И яраннар, тыңласагыз,
Бераз гына көйләем!
Сәхибә матур хикәясен
Бераз гына сөйләем.
Су буенда бер тирәк,
Аны кисмәгә кирәк;
Хак Тәгалә тәкъдиренә
Нихәл итмәгә кирәк.
Вәли абзыйның сандыгын
Елдан бирле сакладым;
Гарифә җиңги үлгән дигәч,
Бер акчасын тапмадым.
Сәхибәнең артында
Борма-борма тәңкәсе;
Сәхибә матур киткәндә,
Егълап калды әнкәсе.
Бу назымны тәгъриф итеп[1],
Бу илләрдә кем язар?
Мөкаддәрдә язылганны
Бәндәләрдән кем бозар?
Быел суккан киндерләрем
Берсе ефәк, берсе бүз[2];
Бу дөньяда булмас имеш
Безнең кебек булган кыз.
Шатлык белән уздырмадым
Газиз корбан айларын;
Сәбәп белән күрми калдым
Язгы сабан туйларын.
Аккош оя ясыйдыр,
Сары камыш ташыйдыр;
Йөрәгемнең майларын
Ышбу сагыш ашыйдыр.
Җомга көнне кунарга
Ник җибәрдең, әнкәем?
«Барма, Сәхибә» дигән булсаң,
Бармас идем, әнкәем.
Өйгә кайтып йокладым,
Кулларымны пакьләдем;
Газиз башым гарип булды,
Һич ярдәмче тапмадым.
Бар әйтегез, туганнарым:
«Гарифә җиңги үлгән, – дип, –
Гарифә җиңги балалары
Бар да ятим калган», – дип.
Авыл халкы килү бән,
Барчамызны тоттылар;
Кардәшләрем, туганнарым
Бу хәсрәтне йоттылар.
Кышын корбан куалар,
Язда сабан сөрәләр;
Бу хәлләрне ишетеп
Килде безгә түрәләр.
Канлы күлмәгемне алып
Китерделәр каршыма;
Хак Тәгалә тәкъдире илә
Каза килде башыма.
Быел чәчкән җитенем
Бар да шепкән[3] орлыгы;
Түрәгә җавап бирүе
Бар да дөнья хурлыгы.
Язда кәккүк кычкыра
Биек агач башында;
Сәхибә матур җавап бирә
Справник каршында.
Кызлар кияр алкасын,
Муеннарына тәңкәсен;
Без фәкыйрьнең башына
Ходай салды җәфасын.
Ике күлмәк, ике ыштан,
Сәхибәнең бүләге;
Күрәсе барга җилкенгән
Сәхибәнең йөрәге.
Сандугач сайрый саз саен,
Сазда үскән тал саен;
Сәхибә матур җавап бирә
Түрәләргә көн саен.
Безнең болай булганыбыз
Барча илгә дан булды;
Гарифә җиңги үлгән чакта
Күлмәкләре кан булды.
Битемдәге кершәнемне
Югалтып куймасамчы;
Бу хәсрәтләрне күргәнче,
Анадан тумасамчы!
Иштирәк суы ташыйдыр,
Сәхибә кара кашлыдыр;
Сәхибәнең әнкәсенең
Ике күзе яшьледер.
Сәхибәнең кара кашы
Ай кебек кыйгач матур;
Шул кыйгач кашлары өчен
Баструкка китте, бахыр.
Сәхибә матур атлаганда,
Әнкәсе егълый икән;
Батыр белән сөйләшкәнен
Миргали тыңлый икән.
Миргалинең кесәсендә
Бадьян илән гатерша[4];
Сәхибәне арбай икән[5]
Бирмәс өчен Батырга.
Сәхибә матур, чәчен тарап,
Калфагын кия икән;
Миргалигә караганда,
Батырны сөя икән.
Сәхибәнең матурлыгы
Таралды җир йөзенә;
Шул матурлык җәфа булды
Бичараның үзенә.
Авылымнан чыккан чакта,
Бер карадым каерылып;
Ялгыз башым китте бәнем
Әнкәемнән аерылып.
Чәчем майлап тарадым,
Тәңкә белән үрмәгә;
Хак Тәгалә язган икән
Бу эшләрне күрмәгә.
Йөгерә-йөгерә җыярга
Юл буенда юа юк;
Бу хәсрәтләрне күрмичә,
Егылып үләр йола юк.
Абау болай итсәм дә,
Абау тегеләй итсәм дә;
Батырҗанны онытмамын,
Баструкка[6] китсәм дә.
Баструкның тирәсе,
Кирпеч белән әйләнгән;
Бармас идем баструкка,
Чәчем шунда бәйләнгән.
Юл буенда кызыл җиләк,
Төшеп-төшеп ашадым;
Авылларым исемә төшсә,
Йөрәкләрем шашадыр.
Ап-ак иде йөзләрем,
Сөрмәле иде күзләрем;
Егълый-егълый язып бирдем
Сезгә ошбу сүзләрем.
Агыйделнең ярлары
Кодрәт белән казылган;
Безнең болай булганыбыз
Мөкаддәрдә язылган.
Мендем тауның башына,
Язу яздым ташына;
Ниләр кылыйм, ниләр итим,
Бер Аллаһның эшенә.
Язгы көннең җилләре
Кыйбла яктан искәндер;
Сәхибәнең зифа буе
Хәсрәт өчен үскәндер.
Күктә болыт йөридер,
Җирдә кырау эридер;
Сәхибәнең зифа буе
Күз алдымда йөридер.
Абзыйлардан чыккачтан,
Өйгә кайтып яттым мин;
Өйгә кайтып яткачтан,
Башыма хәсрәт таптым мин.
Аккош балалары йөзә
Күл эчендә камышта;
Сәхибәнең әнкәсе
Көне-төне сагышта.
Гарифә җиңги үлгәнен
Барчасы да белделәр;
«Бу синең эшеңдер», диеп,
Каравылга куйдылар.
Бу эшләрнең барчасын
Сөйләделәр түрәгә;
Әлеге матур Сәхибәне
Чакырттылар допроска.
Безнең суның буйлары –
Бар да балык кабыгы;
Түрәгә җавап бирүе –
Бар да дөнья тәмугы.
Быел җиләк җыярга,
Җир җиләге булмады;
Түрәгә җавап биргәндә,
Тәнемдә җаным калмады.
Быел чапкан печәннәрдә
Бик күп икән бөрлегән;
Мине болай итүчеләр
Җиргә китсен йөзтүбән.
Сәхибәнең колагында
Алтындыр ла алкасы;
Гарифә җиңги шәһит булды,
Безгә калды җәфасы.
Кыйблалардан җил искәч,
Тирәк башы селкенгәй;
Бу эшләрне күрер өчен,
Йөрәкләрем җилкенгәй.
Ямьле елга буйларында
Сандугач сайрый тирәктә;
Бу эшләрнең хәсрәтеннән
Кан савадыр йөрәккә.
Биек тауның биеге,
Тавындадыр киеге;
Гомер буена җитәр микән
Бу эшләрнең көеге.
Җомга көнне кырлар йөрдем
Агым суның буенда;
Туганнарым өзелеп калды,
Өйдән чыккан чагында.
Иштирәк суы тирәндер,
Тирә-ягы тирәктер;
Сәхибә кебек матур кызлар
Бу илләрдә сирәктер.
Әй яр үсә, яр үсә,
Яр өстендә тал үсә;
Елама, әнкәй, минем өчен,
Калганнары тагы үсә.
Иштирәктин чыккан чакта,
Киң күперләр тар булды;
Кардәшләрем, туганнарым.
Безнең гомер аз булды.
Яңа ураклар алдырдым
Быел урак урмага;
Хак Тәгалә язган икән
Бу эшләрне күрмәгә.
Бөгелмәнең урманында
Ак куяннар ятадыр;
Бармас идем баструкка,
Язмышым шунда тартадыр.
Инде минем бу кайгым
Көннән-көнгә артадыр;
Тал чыбыктай зифа, буем
Баструкта ятадыр.
Кулымдагы көмеш йөзек
Көнгә чыксам эридер;
Озын чәчем, кара кашым
Баструкта черидер.
[1] Тәгъриф итү – берәр нәрсә турында сөйләп, аңлатып, төшендереп бирү
[2] Бүз – бәз, киҗе-мамык тукыма.
[3] Шепкән – рыжик, җитеннең бер төре.
[4] Гатерша – ислемай.
[5] Арбай икән – үзенә карата, тарта, буйсындыра.
[6] Баструк – острог, төрмә.