Мәснәви балачакта тәрәзә тупсасына менеп, урамга карап утырырга яратты. Эсе җәй булсынмы, салкын кышмы, йорт-каралтыларны күзәтте, аларның төзелешен өйрәнергә тырышып, баш ватты. Мәктәптә укығанда да тәрәзә янындагы партаны сайлады. Күңеленнән каршыдагы өйләрнең тышкы һәм эчке сызымнарын “сызды”, аларны бүлмәләргә “бүлеп” бетерде, ошамаганнарын яңадан “төзеде”. Аңа бигрәк тә урамда кояш нурлары уйнаган көннәр ошый иде, күкне соры болыт каплап алган мәлләрнең дә якты ягын гына күрде.
Югары классларда укығанда авылдашы кыз Мәдинәгә күзе төштө. Ул урамнан үтеп киткәндә, сокланып, күздән югалганчы тәрәзә аша карап тора иде. Бераздан очраша башладылар. Сөйгәнен иркәләгәндә:
– Тәрәзәдәге кояшым син минем! – дип әйтә торган күңелендә һәрчак кояшлы өмет белән тулган аяз көн йөрткән егет. Урта мәктәпне тәмалагач, икесе дә Уфада югары белем алдылар. Мәснәви архитектор булды, Мәдинә – тел һәм әдәбият укытучысы.
Бер ел эшләп, бераз акча һәм бер ни кадәр тормыш тәҗрибәсе туплагач, өйләнештеләр.
Еллар үтте. Бер кызлары һәм бер уллары үсеп килә хәзер. Көннәр бер-берсен кабатламаса да бер төрлерәк булып алышына торды. Чираттаы ял көне иде. Мәснәви өстәл өстенә җәйгән сызымнары белән булашып озак кына утырды. Мәдинә кер юуып, кибергә элгәч, тәрәзә төбендәге гөлләргә су сибергә килде. Озаграк булашты, ахры.
– Кит, тәрәзәдән, кояшны каплама! – дип кычкырды ире бичәсенә. – Сызымнарымның иң нечкә урыннарна күләгә төшерәсең. Бичәсе, үпкәләп:
– Элек миңа һәрчак, тәрәзәдәге кояш, дип әйтә торган идең! Хәзер күләгә ясаучы болыт булдымы инде?!. – диде.
“Әллә уемны сизгән инде?” – дип әкрен генә мыгырдап куйды Мәснәви. Бичәсенең башта гел балкып торган йөзе соңгы елларда куе соры болыттай караңгылана башлады. Ачудан күз-кашлары җимерелгән битеннән кайчак яшен яшнәп китәр кебек тоела. Сәбәбләре билгеле инде: йә эчеп кайткансың, дип йөзен ерта, йә савыт-сабаны юып куй, дип бәйләнә, йә идәнне себереп, алай гына да түгел, юып алырга боерып булаша. Эшем бетмәс-төкәнмәс, ярдәм итсәң ни була, дип җанына тия. Нинди ирнең хатын-кыз эшенә кулын тыгасы килсен инде. Шуңа да “кояш” сүзен инде онытып, эченнән генә “куерган кара болыт”дип атый башлаган иде Мәдинәсен.
Ачуланышырга һич тә тә теләге булмаган ир:
– Артың белән баскан идең ләбаса, бичә, мин бит синең йөзеңне кояшка тиңлим! – дип котылды.
Шул сүзләрдән соң өч тәүлек колагы тыныч булды Мәснәвинең. Мәдинә йорт эшләрен тавышсыз-тынсыз гына башкарды, иренең кыек төяп кайтканына да күзләрен йомды. Төгәл өч тәүлек…
Автор фотосы.