Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
20 Май 2025, 07:25

Бәеткә күчкән мәхәббәт фаҗигасе

Ахырда Миргали шундый кабахәтлеккә җитә. Бер кичне Сәхибәнең ятим җиңгәсе Гарифә өенә кызлар җыелып кич утыралар. Сәхибә җиңгәсе өендә куна кала. Шул төнне Миргали берәүне яллап Гарифәне үтертә дә, гаебен Сәхибәгә сала.

Бәеткә күчкән мәхәббәт фаҗигасе
Бәеткә күчкән мәхәббәт фаҗигасе

“Сәхибә матур” бәетен 1941 елда шагыйрь Сәйфи Кудаш Татарстанның Тел, әдәбият, сәнгать институтына тапшырган. Анда тасвирланган вакыйгалар, атамаларга караганда, Башкортстанның Илеш, Дүртөйле якларында барырга тиеш. Шагыйрь тарафыннан бәеткә бирелгән аңлатма фаҗигале бер хикәя кебек кабул ителә:

«Бер авылда ятимә бер карчыкның тирә-якка данлыклы Сәхибә исемле бик чибәр бер кызы булган.

Сәхибә матур бик күп егетләрнең башын әйләндергән, ләкин чибәр Сәхибә шул үзен ярата-сөя торган бик күп егетләр арасыннан Батырҗан исемле бер фәкыйрь егетне яраткан.

Батырҗан хезмәтче (ялчы) булып тора торган сатучы байның улы Миргали дә Сәхибәне яраткан. Ләкин Сәхибә аны яратмаган.

Батрак Батырҗан белән бай улы Миргали арасында ярыш һәм көрәш башланган. Миргали атлаган саен Батырҗаннан үч алырга тырыша, аны аяусыз рәвештә җәберли, ялган сылтаулар табып, Батырҗанны атасыннан җәзалата.

Ул гына да түгел, Миргали яшь-җилкенчәкләрнең уеннарында, кичәләрдә Сәхибә алдында Батырҗанны мәсхәрәләп көлә, хурлый. Ничек кенә булса дә, Сәхибәне үзенә каратырга тырыша, аңа төрле бүләкләр бирә. Ләкин кыз, Миргали шулай ялагайланган саен, аңардан бизә һәм Батырҗанга булган мәхәббәте көчәя бара.

Сәхибә Миргалигә дошман булып әверелә һәм Батырҗанга ябышып чыгарга җыена. Бай малае Миргали кеше яллап Сәхибәгә карата бәетләр чыгарта, капкаларын дегеткә буята.

Ләкин Сәхибә Батырҗаннан аерылмый. Ахырда Миргали шундый кабахәтлеккә җитә. Бер кичне Сәхибәнең ятим җиңгәсе Гарифә өенә кызлар җыелып кич утыралар. Уйныйлар, көләләр дә таралып китәләр. Сәхибә җиңгәсе өендә куна кала. Шул төнне Миргали берәүне яллап Гарифәне үтертә.

Сәхибә матур үлем алдында яткан җиңгәсенең тавышына уяна һәм нишләргә дә белмичә аптырап кала. Җиңгәсенә ярдәмләшмәкче булып канга буялып бетә.

Бай малае Миргали максатына ирешә. Сәхибәдән үч алып, аны Батырҗаннан аерта. Сәхибәне, үз җиңгәсен талау максаты белән үтерүдә гаепләтеп, төрмәгә озаттыра. Бай малае тарафыннан сатылып алынган түрәләр моны шулай эшләргә ярдәм итәләр.

Бу бәетнең кайчан һәм кайда язылуы мәгълүм түгел. Мин аны 1915 елда элекке Уфа губернасы Уфа өязе Шәрип волосте Нөрле авылының Низаметдин Миңнегали углының архивыннан алдым. Бу кеше, җиткән егет булып, XX йөзнең башларында үлгән. Шуңа караганда, бу бәет Низаметдин тарафыннан XIX йөзнең соңгы чирекләрендә язылып алынган булырга тиеш».

Бәетнең тулы тексты киләсе постта китереләчәк.

Фото: ru.pinterest.com

 

Бәеткә күчкән мәхәббәт фаҗигасе
Бәеткә күчкән мәхәббәт фаҗигасе
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас