Егет кызга бик хәтәр гашыйк булган иде. Аулак урыннарда киң һәм көчле учларын, әле тал чыбыгыдай нәзек биленә, әле калак сөякләре йөреп торган йомшак аркасына салып, кысып кочаклый, бармаклары белән чәчләрен аралый, тыгыз иреннәренән сурып үбә. Кыз эреп төшә.
Аны сөюен сурәтләгәндә егет еш кына:
– Йокларга яткач, күзләремне йому белән гел сине күрәм, – ди торган иде. – Матур елмаеп, җылы итеп миңа карап тик торасың.
Колакларына чәчкә балыдай татлы сүзләр пышылдап башын әйләндерә торгач, кыз таң атканын да сизми кала.
– Абау, әтәч кычкырды түгелме?!. Әнием эзләргә чыкканчы кереп ятыймчы, – дип әйтә иде сизелер-сизелмәс кенә яктыра башлаганын тоеп һәм бер мәлгә егетнең изерәткеч кочагынан ычкынып. Шуннан соң ул су кереп туймаган бала кебек тагын аның чоңгылдай тирән кочагына чума. Тагын бераз мәхәббәт назында коена. Һәм яман эш эшләгән кешедәй куырлып, җылы кочактан туптай атылып чыга да, артына борылып карарга да куркып капкадан кереп китә. Борылса, егетнең мәхәббәт көче әкияттәге Тамаксау әби кебек суырып аласын белә ул.
Әллә ни озак та йөрмәделәр. Ике-өч ай булѓандыр. Егет тәкъдим ясады. Кыз шатланып риза булды. Өйләнештеләр.
Карасаң, дөнья мәшәкатьләре белән берничә ел үтеп тә киткән. Хәзер берсеннән-берсе матур ике кыз үстерәләр.
Бер кич җылы юрган астында ятканда бичәсе, иркәләнеп:
– Өйләнешкәнче, яратышып йөргәндә димен, йокларга яткач, күзләремне йому белән сине күрәм, дип әйтә торган идең, хәзер дә күрәсеңме? – дип сорады.
– Юк! – диде йокы аралаш ире.
– Нишләп, җаным?..
– Чөнки хәзер сине күзләремне ачканда да күрәм! – дип җавап кайтарды тәмам уянган хәләле, әле бая гына хатынының үзеннән савыт-саба юдырырга тырышканын хәтеренә төшереп.
Фото: Фрепик.ру