Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
6 октябрь 2022, 11:59

Фаҗигале мәхәббәт тарихы

Хәзерге Башкортстанның Шаран районы Алпай авылындагы Мәрьям исемле кыз һәм Булат исемле егетнең фаҗигале мәхәббәте халыкны тетрәндерә.

Фаҗигале мәхәббәт тарихы
Фаҗигале мәхәббәт тарихы

Тормыштагы кайбер вакыйгалар халыкны шундый тетрәндерә ки, алар турындагы хатирә фольклорның бер жанрына гына сыеп бетми, яңадан-яңа әсәрләр тууына сәбәпче була. Вакыт узу белән алар берегеп, бер әсәр эчендә яши башлыйлар. Фольклористикада мондый арадашчы жанр төрләре “риваять-бәет”, “риваять-җыр” буларак билгеле.

Түбәндә китерелгән үрнәк белән дә шулай килеп чыккан. Хәзерге Башкортстанның Шаран районына караган Алпай авылында яшәгән Мәрьям исемле кыз һәм Булат исемле егетнең фаҗигале мәхәббәте халык күңеленә шундый көчле тәэсир ясый ки – аның турында берьюлы ике фольклор әсәре – “Мәрьямкәй һәм Булат” дигән риваять һәм шул ук исемдәге бәет иҗат ителә. Башта алар бер-берсеннән аерым сөйләнелсә, тора-бара берегеп китә һәм бер әсәр буларак йөри башлый. Аны тулы хокук белән “риваять-бәет” дип атарга мөмкин. Шул рәвешле, 1910 еллар тирәсендә булган вакыйгалар хакындагы истәлек безнең көннәргә кадәр килеп җитә.

Түбәндә без 1971 елда Шаран районы Алпай авылында клуб мөдире Рәйлә Әхмәдиеваның (1949 елгы) истәлек дәфтәреннән Башкорт дәүләт университеты студентлары күчереп алган әсәрне укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез. Текстның төп нөсхәсе БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасының фольклор фондында саклана.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,

филология фәннәре кандидаты, доцент.

 

Мәрьямкәй белән Булат

Алпай авылында чибәрләрдән чибәр, сылу кыз үскән. Аның исеме Мәрьям булган. Аның матурлыгына сокланмаган кеше калмаган. Бөтен башкорт илендә аңа тиң кеше булмаган, диләр. Күрше егете Булат белән Мәрьям кече яшьтән үк дус булган. Тик егет белән кыз кешегә очрашып-сөйләшеп йөрергә ярамаган, ул зур гөнаһ саналган. Мәрьям уңганлыгы һәм сылулыгы белән күп кешеләрне үзенә гашыйк иткән. Авылда яшәгән алтмыш яшьлек мулла да Мәрьямне өченче хатынлыкка алмакчы булган. Кыз артыннан яучы җибәргән. Мәрьямнең әтисе, гомергә икмәккә туймаган ярлы булганлыктан, байлыкка кызыккан. “Киявебез бай булса, тамагыбыз туймасмы”, дип уйлаган. Әтисе кызын муллага көчләп бирмәкче булган. Унҗиде яшьлек Мәрьям Булаттан башка беркемгә да барырга уйламаган. Ачы гарьлеккә чыдый алмыйча, агу эчеп, үзен-үзе һәлак иткән. Врачлар да аңа кабат савыгырга ярдәм итә алмаганнар. Әти-әниләре больницага килгәч, аларны кертмәгәннәр. Тик Булат килгәч кенә, больницага кертәләр.

Мәрьямнең үле йөзен күргәч, Булат та үзен-үзе чәнечә. Булатның ал каны Мәрьямнең ал йөзенә тама. “Гөнаһ булса булыр”,– диләр, Мәрьям белән Булатны бергә күмәләр. Сөйләүләренә караганда, бу вакыйга 1910 елларга туры килә. Халык саф мәхәббәт белән янучы кешеләрне онытмый. Булат белән Мәрьямгә багышлап җырлар чыгаралар. Булатның әти-әнисе бу кабергә тирәкләр утыртканнар. Бу агачлар янына хәзер яшь агачлар үскән. Булат белән Мәрьям вакыйгасын халык көйгә салган.

Кичке кояш батканда,

Кырдан эштән кайтканда,

Мәрьямкәйне таптылар

Сулып-сүнеп ятканда.

 

Илттеләр дә больницага

Салдылар караватка.

Ике врач, бер сестра

Калдылар карамакка.

 

“Коткармагыз, коткармагыз,

Коткармагыз, мин үләм.

Мин бәхетсез бала булдым,

Яшьли гүрләргә керәм.”

 

Беренче көн килде аның

Сеңлесе хәл белергә.

Сестралар җавап бирде:

– Юк, ярамый керергә!

 

Икенче көн килде аның

Әтисе хәл белергә.

Врачлар җавап кайтарды:

– Юк, ярамый керергә!

 

Өченче көн килде аның

Әнкәсе хәл белергә,

Сестралар җавап бирде:

– Юк, ярамый керергә!

 

Дүртенче көн хәл белергә

Килде аның сөйгәне.

Врач аңа әйтте, танып:

– Үзең кереп күр әле.

 

Керде. Күрде. Мәрьям үлгән,

Кап-кара булып көйгән.

Булат елый сулык-сулык,

Башын түбәнгә игән.

 

Булатның сыктаганы:

– Ач, Мәрьям, ач, Мәрьям,

Ач, Мәрьям, күзеңне.

Ачмасаң, Мәрьям, күзеңне,

Һәлак итәм үземне.

 

Ачмады Мәрьям күзләрен,

Егет аңа карады.

Кесәсеннән пычак алып,

Күкрәгенә кадады.

 

Шул минуттан сөйгәне дә

Сулыш алмый башлады.

Икесенең дә каберен

Яшел чирәм каплады.

 

Базарда яулыклар күп тә,

Сатып алучылар юк.

Илтеп күмүчеләр күп тә,

Казып алучылар юк.

Фаҗигале мәхәббәт тарихы
Фаҗигале мәхәббәт тарихы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: