеч  булырдай   дуслар кирәк шул. Өч ел буе бергә яшәделәр. Гел бергә генә йөргәч, таныш-белешләр аларны хәтта “Ишәй  белән Кушай”  дип йөртә башладылар. Ә укуга килгәндә, мәктәп елларыннан ук инде икесе дә тырыш, булдыклы булды  алар.

Менә  диплом алыр көн дә җитте. Гомердә бер тапкыр гына була торган бу тантаналы  матур көн кызның күңелендә якты истәлек  булып уелып калды. Кызларның икесенә дә кызыл диплом эләкте!  Өстәвенә,  хезмәт итәсе урынга юллама да бирделәр. Тик Илдария юлламаны Себер якларына алды. Чөнки чая кыз шул арада тормышка чыгарга да өлгергән иде.

Кыюсыз  Җәүһәрия тагын ялгыз калды. Ул  дус кызыннан аерылгач, үзен канатсыз кош кебек тойды. Ичмаса, ни бер киңәшләшер кешесе, ни югарыда утырган туган-тумачасы  юк  аның...

Аллаһка шөкер,   район дәваханәсендә  аңа эш табылды.  “Гиппократ” антына тугры булып, эшен яратып башкарды кыз. 

Училищеда укыган чакта аларның төркемендә  гел кызлар  иде. Чит шәһәрдә кич чыгып йөрмәде. Кызның бүгенгә кадәр егет-җилән белән якыннан танышканы булмады.

Язлар җитте. Менә хезмәт юлын башлаганына да бер ел тулып килә. Язларда агачлар гына түгел, күңелләр дә бөреләнә икән! Быелгы яз  кызга  тәүге мәхәббәтен алып килде. Җәүһәрия үлеп гашыйк булды! Язын аткан шомырт чәчәгедәй ак һәм саф хисләр кочагында тибрәлде. Кыз җирдә атламый, гүя, очып кына йөри! Шулчак гашыйк кызга бар дөнья матур,  кешеләр ягымлы, кешелекле, тормыш гел ак төстән генә торадыр кебек  тоелды. Кара әле, ул ничек моңа кадәр дөньяның шулкадәр матурлыгын, кешеләрнең әйбәтлеген   тоймаган  соң? Кошлар җырын ишетмәгән, йолдызлар  җемелдәшкәнен күрмәгән? Колагында да җыр гына, йөрәгендә дә моң гына...  Кызның күзе башкаларны күрмәс булды, гүя   аның өчен Рамил  генә бар! Яшь йөрәге ул дип кенә тибә,   сөюдән  күзе-башы томаланган кыз  әле егетнең  тасма телле, үткән-сүткәнгә мәхәббәт өләшеп йөрүче бер  “узгынчы” икәнен белми иде... 

Мәхәббәт “сукыр” диләр, кызның сөюдән тәмам исергән мәле иде. Шулай  кызның бер ел гомере сизелмичә дә үтеп китте. Тик   соңгы вакытларда егеткә нидер булды, Җәүһәриядән читләшә, суына барды. Килгәндә килде, килмәгәндә юк... Ә кыз тәрәзәсеннән карап көн дә аны көтте. Һәм түзмәде, кызлык горурлыгын җиңеп, егетнең дуслары аша белешеп карады, әллә Рамилгә берәр нәрсә булганмы, бәлки сырхап киткәндер дип уйлады. “Юк, – диделәр егетнең дуслары, – кайгырма, таза-исән, эшләп йөри, тик аның  күңеленә “башка сандугач” кергән бугай”... Кызга бу сүзне ишетү үлем белән бәрабәр иде. Ятса да, торса да Рамилнең: “Җәүһәриям, алтыным, әнә кара, ай да шаһит, мин сине генә яратам һәм яратачакмын”, – дип,бер айлы кичтә биргән антының ялган булганына ышанасы килмәде. Егетнең бүгенге хыянәте  саф күңелле кызны аяктан екты. Дөньясы караңгыланды, болыт басты... Мәхәббәтне  зур илаһи көч дип таныган кызга, вәгъдәсендә тормаган хыянәтче егетне аңлау авыр иде. Кыз өчен вәгъдә – иман иде шул, ул шундый рухта тәрбияләнгән. Яралы коштай өзгәләнде, күзеннән яшь китмәде. Ул бүген яраткан уенчыгын җуйган сабый хөкемендә калган иде...

Шулай  итеп, Җәүһәрия  үзенең  мәхәббәте  белән ялгызлык кочагында калды. Бар тырышлыгын, көчен  эшенә юнәлтте, төшенкелеккә бирелмәскә, бу “ямьсез төшне” онытырга  тырышты. Эшендә кешеләр белән аралашып йөрәгенә дәва тапты. Шулай гомерләр үтә торды. Агымдагы  еллар эчендә кыз башкага күз дә атмады. Яңа танышларының я  бер ягын, я икенче ягын ошатмады. Шулай итеп  яше уза барды. Ә яраткан егете әйләнеп килмәде...

Җәүһәриянең   эчке халәтен сизеп торган якыннары берчак дәррәү килеп,  аны  димләп  кияүгә бирергә уйладылар. Тоткан җирдән сындырырга яраткан әнисе: “Кызым, яшьлек язы бер вакыт кына, ә син инде җәйләреңә чыгып барасың, гомер буе оя кормаган кәккүк кебек яшәмәссең бит?” – диде һәм туган-тумачаларының димләү тәкъдиме турында әйтте.  Ә кыз   битараф иде...

Эзләгәнгә табыла, диләр, димчеләр нәкъ “чиләгенә капкачын” табып бирделәр,  егет  тә  бер күрүдә кызны ошатты.  Егетнең  исеме дә җисеменә туры килеп тора.  Тимербулат. Ул үзе дә тимердәй  нык  һәм ышанычлы  кебек  тоелды кызга. Шуңа кыз каршылык  та  күрсәтмәде, шатлыгын да белдермәде.

Менә билгеләнгән туй көне дә килеп җитте. Әмма кыз туй күлмәген дә, ак бөркәнчеген дә  кайгыртмады, әнисе прокаттан  алып кына кидерде. Чөнки ул гүя бу туйда үзе катнашмый да иде кебек. Әниләре нәрсә эшли, ул шуңа риза булды. Ә күңеле белән эчтән генә һаман үзенең теге “югалган” егетен уйлап хыялланып утырды... Хатын-кыз хыялыйрак зат бит, хыялланып яшәргә ярата. Ә теге егете исә кызны уйлап та карамады, чөнки ул аны күптән оныткан иде, алай гына да түгел, күптән бала атасы иде инде ул...

Тормышта  элек-электән димләп өйләнешү булган. Димчеләр кемнең  каланчасы кемнеке  белән  тигез  булганын, кемнең кем белән җырлары бер булырын чамалый алганнар. Кызлар килен булып төшкән җирләрендә таш булган, берсе дә  әйләнеп  ата нигезенә кире кайтмаган.

Менә  Җәүһәрия  белән  Тимербулат  та   шулай элеккечә димләттереп өйләнешеп,   матур гына яшәп киттеләр. Тимербулат  кызны бер күрүдә яратты. Ә кызның  әлеге  корырак гадәтен ул аның оялчанлыгыннан, кыюсызлыгыннан күрде. Егет   үзе шулай уйласа да, аның  әнисе дә бар бит әле! Ул хатын-кыз  кавеменнән, җир астында елан күшәгәнне дә ишетә,  дигәндәй,  килененең  улына    салкын икәнен бик тиз   сизеп  алды...

Килене әтисез үскән ятим бала булуы гына җитмәгән, көен көйләтергә исәбе, дип, киленнең иманын укытып, акыл кертеп алырга булды.  Ничек итеп булса да бу туң йөрәкле  киленнән “мәхәббәттән сукырайган” улын коткарырга  чара эзли башлады... Каенана кеше, иң беренче эш итеп,  яңа гына төшкән киленле йортына   мәктәпкә  озайлы практикага килгән студент кызларны  фатирга кертүдән  башлады. Ул моны дөньяда Җәүһәриядән  башка да кызлар бар икәнен, улының игътибарын аларга юнәлтергә тырышудан шулай эшләде. Килен түзә алмый кайтып китәр, дип уйлады... Тик юкка гына!  Студент кызлар ике ай буе аларда кысылышып ятсалар да, нәтиҗәсе  каенана уйлаганча булмады. Студент кызлар да акылсыз түгел, яңа гына өйләнгән яшь парлар арасына керергә... Әлбәттә,  улы  Тимербулат  та  җилбәзәк егет түгел. Өйдә бик кысык булса да, чыдадылар. Практикалары беткәч, кызлар кайтып китте. Әмма  яшь киленнең күңелендә каенанасына карата мәңгегә юшкын утырып калды...

Менә  ямьле җәйләр җитте. Җиләкләр  кызарышып пешкәндә, табигать үзенә дәшеп-чакырып торган бер мәлне, каенана чираттагы  ысулын кулланып карарга булды. Килене әле эштә чакта улын   үзе эшләгән  кибеткә  чакырып алды да: “Менә, улым, минем белән эшләгән Лилияне авылларына илтеп кил әле, юлда җиләк тә җыярсыз”, – диде. Әнисенә  беркайчан да каршы килеп өйрәнмәгән  улы тиз генә ризалык бирде. Әлбәттә, егет  башсыз түгел, “җиләк-фәлән җыеп” йөрмәде, ничек барды, шулай кайтып та җитте, теге кызның кармагына капмады... Каенананың тагын  уй-хыялы барып чыкмады...

