Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
12 июль 2023, 12:28

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Мин авырлы чакта... Булган хәл

...Мин авырлы чакта... Ирем белән низаг чыкты. Мин аны хыянәттә гаепләдем.

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Мин авырлы чакта... Булган хәл
Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Мин авырлы чакта... Булган хәл

Хатыннар чак кына аулакта калса, нәрсә хакында сөйләшә инде? “Мин бала тапканда...” яки “Мин авырлы чакта...” дип башлана да китә аларның очы-кырые булмаган хәбәрләре. Әйтерсең, дөньяда иң беренче ул йөкле булган да, тәүге бәбине ул тапкан. Ничек кенә булмасын, хатын-кыз шушы хикәятеннән ялыкмый. Игътибар итегез әле, хәтта теше төшеп беткән әбиләрнең дә: “Мин бала тапканда...” дип башланган тарихы бар. Һәм, әлбәттә, минеке дә бар. Күп алар, әллә ничә төрле. Шатлыклысы да, гыйбрәтлесе дә җитәрлек. Шуларның бер гыйбрәтлесен искә төшерә торган  хәл булды әле бүген. Хәтта ки гөнаһлы, дип тә әйтергә була.

...Мин авырлы чакта... Ирем белән низаг чыкты. Мин аны хыянәттә гаепләдем. Хәбәр җиткергән кеше бөтен дәлилләрен әйтеп бирде, күзләремне ачты – безнең өйдә давыл купты. Бу давылның соңгы һәм иң зур җимерү ноктасы шул булды – мин абортка киттем.

Безнең участок табибы булмый чыкты, икенче участок врачына мөрәҗәгать итәргә туры килде. Ниятемне әйткәч, ул: “Үзегез хәл итәсез, сезнең эш”, – диде дә, юнәлтмә тоттырды. Берничә көн йөреп, анализ һәм башка тәртипләрен үтеп беткәч, пичәт куйдыртырга тагы да табибка киттем. Бу юлы үземнең табиб эшкә чыккан иде. Кереп каршысына утыргач, ул алдына салган кәгаземә карап алды да, аптырап, миңа күтәрелеп карады:

– Сез бала табарга уйлый идегез бит?

– Әйе дә... – дип тотлыгам, – хәлләр үзгәреп китте.

– Ничек үзгәреп китте? Нәрсә булды? – Урта яшьләрдәге табиб хатын миңа бик усал итеп төбәлдеме, әллә тавышы үтә кырыс чыктымы, шушы көннәрдә бик сугышчан халәттә йөргән мин каушый төштем.

– Зураеп беткән авырыңны төшертергә килергә нәрсә сәбәпче булды ул тиклем? Ә?! Сугыш чыктымы әллә? Әллә күк җимерелеп төштеме?!

Мондый һөҗүмнән бөтенләй бәлтерәдем һәм түгелеп елап хәлемне сөйләп бирдем. Тик табиб мине жәлләмәде. Киресенчә, кызганнан-кыза барып, туздырды гына:

– Ир өчен бала табасыңмыни? Әни кеше баланы иң беренче үзе өчен таба! Кирәктә – телим, кирәкмәгәндә теләмим, дип хәл итәргә уенчыкмы ул сиңа? Аптырарсың бу хатыннарга, кайсыларында хайван инстинкты да юк...

Тагы да әллә нәрсәләр дип озак кына әрләде мине бу апа. Мин исә табибның болай тузынганына хәйран калып утырам.

– Бар кайт. “Аборт”, дип авызыңны ачасы булма! Мин сине учетка алганмын – все!

Урамга чыгып баскач кына эчтә ишеткән сүзләрнең мәгънәсе башыма барып җитте һәм мин үземнең гамәлемнән оялып, ишетелгәннәрдән гарьләнеп, эчемдәге баламнан гафу үтенә-үтенә түгелеп елап кайтып киттем.

Бүген бер апа китап эзләп килеп керде. “Зөлхидә апага” дип автограф яздырды. Ул миңа бик таныш тоелды, әмма үзе мине тәү күрәм, диде. Апа чыгып киткәч, кылт итеп күз алдыма теге ачулы табиб хатынның йөзе килде һәм китап алучының артыннан йөгереп чыктым:

– Апа! Сез врачмы?

– Әйе, – апа сораулы төбәлеп туктап калды.

– Сибайда эшләдегезме?

– Әйе...

– Хәтерләмисезме... сез мине куып чыгарган идегез?

– Аллакаем... нигә икән? – апам бөтенләй хәйран.

– Авырлы чагымда... абортка дип килгәндә...

– Шуннан? Ул бала тудымы?

– Туды! Унҗиде яшь инде! Мин бу хикәятне һәрчак хатыннарга сөйлим. Шул апага рәхмәт инде, дип...

Ишек төбендә сөйләшеп-көлешеп тордык. Бу хатын, мөгаен, минем баламны саклый торган фәрештә булгандыр. Ә ул чакта оялуымнан кабат аңа бармадым, азак ул да күчеп киткән икән. Озак елллардан соң очраклы гына тап булып, ниһаять, менә, рәхмәтемне җиткерүгә форсат туды. Бу дөньяда бернәрсә дә юкка гына эшләнми, һәрсәнең сәбәбе һәм шул сәбәпне кылдырыр җаннары була икән.

Фото: glean.12volt-irk.ru

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Мин авырлы чакта... Булган хәл
Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Мин авырлы чакта... Булган хәл
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: