Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
18 июль 2023, 12:13

Нәфис гәүдә бәхет китерәме? Булган хәл

– Син бит бик матурсың... Бары бераз ябыгырга гына кирәк... – Егет кызның чәчләреннән сыйпады һәм күзләренә карады. – Бүгеннән минем кызым булачаксың!

Нәфис гәүдә бәхет китерәме? Булган хәл
Нәфис гәүдә бәхет китерәме? Булган хәл

Кардай ап-ак тәлинкә эчендәге алсу чәчәкле пирожное өстенә тып-тып тозлы күз яшьләре тама... Яшьле күзләр вакыт-вакыт каерылып күрше өстәл артында утырган кәттә киемле асыл ир затына бага. Сагышлы күзләр иясенең йөрәгендә чиксез көчле җавапсыз мәхәббәт уты кайный шул... Бәлки бу сөюне җавапсыз дип әйтү бик дөрес тә булмас, чөнки теге өстәл артында дусты белән ваемсыз гына төшке ашын ашап утырган егет әлегә үзенең мәхәббәт объекты икәнен белми...

– Ни сөйлисең инде син, нишләп ул миңа карасын, ди... Ул нинди матур да, мин нинди... – 25 яшьлек Луиза 54нче үлчәмдәге кофтасын тартып куйды. – Мине яратырлык мени...

– Һәркемнең бәхеткә хакы бар, – сагышлы Луизаның дусты Эльвира кофелы чынаягын ачу белән өстәлгә утыртты. Коңгырт сыекчаның яртысы зәңгәрсу өстәл япмасына “сикерде”. – Бүген үк үзем аның белән сөйләшәм. Болай ярамый! – Дустына сүз әйтергә урын калдырмыйча, Эльвира кафедан чыгып китте.

Менә, ниһаять, эш көне бетте. Компьютерын сүндерергә иелгән Луиза ялтырап торган ботинкаларны күреп, дертләп китте. Янына кем килеп басканын шунда ук аңлады ул. Каушавыннан минут эчендә тирләп чыкты, йөрәгенең шашып тибә башлавын барлык хезмәттәшләре дә ишетәдер төсле тоелды. Көчкә батырлыгын җыеп, башын күтәрде.

– Луиза, мөмкинме мин сине бүген озатып куям?

“Эльвира сөйләшкән!” Яшен тизлегендә башыннан үткән уй кызны ачуыннан шартлата язды.

– Нигә эндәшмисең, әллә башка планнарың бармы?

– Ю-у-ук...

Алар офистан бергә чыктылар. Артур кызны машинасының ишеген ачып утыртты да шаккатудан телсез калган берничә хезмәттәш хатын яныннан выжлатып китеп барды.

Башта сөйләшү эш, һава торышы, соңгы яңалыклар хакындагы гади нәрсәләр турында барды. Луизаның ишеге төбенә килеп туктагач, Артур кинәт сорап куйды:

– Син нигә миңа инде бер ел гашыйк булып яратып йөрүеңне яшереп килдең?

Өнемме бу, төшемме дип барган Луиза уянып киткәндәй булды. Тиз елый торган гадәтен искиткеч яратмый ул. Ләкин артык хисле булуы белән берни эшли алмый. Бу юлы да күзләренә мөлдерәмә яшьләр тулды. Аларны яшерергә тырышып, читкә карады.

– Соң үзең дә аңлыйсыңдыр инде... Кемгә кирәк мондый... 85 килограммлык бәхет...

– Ә син үзгәрер өчен ниләр эшләдең соң, Луиза?

Кыз дәшмәде. Ничек итеп төрле диеталар белән экспериментлар ясавы хакында бу матур егеткә сөйлисе килмәде. Беркайчан да озак диетада утырырга түземлеге җитмәде аның. Ярата шул ул татлы ризыкларны...

– Син бит бик матурсың... Бары бераз ябыгырга гына кирәк... – Егет кызның чәчләреннән сыйпады һәм күзләренә карады. – Бүгеннән минем кызым булачаксың!

Бу сүзләр егет киткәч тә Луизаның колагында озак чыңлап торды. Иртән уянгач та шул хакта уйлап ятты. Кичәге көн аңа төш кенә булган кебек тоелды. Уйлардан арындырып телефоны шалтырады.

– Матурым, юын-киен дә чык, мин сине ишек төбеңдә көтәм. Ашап торма, кафега керербез...

Кафеда кофесына шикәр салырга җыенган Луизаны Артур сак кына туктатты һәм шикәрен алып куйды, пирожноен да читкә этте.

– Без бүгеннән, җаным, матурлана башлыйбыз. Син – минем кызым һәм син бераздан дөньядагы иң чибәр, иң зифа гәүдәле хатын-кыз булачаксың...

Төшке ашны да алар бергә ашады. Әлбәттә, баллы-татлы камыр ризыклары белән Луизага хушлашырга туры килде. Ә кичтән егет кызны озатып куйгач, аңардан кичке аш урынына бары бер стакан майсыз кефир эчәчәге хакында вәгъдә алды. Бәхетнең җиденче катында йөзгән Луиза бу минутта бөтенләй ашамыйча да яшәргә риза иде...

– Ә минем сиңа бүләгем бар, – икенче көнне Артур янә шаккатырды һәм кесәсеннән матур конверт тартып чыгарды. – Монда – фитнес-клубка бер еллык абонемент.

Кичен тренажерларда беренче тапкыр шөгыльләнеп, эштән чыгып арыган Луизаны Артур чәчәкләр бәйләме белән каршы алды.

– Арыдыңмы, яратканым? Менә синең кичке ашың, – дип егет кечкенә газсыз су шешәсе сузды. – Тагын бер тәкъдимем бар сиңа, җаным, без инде үскән кешеләр, әйдә бергә яши башлыйк...

Компанияда югары һәм иң төшемле вазыйфаларның берсен биләүче, искиткеч бай әти-әнисе белән шәһәр читендәге элиталы коттеджда гомер кичерүче Артурның гади хезмәткәр – “түгәрәк” Луизаның бер бүлмәле фатирына күченүен бик озак сөйләделәр... Сөйләделәр-сөйләделәр дә тындылар, ә вакыт дигәне туктап тормый ашыгуын дәвам итте һәм янә бер ел вакыт үтеп китте...

– Син – минем Галатеям! Менә, ниһаять, син камиллекнең үзе, чибәркәем...

Егет кызны нечкә биленнән җиңел генә күтәреп, утыргычка бастырды да төрле ягына чыгып карый-карый соклануын белдерде. Бер ел эчендә танымаслык булып үзгәргән, 30 килограммга ябыккан, бәхеттән һәм мәхәббәттән күзләре очкынланып янган, чибәрләнгән Луиза башын артка ташлап челтерәп көлде, сөйгәне алдында төрлечә чытыкланды-кыйланды, иркәләнде. Тик, күрәсең, бу аның Артур янында соңгы көлүе булгандыр...

Кичтән егет әтисенең авырып китүе хакында белдереп, вакытлыча дигән сылтау белән кызның фатирыннан әйберләрен җыеп чыгып китте. Яшьләрнең очрашулары сирәгәйде, акрынлап аралары суынды һәм бераздан бөтенләй өзелде. Хәтта эштә дә Луизага Артурны күреп калу форсаты көннән-көн сирәгрәк тәти башлады... Кыз моны авыр кичерде, ул егетне һаман да бик ярата иде. Күзендә бәхет очкыннары сүнде, йөзе сулды. Беркөн ул таныш кафеның пыяла витриналары аша күренеп торган күпертелгән кремлы, матур-матур татлы десертларга тукталып карап торды һәм бераз икеләнгәннән соң кулын селтәп, барыбер керергә булды. Ишекне эчке яктан япкач, шаккатуыннан өнсез калды – якындагы өстәл артында искиткеч тулы гәүдәле бер кызның күз яшьләрен сөртеп ... Артур утыра иде...

Ләйсән ЯКУПОВА.

Фото: za-edoy.ru

Нәфис гәүдә бәхет китерәме? Булган хәл
Нәфис гәүдә бәхет китерәме? Булган хәл
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: