Алар көтмәгәндә танышты. Таңсылу, анализлар тапшырып, хастаханәгә керде. Аңа операция булырга тиеш иде, әмма җитди сәбәпләр аркасында ясамадылар. Үзе дә, әбиләр әйткәндәй, пычак астына ятарга курыккан иде: сөенде генә. Менә шунда Таңсылу аны очратты. Әлеге чибәр егеткә дә хастаханәгә ятарга туры килгән. Аны күргән саен сабый кебек сөенде кыз. Егетнең Рамил исемле икәнен белде. Дәваланырга йөргәндә, алар гел бергә туры килде. Ләкин авыз ачып бер-берсенә сүз әйткәннәре юк, хәтта исәнләшмиләр дә. Югыйсә Таңсылуның аны уйламаган бер генә көне, хәтта бер генә сәгате дә юк сыман. Шулай да беренче булып сүз башларга горурлыгы комачаулады.
Көннәр бер-бер артлы үтте. Таңсылу, Рамилне очратырга теләп, коридорга еш чыга торган булды. Аны күрсә, әй, сөенә дә иде соң! Иртәгә үзен хастаханәдән чыгарырга да тиешләр. Ул шатланды һәм шул ук вакытта көенде дә. Әйе, өйгә кайту – шатлык, әмма ул Рамилне башка күрмәячәк бит…
Кич җиткәч, кыз, гадәттәгечә, коридорга чыгып утырды. Менә көткән Рамиле дә күренде. Кызның гаҗәпләнүенә карамастан, ул аның янындагы буш урынга килеп утырды һәм хәтта ни белән авырганын да сорап куйды. Сүз артыннан сүз китте… Телефон номерларын алыштылар. Төнен бер-берсенә хатлар китте… Шунда Рамил аны палатадан чыгып сөйләшергә чакырды. Дежур табиблар ачулануын белсә дә, кыз тәвәккәлләде: егет янына атлады. Алар таң атканчы гәпләште.
Иртән кыз өенә җыенды. Соңгы күрешү түгеллеген аңлашып, җылы гына саубуллаштылар. Ике көннән кыз аның хәлен белергә дип, кабат килеп җитте. Әмма күңелен яулап алган бу егетнең сөйгәне барлыгын белде. Таңсылуга бу минутта бик-бик авыр иде. Өенә кайткач, күз яшьләренә ирек бирде. Ә аннан ничек тә аны онытырга кирәклеген аңлап уйламаска тырышты.
Берничә ай үткәч, егеттән “Сәлам. Ничек хәлләр?” дигән смс килеп төште. Әй, шатланды да соң моңа Таңсылу! Аңа җылы җавап хаты юллады. Алар очрашырга сүз куешты. Китте шуннан соң күрешүләр… Тик озакка бармады. Егет ничек кинәт пәйда булса, шулай кинәт юкка да чыкты. Кыз күпме генә шалтыратса да, трубканы алып, аңа җавап бирүче булмады. Таңсылу аны бөтенләйгә онытырга теләде. Бәлки, шулай булыр да иде, әмма язмыш аларны кабат очраштырды. Таңсылу эшли торган фирмага бер егет эшкә килүен хәбәр иттеләр. Кыз Рамилне очраткач, аның аяк астында җир убылгандай булды. Алар ни әйтергә дә белми, бермәл бер-берсенә карашып торды. Сүзне егет беренче башлады. Үзенә бу фирмада эш тәкъдим итүләрен, аның исә берсүзсез ризалашуын сөйләп китте. Аннан эштән соң кыздан өенә кадәр озатып куярга рөхсәт сорады. Таңсылу үпкәләрен онытып, шундук риза булды, түземсезләнеп, кич җитүен көтте.
Эштән алар икәү чыгып китте. Гәпләшә-гәпләшә акрын гына урам буйлап атладылар. Әмма икесе дә үткәнгә кире кайтмады. Кыз да аның ни өчен кинәт югалуын сорамады, егет тә аңлатмады. Бәлки, бу кирәк тә түгелдер. Чөнки алар яңадан очрашуларына икесе дә шат иде.
Таңсылу үзен бик бәхетле хис итте. Ул иртән эшкә ашыкты. Чөнки анда сөйгәне көтә. Эштә дә, кичләрен дә гел бергә булды алар. Ә беркөнне таңга кадәр сөйләштеләр, сүзләре бетмәде генә, әйтерсең башка күрешә алмаячаклар. Кызганычка, чыннан да, бу аларның бергә уздырган соңгы төне булган икән.
Таңсылу икенче көнне, гадәттәгечә, эшкә килде, әмма, ни өчендер, Рамил күренмәде. Соңга кала торган гадәте дә юк иде бит югыйсә. Кызның ниндидер хәвеф барлыгын сизгән йөрәге чәнчеп куйды. Юкка булмаган. Иртәдән эшкә ашыгучы Рамил юл һәлакәтенә очрап, авыр хәлдә хастаханәгә озатылган иде. Бу хәбәрне ишетү белән, Таңсылу шунда йөгерде. Рамил реанимация бүлегендә иде. Система астында ятучы һәм бинтка уралган Рамилне күреп, Таңсылу елап җибәрде. Әмма кызны егет янына уздырмадылар. Озакламый аның бакыйлыкка күчүе билгеле булды.
Рамил Таңсылуны калдырып, тагын китеп барды, әмма бу юлы мәңгелеккә…
Гөлинә СӨНГАТУЛЛИНА.
Фото: Фрепик.ру