Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
13 июль 2023, 19:07

“Үзем язам, үзем елыйм...”

Төгәл сигез ел элек Омскидагы казарма ишелеп, милләттәшебез, Чакмагыш егете Рөстәм НӘБИЕВ ике аяксыз кала. Тормыш иптәше Индира НӘБИЕВА шушы вакыт эчендә башыннан узганнарны кабат күз алдыннан үткәреп, үзенең кичерешләрен telegram-каналында язып чыкты.

“Үзем язам, үзем елыйм...”
“Үзем язам, үзем елыйм...”

– 8 ел элек, 12 июльдә, язмыш безнең белән усал итеп шаярды.

Мин Рөстәмне армиягә озаттым һәм, 20 көн дә узмагандыр, ул хәрби хезмәт иткән Омскидагы казарма җимерелү турындагы коточкыч хәбәр килеп җитте. Иң куркынычы: аның исәнме-юкмы икәнлеген бөтенләй белмәү иде. Яңалыкларда һәлак булучыларның һәм исән калучыларның исемлекләрен күрсәттеләр – аның исеме беркайда да юк иде. Хәрби частька шалтыраттык, бу көнне анда беркем дә төгәл җавап бирә алмады. 13 июльдә Рөстәмнең әти-әниләре белән поездда Омскига барып, аның исән калуын һәм казарма хәрәбәләреннән бары тик таң алдыннан гына иң соңгысы булып тартып алынуын белдек – шуңа күрә бер хәбәр дә булмаган.

Бу вакыттагы хис-кичерешләремне сүз белән тасвирлап булмый. Реанимация. Операцияләр. Ампутацияләр. Күз яшьләре. Хастаханәнең озын коридорлары. Безнең бетмәс-төкәнмәс өметләребез. Ике клиник үлем. Табибларның сүзләре: “Без мөмкин булганның һәм мөмкин булмаганның барысын да эшлибез, бөтен ышаныч үзендә”. Хезмәттәшләренең үлеме. Аларны соңгы юлга озатулар.  Казармада яшәү. Мин бер әйберне дә онытмадым.

Очраша башлагандагы назлы мизгелләрне искә төшерә идем, һәм уйлый идем: нишләп шулай килеп чыкты соң? Ничек барысы да шулай тиз бетә ала? Ә безнең уртак хыяллар? Рөстәм көн саен диярлек кызыбыз тууы турында хыяллана иде. Үзем язам, ә күз яшьләрем үзеннән-үзе ага...

Ул вакытта мин мөмкин булганнарның барысына да ышанырга әзер идем. Бервакытта да укымаган догаларны укыдым. Ул тик исән калсын дип теләкләр теләдем. Теләкләремне бер бит кәгазьгә яздым да, алар белән йокладым. Дөресрәге, йокламадым, төннәремне елап үткәрдем. Иң мөһиме – мин ышандым.

Һәм менә 8 ел үтте. Мин үземнең сөекле хатын булуым турында төгәл беләм. Ул минем өчен барысын да эшләргә әзер. Ул сүздә дә, эштә дә чын ир-егет. Ул бернәрсәгә дә бирешмәде. Чөнки янәшәбездә Аллаһ Тәгалә һәм фәрештәләребез бар иде.

Яңадан торып, атлап китү өчен нинди көч кирәк икәнен мин аңлата алмыйм. Аның белән көннән-көн ныграк горурланам. Аның белән бүгенге көнгә кадәр янәшә булганым өчен рәхмәтлемен. Аның янында мин үземне кечкенә  сабый итеп тоя алам. Ул мине үземнән дә ныграк ярата.

Без күп юллар үттек һәм тормыш буенча бергә үстек.

Иң якын, иң яхшы, космик ир-ат бит син! Мин алга таба да синең канатларың булырга әзер. Ә син сау бул һәм үзеңне сакла.

Мин һәрвакыт янәшәңдә.

“Үзем язам, үзем елыйм...”
“Үзем язам, үзем елыйм...”
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: