Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
12 март , 11:49

Кәүсәр ӘМИНЕВ. Чын матурлык кайда? Булган хәл

Чибәрем буяу матурлыгыннан арынгач, мин дә аның чын матурлыгына гашыйк булдым.

Кәүсәр ӘМИНЕВ. Чын матурлык кайда? Булган хәл
Кәүсәр ӘМИНЕВ. Чын матурлык кайда? Булган хәл

(Бер егет авызыннан)

Минем дус кызым бар. Яратышабыз, дип төгәл генә әйтеп тә булмый. Әмма, ул миңа бик ошый, күз карашлары, чибәрлеге, гореф-гадәт, тотыш-кыланышлары тәртиптә. Минем янга бизәнеп, үтә дә матур булырга тырышып килүеннән чыгып, аның күңелендә мин дә бик артта калганнардан түгеллегемне чамалыйм. Менә шул битенә, иреннәренә, күз төпләренә, кашларына буяу сөртеп бизәнүе миңа бик ошап бетми. Мәгәр, бизәнгәч ялтыр матурлыгы күзләрне бик кызыктыра... Ләкин буянмаганда аның мондый түгеллеген тою – минем күңелне гел генә кыбырдатып тора. Кызымның табигый матурлыгын тою миңа җитми. Туктале, мин әйтәм, үземнең кичерешләрне бу күбәләгемнең аңына ничек кертергә?

Шулай беркөнне мин аны кунакка чакырдым. Гади ашамлыкларга бик зиннәтле төс биреп өстәл әзерләдем. Зәвыклы чуарлап бизәлгән кыйммәтле шәраб шешәсенә гади генә алма виносы салдым. Пешкән вак бәрәңгеләрне сыек шоколадка манып тәлинкәләргә матур итеп тездем. Тары ярмасын кара җимеш кайнатмасында каралтып кара уылдыкка охшаттым. Чечевица дигән вак борчакны миләүшә төскә кертеп ”кызыл уылдык” ясадым. Пешкән чөгендер, кишерне телгәләп, диңгез артыннан килгән җимешләргә охшаш әллә нинди сыннар ясап, боларның барысын да матур савытларга салып өстәлгә тезгәч, карап торуга бик зиннәтле,  “шикарный” әзерләнгән өстәл килеп чыкты. Өй эченә баллоннан ясалма хуш исләр дә бөркеп куйдым... Билгеләнгән вакытка кызым килде. Мин әзерләгән матур өстәлне күргәч йөзе балкып, күзләрендә шатлыклы очкыннар кабынуын яшерә алмыйча миңа карады... Аның матур бизәнеп каршыма килеп баскач, минем алданып соклануым кебек. Әмма бу да алдану иде, чынында өстәлдәге сыйлар бик гади бит.

– Әйдә, дим, рәхим итеп, сый-хөрмәтләрдән авыз итик... Утырып сыйлана башлагач, кайбер азыкларның тышындагы матурлыгы, эчендәге җисеменә бик туры килми, бутафория икәне ачыкланып, шаяру-көлке белән үтте. Кунагым алма шәрабын тәмләп карагач:

– Шешәсенә караганда виносы бик туры килеп бетми, шулай да миңа ошый, – диде, сораулы карашын миңа багып.

Шоколадка манылган вак бәрәңгене тәмләгәч;

– Карале, нигә бу бәрәңгенең тышы шоколад, ул бит шоколадсыз тәмле! – дип миңа ягымлы карады... Ул битенә буяулар сөртми килгәндә, аңа сокланып караганым кебек.

– Әйе шул, мин әйтәм, һәр нәрсәнең тышындагы эчендәгегә туры килсә генә килешә, әмма, дөнья шулай корылган бит, без, кешеләр, чынбарлыкны яшерә төшеп, тыштан матур төскә буяп, шуңа алданып яшәргә яратабыз. Менә сез, хатын-кызлар, табигый матурлыгыгызны косметика буяулары астына яшереп, матурдан да матурырак күренергә тырышып безне, ир-егетләрне адаштырып бетерәсез, – дип ычкындырдым...

Ярый әле аның усаллыгы юк, минем бу сүзләргә ипле генә елмайды да без көлешеп кәеф корган өстәлне җыештыра башлады. Минем фикер белән бәхәскә кермәде...

Башка очрашкан чакларда кызымның бит буяуларын үзенең матурлыгын билгеләрлек итеп кенә куллануы миңа бик ошады. Чигәсеннән үпкән чакта муеныннан элеккеге духи исе түгел, таза, әсәрткеч хатын-кыз тәне исе аңкуыннан минем йөрәктә әллә нинди тойгылар уянып,  үзенә тарта. Ул минем аерылгысыз җаным кебек тоела башлады. Гүя миндә кабыналмый торган мәхәббәт хисләрем дөрләп балкып китте. Аның да миңа булган дәрте кайныйдыр, чөнки без озак күрешми торалмый башладык. Озакка кичектерми генә без инде туебыз вакытын да билгеләдек. Чибәрем буяу матурлыгыннан арынгач, мин дә аның чын матурлыгына гашыйк булдым.

Фото авторның шәхси архивыннан алынды.

Кәүсәр ӘМИНЕВ. Чын матурлык кайда? Булган хәл
Кәүсәр ӘМИНЕВ. Чын матурлык кайда? Булган хәл
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: