Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
8 июль 2022, 13:35

Шомырт һәм алмагач мәхәббәте

Карчык бу казакъ кабиләсенә сихер җибәргән. Егет белән кыз бер-берсенә карап сокланып торганда, кыз – шомыртка, ә егет алмагачка әверелгәннәр.

Шомырт һәм алмагач мәхәббәте
Шомырт һәм алмагач мәхәббәте

Чәрмәсән елгасыннан ерак түгел генә бер тугай бар. “Казакъ тугае” дип атала ул. Элек бу тугайда бик тату бер кабилә яшәгән. Ул казакъ кабиләсе булган. Кабилә әгъзалары бик рәхәт тормышта яшәп, җир эшкәртеп, иген игеп көн күргәннәр. Явызлыкның, кайгының нәрсә икәнлеген белмәгәннәр.

Алар арасында бер бик чибәр кыз һәм бик батыр бер егет булган. Ике яшь йөрәк бер-берсен үлеп яратканнар. Аларның мәхәббәтенә сокланмаган кеше булмаган. Кошлар да көне-төне аларны данлап сайраганнар. Көндезләрен ул мәхәббәткә кояш сокланса, төннәрен аларның мәхәбәтенә ай шаһит булган.

Ләкин беркөнне бу якты тормыш күген кара болыт каплый. Бер бай кызы, бу егетне күреп, аңа гашыйк була. Ул, ничек тә булса, егетне үзенә каратырга тырыша. Ләкин егет аны исәпкә алмый, үзенең мәхәббәтенә тугры булып кала. Бай кызы, ничек кенә тырышса да, үз ниятенә ирешә алмый.

Шулай көн артыннан төн уза, төн артыннан көн уза. Ләкин бай кызы берничек тә егет белән кыз арасына керә алмый. Шуңа бу кызның бик ачуы килә һәм ул урман уртасында яшәгән сихерче карчыкка барып ялвара:

– Ничек тә булса, син миңа ярдәм итәргә тиешсең. Ул егет минеке булырга тиеш. Мин сиңа бөтен байлыгымны бирәм, тик син миңа ярдәм ит, – ди.

Карчык үзенең сихер эшләренә керешкән, ди. Болай да итә, тегеләй дә итә, тик егет белән кыз арасын суыта алмый, ди. Бу карчык сихерләгән саен кыз белән егет арасы ныгый гына бара, ди.

Бай кызының бик ачуы килә һәм ул карчыкка:

– Теләсәң нәрсә эшләт бу икәүне. Тик Җирдә алар яшәмәсеннәр. Мин аларның бәхетен күреп яши алмыйм, – ди.

Карчык бу казакъ кабиләсенә сихер җибәргән. Егет белән кыз бер-берсенә карап сокланып торганда, кыз – шомыртка, ә егет алмагачка әверелгәннәр. Бу сихер ике яшь йөрәккә генә кагылып калмаган, кабиләнең барлык ир-атлары – алмагачка, ә хатын-кызлары шомыртка әверелгәннәр. Кыз белән егет әверелгән агачлар бергә тора, ә аларны тирә-яктан әллә күпме алмагач һәм шомырт уратып алган. Бу тугайда башка төрле агач үсми.

Вакыт узу белән кешеләр бу урынны “Казакъ тугае” дип атый башлаган.

(1998 елда Благовар районының Күчәрбай авылында Зөлфирә Латыйпова язып алган. Информаторы күрсәтелмәгән.)

Фото: https://i.ytimg.com

Шомырт һәм алмагач мәхәббәте
Шомырт һәм алмагач мәхәббәте
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: