Хәбрәй тегермәнче һөнәрен балачагыннан ук яхшы үзләштерде. Тегермәндә эшләгән әтисе Фәнзир янына көн саен килеп, аңа ярдәм итеп йөрде. Ашлык һәм он тутырылган капчыкларны күтәреп үскәч, нык гәүдәле, мускуллары уйнап торган көчле егет булып җитеште. Әтисе хаклы ялга киткәч, аның урынында тегермәнче булып калды.
Күп сөйләшә торган гадәте юк иде Хәбрәйнең. Андыйлар кызлардан ераграк булучан. Билгеле инде, Хәбрәй дә алар белән бик аралашып бармады. Әмма аның йөрәге һич тә туң түгел икән: үзеннән бер сыйныф түбән укып, быел гына мәктәпне тәмамлаган Рәмзиләгә үлеп гашыйк булмасынмы! Тик кызыкай аны яратмыйдыр кебек тоелды Хәбрәйгә. Шуңа күрә сөйгәненә якын килергә кыймады, читтән генә күзәтте. Күрше авылдагы икетуган абыйсыннан яхшы гына итеп биергә өйрәнеп алса да, яшьләр арасында һөнәрен күрсәтергә ашыкмады, дәрте кузгалып киткән чакларда тегермән артындаѓы чирәмдә генә биеде.
Берчак җәйнең матур көнендә көрәк сабына агач эзләп, авыл янындагы урманѓа керде. Караса, аланда Рәмзилә җиләк җыеп йөри. Сөйләшеп киттеләр. Күңеле күтәрелгән Хәбрәйнең кинәт теле ачылып, авызынан шаян җыр ургылды. Күршесе, җор телле Салихҗан бабайдан бала чагында ук отып алган иде ул бу җырны:
Бер әбинең яшь чагында,
Минем егет чагымда,
Шул әбине кочып үптем
Җиләк җыйган чагында.
Рәмзилә, урман яңгыратып, көлеп җибәрде. Кыюланып киткән Хәбрәй, үзе дә сизмәстән кызны кочаклап алды, кулына күтәрде. Кызның йөзе кып-кызыл булды, оялды, ахрысы. “Үпкәләттем буѓай, – дип уйлады Хәбрәй. – Хәзер, ачуланып, фырылдап, авылга кайтып китәр инде”. Шуннан, гафу үтенгәндәй, әйтеп куйды:
– Сине баланы күтәргән кебек күтәрдем, бигрәк җиңел икәнсең!
– Алтмыш кило инде авырлыгым.
– Һи, он тутырылган капчык кебек кенә.
– Капчыкны күтәрүе барыбер читендер, ул бит сине муеныңнан кочакламый.
“Чынлап та капчык авыррак шул”, – дип уйлады Хәбрәй, күңелендә үз асылына, ягъни гамәли тормышына кайтып. Шуннан баш миен яндырып бер уй үтте: “Бәй, муеннан кочакладым диде ләбаса! Дөньямны онытып, искә дә алмаганмын. Димәк, ачуланмаган. Киресенчә, ул да мине ярата! Миңа борылып та карамас, дип уйлый идем. Нинди кыз үзе башлап йөрәгендәге серен ачып салсын инде. Әллә егылудан куркып кына кочаклаганмы?..”
Аның шикләрен таратып, урман эчендә чишмә чылтырагандай тавыш ишетелде:
– Шушы җырыңны картайгач миңа янә бер җырларсың, яме, – диде Рәмзилә, иркәләнеп.
– Ярар, – диде Хәбрәй.
Кичен клуб янында гармун тавышы ишетелә иде. Хәбрәй кызлар төркеменә ачык йөз белән якын ук килде. Елмаеп Рәмзиләне биергә чакырды. Уңган кызга егетнең көчле булуы һәм хезмәт сөюе ошый иде. Кара әле, бик матур итеп бии дә икән бу Хәбрәй! Моңа кадәр күңеле белән генә яраткан кыз шушы көннән мәхәббәттән сүзчәнлеге ачылып киткән Хәбрәйне “колагы” белән дә ярата башлады.
Фото: Freepik.com