Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
19 гыйнвар , 21:32

Гөлфия СОЛТАНОВА. Әйбәт малай иде

Ишет мине, ышан сүзләремә: Мин яраттым сине, яраттым...

Гөлфия СОЛТАНОВА. Әйбәт малай иде
Гөлфия СОЛТАНОВА. Әйбәт малай иде

Яшьлектә истәлек дәфтәрләре язмаган кеше юктыр, мөгаен. Дәрес карамасаң карамыйсың инде, дүрт-биш классташыңның дәфтәреннән сырлап, матурлап, бизәп, апаңның йә абыеңның саргаеп беткән истәлек блокнотыннан сайлап-сайлап, шигырьләр, җырлар күчерәсең. Ул шигырьләрнең авторы да юк, «буыннан-буынга күчерә-күчерә» халык сүзләренә әйләнеп беткәннәр. Кычкырып әйтә алмаган сүзләреңне, хисләреңне шушы шигырьләр аша әйтәсең дә бирәсең, ни дисәң дә, шигырь белән күп нәрсә аңлатып була. Ә икенче көнне дәресләр бетеп өйгә кайткач, серле сандык ачкан кебек үзеңнең яздырып алган истәлек дәфтәрен ачасың. Аны уку күңелгә бәйрәм була инде. Каян гына табып бетерәләр диген шулчаклы матур шигырьләр, әйтемнәр? Җаның чистарып, сафланып кала. Үсәрәк төшкәч, малайлар да шушы истәлек дәфтәрләре аша яраткан кызларына хисләрен аңлата, җиткерә башлыйлар.

Җиденче классны тәмамлаганда, минем истәлек дәфтәремдә дә сөю хисләре белән тулы дүртьюллыклар пәйда булды. Аларны мина Илгизәр язган иде. Үз чиратымда мин аның дәфтәренә җавап итеп шундый шигырь язарга тиеш булганмындыр инде. Ләкин каян килсен, ди, ул андый кыюлык. Горурлык та комачаулагандыр, бәлки. Карашы белән миннән күпме генә җавап көтсә дә, мин таш кыя кебек эчемдәгене егеткә сиздермәдем. Ә шулай да яратмаслык малай түгел иде Илгизәр.

Җәй җитте. Беркөнне колхоз бәрәңгесен утап кайтым керсәм, алдагы өйдә өстәл уртасында минем зурайтылган фотосурәтем тора. Каян килеп чыккан инде бу? Аптыраш! Фотосурәтнең сере кичен әни эштән кайткач кына билгеле булды. Илгизәрнең әнисе китереп киткән икән аны безгә. Өйдән өйгә фотосурәтләр зурайтучы йөргән дә, Илгизәр биреп җибәргән икән дә, зурайтып ясап китергәч, әнисе алып калган. Малаен әрләп, ачуланганнан соң, фотоны безгә алып килгән. Кыскасы, аларга бик кыйммәткә төшкән фотосурәтне әни акча биреп алып калган. Әни боларның барысын да сөйләгәндә күренеп торган берәр тишек булса мин шунда кереп китәрлек булып тыңлап тордым. Ярый әле, әти өйдә юк, апа, абый...

Илгизәрне үземчә ошата да башлаган идем бит инде мин. Хәзер исә аңа булган ачуым җанны көйдерә, үзе янымда булса, белмим, нишләтер идем икән аны шушы мизгелдә?

Кичне сабырсызланып көттем дә клубка ашыктым. Илгизәр үзе дә бик борчулы күренә иде. Сүзсез, караш белән генә аңлатмакчы идем, барып чыкмады. Бар кыюлыгымны җыеп: “Сөйләшәсе бар иде синең белән”, – дип кырыена килеп бастым. Илгизәрнең минем фотоны каян алганыннан башлап, үзе өйдә булмау аркасында гына әнисе кулына эләккән сурәт өчен үзен бик гаепле санавын, аңлатуын тыңлап, өйгә кайтып җиткәнне  сизми дә калганбыз. Шунда мин нәрсә әйткәнемне белештермичә  тездем дә Илгизәр мине кочаклап алды. Болай да ташып чыкка ачуыма шул житә калды. “Әле син шулаймыни?” – дип,  этеп җибәрдем дә капкада эленеп торган зур йозакны алып, аңа китереп суктым.

Бөтен дөнья туктагандай булды. Әйтерсең лә Илгизәрнең аркасына эләккән теге йозак безнең йөрәкләрдә шытып килүче мәхәббәткә үзе чаклы нокта куйды...

Күңелләр бушап, гамьсез көннәр башланса, әле дә истәлек дәфтәрен алып укый торган гадәтем бар. Чыгарылыш алдыннан яздырганында Илгизәрнең дә дүртьюллыгы тора:

Очкын сипкән синең күзләрең

Юлларыма нурлар таратты.

Ишет мине, ышан сүзләремә:

Мин яраттым сине, яраттым...

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: