Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
5 ноябрь 2024, 23:22

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Сөюгә киртә юк?!

Кешенең уенчыгына да, иренә дә, хатынына да тимә!   

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Сөюгә киртә юк?!
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Сөюгә киртә юк?!

Бу бик катлаулы тема. Чөнки ул ике кешенең – ир белән хатынның үзара мөнәсәбәтләренә кагыла. Кайчак бу икәү башкаларны да үзләренә җәлеп итә, игътибар үзәгенә әйләнә. Гадәттә, бу арага өченче кеше – сөяркә килеп кергәч була. 

Әйе, «хыянәт» дигән  куркыныч төшенчә белән бик күп гаиләләр очраша. Ир яки хатынның йөгәнсезлеге, азгынлыгы аркасында бик күп гаиләләр таркала. Кайберәүләр «сөюгә киртә юк» дип, моны мәхәббәт  белән акларга тырыша. Әмма, миңа калса, монда мәхәббәткә бөтенләй урын юк, монда бары тик азгынлык, җавапсызлык хөкем сөрә. Үз гаиләсен ташлап, «яратам!» дип чит кочакка ташланучыларның хисләре бик тиз эреп юкка чыга, чөнки ярату белән бутаган дәрт, ялкын, җенси теләк бик тиз үтә. Әмма кемнеңдер бәхетен җимерергә өлгерә.

 

Инга – Арсен тарихы

 

...Кулымда 9 яшьлек кызчыкның Кыш бабайга язган хаты.  Бу хатны тыныч кына укып булмый. «Исәнме, Кыш бабай! Мин синнән быел тимераяк та, телефон да сорамыйм. Зинһар өчен, син минем әтиемне гаиләгә кайтар! Миңа ансыз бик кыен. Ә Вера апаны төрмәгә утырт. Чөнки ул җинаятьче, ул безнең әтине урлады, аны бездән алып китте! Аның үзенең балаларына әти кирәк, шуңа да минем әтине алды. Кыш бабай, Вера апага начарлык теләгән өчен син миңа ачуланма, мин әниемне бик нык жәллим. Ул бөтенләй көлми башлады, гел елый да елый. Ә элек без нинди бәхетле идек! Мин элеккеге чакларны сагынам, Кыш бабай! Әтиемне дә бик сагынам. Безнең өйдә шундый күңеле була иде, ә хәзер өй салкын, анда беркем дә көлми...».

Арсен Инганы яратып өйләнде, артыннан күпме йөрде! Инганы бик җаваплы эшкә куйдылар, ул эшеннән соңлап кайта башлады, өлгерми иде. Арсен хатыны өйдә юкта автоматларда уйнарга өйрәнеп алды. Хатынына сиздерми генә банктан акча алды, иптәшләреннән үтечкә алып уйнады, үзе дә сизмәстән, ул бурычка батты, ярты миллионнан күбрәк бурычы җыелды. Хатынына бу турыда ничек әйтергә дә белмәде, йорт салган авыр вакытлары иде. Шунда аны эшендәге яшь малайлар интернет дигән могҗиза белән таныштырды, ул кызык өчен генә үзенең беренче мәхәббәтен эзләп карамакчы итте.  Ә интернетта ялгыз хатыннар бик күп икән, аның битенә кереп «лайк»лар куюлары, күңелгә ятышлы СМСларыннан, ир эреп төште. Үзләренең шәһәрендә яшәүче бер хатын бигрәк юмарт булып чыкты, җылы сүзләрен жәлләмәде, «Мой мир»да аралаша торгач, бер көнне очрашуга чакырды. Арсен тәүдә аптырап калды, эшне болай тирәнгә җибәрәсе килмәгән иде, кызык өчен генә башланган уен иде бу. Шулай да барырга булды. Очраштылар, яңа сүзләр, яңа хисләр, яңа наз, яңа тән... Болар инде күптән онытылган иде, үз адресына әйтелгән матур сүзләрдән ир күкнең җиденче катына менеп китте. Шулай очрашулар ешайды, беренче мәлне банклар да, дусларга булган бурыч та онытылды, ир Вераның куенында башын югалтты. Балыкка, эшкә дигән сәбәп белән сөяркәсендә кунарга торып калган чаклары ешайды. Кызлары Юлияне түгәрәккә илткәч, тизрәк Вера янына чапты, иртән эшкә киткәнче, аның янына сугылды. Инга бернәрсә дә сизмәде, ул баш-аяк эшкә чумган иде. Очрашулар ярты елдан узгач, Вера Арсенны аерылырга кыстый башлады, ир икеләнә иде, чөнки Ингасын ярата иде ул, хатынының аңа беркайчан кыек сүз дә әйткәне булмады, иренә ышана иде.  Хатынының иң зур җитешсезлеге – вакыт тарлыгы, иренә һәм баласына игътибары җитмәү иде. Моның өчен ул үзе дә якыннарыннан бик кыенсына иде. Бер көнне Инга үзенең авырлы икәнен белде, менә икенче бәбине алып кайтырбыз да, барысы да җайланыр. Декретта утырганда гаиләмә моңарчы биреп җиткерә алмаган игътибарымны да бирермен, дип уйлады. Киноларда гына шулай була дисәгез, ялгышасыз, бүген Арсенга авырлы икәнемне әйтәм дип, ярты еллык отчетларын төгәлләп, сөенеп эштән кайтырга чыккан хатынга чит бер ханым шалтыратып, Арсенның читтә типтерүе турында хәбәр итте. Инга өйгә чак кайтып ауды. Арсен яшермәде, барысын да сөйләп бирде. Гаилә таркалды. Инга авырлы икәнен дә әйтеп тормады. 

Ә Арсен... Аның «бәхете» озакка бармады, суд приставларыннан кәгазьләр килеп төшү, ирнең бурычлары барлыгы ачыклану белән, Вераның «ялкынлы сөюе» сүрелде, ул икенче ир эзли башлады.  Арсен хатасын аңлады да бит, хәзер инде бик соң. Инга аны гафу итмәде. Дөрес, Юлия бик каты авырып киткәч, гел әтисен сорагач, аны кире кертте, әмма инде элеккеге мөнәсәбәтләр юк һәм булмаячак та. Л. Толстой: «Бик тырышсаң, хыянәтне гафу итеп була, әмма элеккечә кочаклап, яратып кына булмый», – дип юкка гына әйтмәгән шул.  Яртылаш төзелгән йортларын сатып, иренең банк алдындагы бурычын капларга туры килде. Бер фатирда яшәсәләр дә, Инга белән Арсен очраклы кешеләр сымак. Инга хәзер аңа ышанмый, булган хисләр сүнгән. Бары тик Юлия бераз үссен, дип кенә яши.

 

(Дәвамы бар.)

 

Автор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: