Вәсилә – Руслан тарихы
Вәсилә училищеда физика укыта иде. Ире Руслан – физкультурадан. Бик матур гына яшәп ятканда иренең хыянәте ачыкланды: ул кассада утыручы Руфина белән очраша икән. Руфина эшендә: «Руслан улын жәлләп кенә Вәсилә белән яши бит ул, менә балалары бераз исәйгәч, ташлый ул аны, миңа килә», – дип сөйләп йөри икән. Хезмәт хакы биргән көнне көтеп алды Вәсилә. Ирен өйдә бала белән калдырып, училищега юлланды. Эш сәгате беткәндә, иң соңлап килде ул. Касса тәрәзәсенә шакыды, Руфина тәрәзәне ачу белән тәүлек буе җыйган бала чүлмәгенең калдыгын тишектән Руфинага сипте. Хатын чәрелдәп читкә тайпылды, аның бите, өс-башы, эш кәгазьләре пычракка чумган иде. Өстәвенә, сасы ис бөтен тирә-якка таралды. Вәсилә шак-шок басып чыгып китте, Руслан башкача эшендә тоткарланмады, ә Руфина бу хурлыктан соң училищедан китеп барды.
* * *
Кызганычка каршы, мондый тарихлар бик күп. Бүген беркемгә дә нотык укыйсы килми. Бары тик шуны гына әйтәсем килә: без балаларны кечкенәдән кешенекенә тимә, кеше әйберен алма дип өйрәтәбез. Шул вакытта «кеше иренә, кеше хатынына» дигәнне дә өстәп әйтергә кирәктер, бәлки. Чөнки синеке булмаганга сарыласы юк. Бигрәк тә кайбер хатын-кызлар, үзләре ир карап, ирне ашатып, өстен юып, тәрбияләп, аңа көч, вакыт сарыф итәргә теләми, әмма бөтенләй ирсез дә торасылары килми, күңел ачарга, төн үткәрергә аны читтән эзли.
Мәхәббәт бары тик бәхет, шатлык кына китерергә тиеш, шул вакытта гына ул мәхәббәт. Әгәр дә сез качып урманда, кеше фатирында очрашып йөрисез, тотылуыгыздан үзегез куркасыз, кайткач алдашасыз, якыннарыгызны кайгыга саласыз, балаларыгызны елатасыз икән, ул нинди бәхет?! Кая соң монда шатлык?
Автор фотосы.