Печәнгә төшәргә  санаулы гына көннәр калгач,    аларга ерак туганнары килеп төште. Җәүһәриянең соңгы айларын  йөргән, бала көткән  мәле... Каенана, гадәте буенча, килгән кунаклары янына  күрше  шешәдәш гаиләләрен чакырып,  табын корып кунак булып алырга  уйлады. Кунаклар ишәйде. Җәүһәриягә әмер артыннан әмерен биреп кенә торды  каенана. Җәүһәрия дәшми-тынмый гына кунакларга ашарга әзерләде. Табынга  ризыкларны тезеп, барсына да ашны салып чыкты да, үзе верандага чыгып утырды. Соңгы айларын йөргән таудай авырлы хатынга шушы эшләр дә авыр иде... Ләх исереп алган каенана белән күрше шешәдәш хатыны Җәүһәриянең верандада икәнен онытып, ерак туганга  яңа киленне сөйли башладылар... Веранда ишеге кысылып ачылып тора, диванда утырып торган киленгә бар да ишетелә... “Киленне энәсеннән җебенә” тетмәсен теттеләр генә... Кыюсыз килен  үзенең бакчасына төшкән ташларны  җыеп, чарасыздан барысын да тыңлап, үксеп утырды да утырды... Менә кунаклар да исереште. Яңа кунакка килгән кияү тәмәке тартып алырга чыкты... Чыкса, аларның сүзләрен тыңлап, елап шешенеп беткән   киленне күрде... “И сеңелкәем, зинһар өчен, рәнҗемә берүк, син килен булсаң, мин кияү кеше бит, икебез дә бер хөкемдә, елама берүк, сиңа мондый хәлдә дулкынланырга ярамый”, –дип, Җәүһәрияне тынычландырырга тырышты... Киленнең аларның сүзләрен ишетеп утырганын күреп, бианасының күрше шешәдәше, килен килгәннән башлап котыртып торучысы, бәладән баш-аяк дип, йөгереп  чыгып китте... Ә теге “кунаклар” гарьлекләреннән тизрәк атларын кире бордылар... Авырлы киленнең рәнҗешеннән курыккан иде алар... Оятын күптән җуйган  каенана инде ләх исерек, алпан- тилпән  йокы бүлмәсенә кереп ятты да, бер кайгысыз, башы мендәргә тию белән “әвен базарына” китте... Ә Җәүһәрия нишләргә тиеш соң хәзер?

Билгеле,  ире  Тимербулат эштән кайтып кергәнче аның тулгагы башланган иде инде... Бала үле туды... Менә шулай итеп усал каенана үз дигәненә иреште.

Килен озак ятты дәваханәдә. Бала тудыру йортыннан  икенче бүлеккә күчерделәр. Ай дигәндә генә аякка басты яшь җан. Кайда барсын, тагын шул каенана йортына кайтты. Әмма  максатчан    усал каенана,  килен дәваханәдән кайтып әле ныклап терелеп бетмәс борын ук,  тагын үз  дигәненә кереште, улының кызы үле тууы аны аз гына да кайгыга салмады, киресенчә, шатландырды  гына...

Киленне кайтарып җибәрәм булгач, җибәрәм, дип, тагын бер  ысул эзләп тапты. Җәүһәрия эшкә киткәч,  аның йокы бүлмәсенә кереп  фотоальбомнарын актарырга кереште, янәсе, киленнең берәр егет белән парлап төшкән рәсеме табылмасмы. Тик юкка гына, бу юлы да аның салган кармагына “балык” эләкмәде... Акыллы килен  андый фотоларны монда алып килмәгән иде, әлбәттә. Монысы барып чыкмагач,  кара эчле каенана тагын соңгы  талпыныш ясап карарга булды: киленнең  йокы  бүлмәсендә      шкатулкада яткан туй балдагын чәлдерде!

Каенана бу атуда туры тидерде, килен балакай туй балдагын югалту белән, гүя башын югалткандай, кайгыга батты. Әле генә сабыен җуйган килен болай да кайгы күлләрендә йөзгәндә, каенанасы,  киресенчә, аның киләчәккә булган өметен  үтерергә тырышты... Әй, дусларым, нигә кеше күңелкәе шулкадәр тар икән  ул, дип өзгәләнде яшь хатын.Тик аның  ялварганын ишетүче генә юк иде шул...

Менә бит, бер уңмасаң, һич уңмыйсың икән,  миңа ирле  булып,  гаилә корып  яшәү  язмаган, күрәсең. – Туй балдагын югалту –  ул  бәхетсезлеккә ишарәдер... Димәк, безгә Тимербулат белән бергә булырга язмаган, без насыйп ярлар түгел булып чыга, дип,  үзенчә фараз итте Җәүһәрия. Әле соң түгел,   дип, ашыгып,    кайту тарафларына карый-карый, чемоданын тутыра башлады... Усал каенана  читтән генә, килененең   өзгәләнүен күреп, сөенеп   карап торды...

Тик Тимербулат  кына ни кылырга да белмәде. Гаҗизләнеп   аптырап калды, йортны  актарып-айкап чыкты,  балдак табылмады... Җәүһәрия  чын-чынлап  “тормыйм”, дия башлагач, ире хатынын күрәзәчегә алып китте.

Менә күрәзәче яшәгән авылга килеп җиттеләр. Кайсы йортта яшәгәнен сорашып белештеләр дә, капкасы алдына чиратка бастылар. Ниһаять  чиратлары да җитте.  Күрәзәче  Җәүһәрияне  каршына утыртты  да: “Кызым, акылга утыр, ирең бик әйбәт туры килгән  ләса, андый ир-атлар сирәк хәзер, синең язмыш китабыңда башка ир-ат күренми. Әгәр бүген аерылсаң, мәңге ялгыз яшәячәксең, диде. Ә хәзер аерылмый түзеп, сабыр итеп  яшәсәң, бәхетле булырсың, тора-бара иреңә өйрәнерсең, тормышларыгыз  бер эздән агып китәр, балаларыгыз да булыр,  диде. Нишләптер әлегә кайнанаң  сине өнәп бетерми  икән, димәк, үзеңнең дә гаебең юк түгелдер, әни күңеле сизгер шул, ир-ат сизмәгәнне сизә ул, диде. Башка чыгып яшәп карагыз, бөтен кыенлыкларыгызның чишмә башы синең үзеңнең җылы булмавыңда, – диде... – Әмма, олы кешенең күңелен китмәгез, ул бервакыт  сине кабул итәр әле, сабыр бул, тик әлегә каенанаңнан аерым тору кирәк сезгә, ерак кояш якты  кыздыра, – диде. –  Ә инде югалган балдагың  өчен кайгырма, балдагыңны югалтмагансың, бары икенче бүлмәдә яткан каенанаң гына алган аны.  Ул балдагыңны сиңа кире бирмәячәк, әмма син яңа балдак  ал, никахыгызны да яңартыгыз, шуның белән эш тә бетте”, – дип, яшь хатынның күңелен күтәреп  кайтарып җибәрде.

Бер уйласаң, ак күрәзәчеләр  бүгенге яңа термин белән әйткәндә психологлар инде алар. Җәүһәриягә  беркемнең  сүзе кермәсә  дә, күрәзәченеке керде. Яшь хатын   күрәзәчедән кайту белән эшне өр-яңа балдак алудан башлады. Һәм “Ике тәкә  башы  бер казанга сыймый”, – дигән халык мәкален искә төшереп, каенанасы  белән  килешеп, башка чыгып яшәп карарга уйлады.

Тормыш үз эзеннән агып китте. Бер-бер артлы балалары туды. Хатынның тормыш мәшәкатьләренә күмелгәч, инде башына чүп-чар уйлар кертергә вакыты да, теләге дә булмады. Шушы хәлләрдән соң Җәүһәрия  шуны белде – кешегә онытылырга эш кирәк, эшсез кешеләрне  гафләт баса. Нәтиҗәдә кеше яшәүнең ямен, тәмен җуя.  Вакыт, чыннан да, дәвалый икән, каенанасы да язмышына күнде, яшь хатынның да күңел яралары төзәлде, инде  аның тормыш елгасы кайсы ярга бәрелим дип, ярсып акмый, ягылырга үз  ярын тапты. Һәм  ниһаять, ничә еллар узгач, язмышлары булгач, Җәүһәриягә дә бәхет елмайды. Шулай ул, дуслар, бәхет  бер төшмәсә бер төшә ул  сабыр иткәннәргә. Сабыр төбе сары алтын.  Хәзер инде хатын еракларда калган тәүге мәхәббәтен  сагышланып түгел, көлеп кенә искә ала торган булып китте.

Җәүһәрия үзен язмыш сынауларыннан саклап-яклап янәшәсеннән атлаган Тимербулатыннан да  кадерле, якын кешесе булмасын  чын-чынлап аңлады. Бүген ул   ире һәм өч баласы – йөрәк парәләре белән бәхетле!

 

Фото: Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас