Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
7 гыйнвар , 22:15

Лилия ИБРАҺИМОВА. Көнләшү

Дөньяда менә шундый хәлләр дә була. Алсу гомере буена Раиләдән көнләшеп, аңа газап китереп яшәде, ә Раилә исә, шуңа карамастан, чын дус булып кала белде. Иң мөһиме, Алсуның явызлыгына каршы явызлык эшләмәде ахирәте. Ходай барысын да үзе хәл итте.

Лилия ИБРАҺИМОВА. Көнләшү
Лилия ИБРАҺИМОВА. Көнләшү

Алсу белән Раилә беренче класстан ук, кая гына барсалар да, ни генә эшләсәләр дә – гел бергә булдылар. Аларның дуслыгына күпләр көнләшерлек. Кызлар хәтта бер үк уку йортына килеп керделәр. Берсенең хыялы бухгалтерлыкка уку булса, икенчесенеке – инглиз телен яхшылап өйрәнеп, чит илгә китү. Раиләгә уку җиңел бирелде. Аның әтисе инде күптән үлгән иде, ә әнисенә өч баланы тәрбияләү җиңел булмады. Алсу исә ялкаурак. Еш кына лекциягә дә килми кала. Әле ярый, әти-әнисе бай: акча җибәреп торалар...

Шулай итеп, кызлар укуларын бетерделәр дә авылларына кайтып киттеләр. Кайткан көнне үк Алсу Раилә янына кереп, аны клубка чакырды. Раилә каршы килмәде. Күпме тырышып укып, шуңардан соң азрак ял да кирәк бит инде!

Клубта бүген кеше күп. Шәһәрнекеләр дә кайткан. Алсуның күзе матур гына, затлы итеп киенгән бер егеткә төште. Ул ике дә уйламый аның янына килеп, танышырга кереште. Ә Раилә исә биемәде, бер почмакта сөялеп, биюче егет-кызларга карап торды. Алсу танышкан егет Булат исемле икән. Казаннан. Әбисе янына кунакка кайткан. Алсуның тизрәк Булатны Раилә белән таныштырасы килде. Мактаныр өчен, әлбәттә. “Сиңа авыл егетләре дә карамый, ә миңа Казаннан кайткан егет гашыйк булды”, – янәсе. Раилә дус кызының сүзләренә колак та салмады. Ул Булатка беренче күрүдә үк гашыйк булды. Булат та аны ошатты кебек. Сөйләшә башлагач, икесенең дә бертөрле уйлаулары, фикерләүләре, дөньяга карашлары бер үк булуы ачыкланды. Башта Раилә бик бәхетле иде, чөнки Булат белән һәркөн очраша, аның белән сөйләшә. Ә аннары бу егет аныкы түгел, ә дус кызы Алсуныкы икәне исенә төшә. Өенә кайткач, төннәрен йокламыйча елап уздыра. Булатны күрү аның өчен хәзер бәхет түгел иде. Моны ул егеткә әйтте, чөнки бүтән түзәр чамасы калмаган иде.

Менә инде алар өч көн күрешмәделәр... Булат моңаеп калды. Аз сөйләште, Алсуга бөтенләй диярлек игътибар итмәде. Кыз аның үзгәрүен сизде. Нәрсә булуын сорашты. Булат барысын да аңлатып бирде. “Син чибәр, тормышны яратасың. Мин сине шуның өчен үз иттем дә. Ләкин дус кызыңны күргәч, барысы да челпәрәмә килде. Аны югалтасым килми. Син үзеңә тиң ярыңны табарсың әле. Хуш! – диде ул. Алсу никадәр генә ялынса, ялварса да, Булат үзенең фикерен үзгәртмәде. Раилә янына барып, аны чын-чынлап яратуын белдерде. Кызның бәхете эченә сыймады. Таңга кадәр сөйләшә-серләшә, хәтта көтү чыкканын сизми калдылар.

Берничә көннән соң алар Казанга киттеләр. Булат Раиләне үзе янына эшкә урнаштырды. Тиздән туй ясадылар. Аннары Равилә белән Рәмилә исемле игезәк кызлары туды. Булат белән Раиләнең бәхете чиксез иде.

Тиздән Алсу да Ислам исемле авылдашына кияүгә чыкты. Яратып түгел, ялгызлыктан куркып. Булат белән Раилә турында гел белешеп торды ул. Хәзер аның эчендә шулчаклы нәфрәт! Иң яхшы дусты Раилә аның дошманына әверелде. Бигрәк тә Раиләнең ике игезәк бала табуын ишеткәч, аны күрә алмас дәрәҗәгә җитте, Алсуның бит бер-кайчан да балалары булмаячак.

Булат белән Раиләнең шундый бәхетле яшәүләренә тыныч кына түзеп тормады Алсу. Нинди дә булса начарлык кыласы килде. Моны тормышка ашыруда аңа бер сихерче ярдәм итте. һәм... Көннәрдән бер көнне яшь парларның тормышы аска тәгәри башлады. Булатны эштән кудылар. Раиләнең күзләре күрмәс булды, балалары да гел чирләшеп кенә тордылар. Булат белән Раилә чарасызлыктан нишләргә дә белмәгәнлектән, күршедә яшәүче әбигә хәлләрен сөйләп бирергә булдылар. Саимә әби шифалы үләннәре һәм өшкерүләре белән ике ай эчендә бу гаиләне аякка бастырды. Булат кире эшенә кайтты. Хезмәттәшләре аны: “Рәхәтләнеп ял иткәнсеңдер, хәзер тырышып эшлә дә эшлә генә!” – дип көнләшеп каршы алганнар.

Шушы хәлләрдән соң, ир белән хатын күршегә кереп: “Шундый зур яхшылык эшләдегез безгә, Саимә әби. Нәрсә сорасагыз да, теләгегезне үтәргә тырышырбыз”, – дип, рәхмәтләрен ирештерделәр. “Мин инде карт, миңа берни дә кирәкми. Шулай да, балаларым юк, шуңа күрә кайчакларда хәлемне белергә керсәгез, яхшы булыр иде”, – дигән Саимә әби, күршеләрен якын күреп. Алар чыгып китәргә җыенганда, әби: “Онытып торам икән. Сезнең башыгызга төшкән бәхетсезлекпәрдә Раиләнең элекке бик якын ахирәте гаепле. Аңа нинди җәза кылыйм?” – дип сораган. Моны белгәннән соң, аңын югалтыр дәрәҗәгә җитешкән Раилә: “Ничек инде, минем иң якын ахирәтем Алсумы? Без бит аның белән беренче сыйныфтан бирле бергә. Дуслыгыбыз кеше көнләштерерлек иде бит!” – дип чәчрәп чыккан, соңыннан һушына килгәч: “Бернинди дә җәза кирәкми. Ходай барысын да күрә. Ул хәл итсен”, – дип тынычланды.

Күп тә үтмәде, Алсуның үлеме турында ишетелде. Аны бик нык интектергәннәр икән, имеш, дип тә сөйләделәр.

Дөньяда менә шундый хәлләр дә була. Алсу гомере буена Раиләдән көнләшеп, аңа газап китереп яшәде, ә Раилә исә, шуңа карамастан, чын дус булып кала белде. Иң мөһиме, Алсуның явызлыгына каршы явызлык эшләмәде ахирәте. Ходай барысын да үзе хәл итте.

Әйткәндәй, бүгенге көндә Булат белән Раиләнең балалары үзләре гаиләле. Оныклары инде урта мәктәпне тәмамлый.

Гомер дигәннәре агымсудай бигрәк тиз уза икән шул ул. Раиләнең Булат белән танышып, киләчәккә планнар корып утырганы, аннары Алсуның үлеме дә әле кичә генә булгандай кебек тоелса да, инде күпме вакыт үткән... Ә барыбер искә төшә!

Юк, начары түгел, киресенчә, Раилә әле дә ахирәте каберенә барып, аны чистарта, чәчәкләр куя. Тик, ул һаман да бер нәрсәне генә аңлый алмый: “Нишләп ул Алсу янына килгән чакта һәрвакыт көн бозыла, ә өйгә кайткач, берни булмагандай, кояш балкый, бар да ал да гөл килә?” Күрәсең, Алсуның Раиләгә рәхмәте шулай килеп ирешәдер...

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: