Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
6 декабрь 2022, 10:30

Тереләй күмелгәннәр

Мәгърүфә белән көтүче Садрислам, чишмә буенда очрашып, качып кына сөешәләр, никахсыз бергә булалар, ягъни кыз егеткә ябышып чыга.

Тереләй күмелгәннәр
Тереләй күмелгәннәр

Бу хәл моннан шактый еллар элек Түбән Шәндер (Түбән Шүләнгер) авылында була.

Ярлы егет Садрислам авылдагы Мәгърүфәне яратып йөри. Алар өйләнешергә, бергә булырга сүз куешалар. Ләкин кызның әти-әнисе туганлашу хакында ишетергә дә теләми. Кызларын көтүче Садрис­ламга түгел, мулла улына бирергә була исәпләре. Уңган, булган Мәгърүфәне мулла улы да, үземә барыр, дип йөргән була. Әмма Мәгърүфә белән көтүче Садрислам, чишмә буенда очрашып, ка­чып кына сөешәләр, никахсыз бергә булалар, ягъни кыз егеткә ябы­шып чыга. 1917 елның җәендә боларның балалары туа. Мәгърүфәне алам, дип йөргән мулла улы бу хәлгә бик гарьләнә.

Шуннан указлы мулла Мәсләви Мәсгудов җитәкчелегендәге төркем ат җигеп Лубьянга мүк алып кайтырга дип киткән Садрисламны юлда сагалап тора, Мәгърүфәне дә өеннән алып чыгып, битләренә корым ягып, урам буйлап йөртәләр. Соңыннан, кабер казып, боларны тереләй җиргә күмәләр. Шушы хәлне кабул итмичә, җир ярылып киткән дип сөйлиләр иде.

Авылда боларга багышлап бәет чыгарганнар. Ике яшь кешенең данын таратмас өчен, бәетне ул авылда халыкка укытмаганнар. Бу бәетне Кыерлыга Түбән Шүләнгердән утырмага килгән бер хатын качырып кына алып килә. Бәетнең бер өлеше болай:

Шүләнгер суы буйларында

Тугай читләре үзән,

Мәгърүфәне яр итүдән

Мәңге өметем өзмәм.

 

Ата-анасы, хәерче, дип,

Сөйгәнемне бирмиләр.

Ярлы хәлен күрмәгәннәр

Минем хәлне белмиләр.

 

Җомга кичен көтеп алып

Мәгърүфәмне яр иттем.

Сөйгәнем белән кавышып

Югымны да бар иттем.

 

Лубьяннардан кайтып киләм,

Ялгызым бит, берүзем.

Тыкрыкларга борылуга

Көтеп торган бит үлем.

 

Салкын җир куеннарына

Өчәү бергә кердек без.

Бәхилләшеп, дөнья белән

Бик тилмереп үлдек без.

(2013 елда Татарстанның Мамадыш районы Өчиле (Үсәли) авылында Дания Газизовадан (1961 елгы) Лилия Мөхәммәтҗанова язып алган.)

Фото: kozly.mirtesen.ru

Тереләй күмелгәннәр
Тереләй күмелгәннәр
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: