Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
19 апрель 2022, 13:11

Розалия МИРЗАХАНОВА. Мин гашыйк! Нәсер

Мин бу көнгә, аннан алда булганына, үткән бөтен көннәргә дә гашыйкмын икән лә! Мин бу тормышка гашыйкмын! Ул шундый матур, сокландыргыч, искитәрлек!

Розалия МИРЗАХАНОВА. Мин гашыйк! Нәсер
Розалия МИРЗАХАНОВА. Мин гашыйк! Нәсер

Язның бер көнендә мин гашыйк булдым! Бер күрүдән. Ышанасыңмы, нәнәй? Ул көн шундый матур, шундый якты һәм җылы иде. Кояш ул көнне  бала-чагалар сурәтләрендәге кебек сап-сары, җып-җылы иде. Һава шундый аксыл-зәңгәр иде. Шаярмыйм, көлмә, зинһар. Минем истә. Ул көнне мин күземне югарыга – күккә  еш төбәдем. Андагы саф зәңгәр төсне синең, бәлки, күргәнең дә юктыр. Мин аны соңнан төрле сурәтләрдә эзләдем, китаптагы рәсемнәргә күбрәк игътибар итә башладым. Юк. Андый төс юк. Ул бер көнлек кенә булган бугай.

Чөнки һава бүтән ул киемен яңадан бер тапкыр да  кимәде.   Бу турыда  күп уйландым мин.   Беләсеңме, ул юылган кебек. Аның бик аксыл зәңгәре бар иде. Өр-яңа зәп-зәңгәр костюм кебек. Аның карарагы, сорырагы да бар. Төрлесе бар. Ләкин ул көндәге кебеген башка күрмәдем. Һавага ул көнне мин, чынлап та, еш карадым.... Беләсеңме, ул көнне бит кошлар да анда нишләптер күп иде. Алар  шундый... шундый ирекле һәм шундый ерак иделәр. Кулымны суздым аларга, тиеп карыйм дип, ләкин... алар, чынында, еракта иде. Мин аларны тотып карый алмадым. Алар бик югары иде, каядыр ашыгалар иде. Канатлары белән оста итеп, әйдәп, матур кагыналар иде. Алар инде өйрәнгәннәр. Кошлар һаваның һәрвакыт үзгәреп торган бизәге кебек, затлы муенсасы кебек иде. Искитәрлек иде һава. Искитәрлек!..

Ә беләсеңме, ничек матур иде ул көнне елга?!  Кар эреп беткән чак иде. Яшел вак чирәм күренә иде инде. Елга көзге кебек. Шундый чиста көзге кебек. Аңлыйсыңмы, нәнәкәем? Аны күп тапкыр юганнар, сөрткәннәр. Мин анда үземнең чагылышымны күрдем, аңа карап, күп тапкыр елмайдым.

Елга суы да нишләптер каядыр ашыга иде. Ләкин монысында инде мин аңа тиеп, аны сизеп карый ала идем. Ул салкын һәм юеш иде. Ашкынулы иде. Су астында кәнфитләр ята. Аптырама! Чынлап та, кәнфитләр. Ләкин алар нык каты һәм без ашый торган түгел. Алар үз өйләрендәге кебек иде, һәм бик күп. Беләсеңме, нәрсәне аңлый алмадым шул минутта? Алар суны озатып бара микән яки су аларны сәяхәт иттерәме?

Ә син белә идеңме: суны туктатып булмый икән! Чынлап. Мин туктатмакчы булган идем. Килеп чыкмады... Суга озак карап утырып була. Ул матур һәм саф. Юеш.

Анда чирәм. Шундый ачык яшел, яшь һәм вак. Басарга да куркыныч хәтта. Аның бит үсәсе бар, ә мин аны яраласам? Озак кына карап утырдым мин ул яшеллеккә.

Аңлый алмадым: нигә шундый якты соң бүгенге көн? Нигә бөтен нәрсә шундый матур? Нигә көн шундый төсләргә бай?

 Авыл башындагы агачларда ак чәчәкләр күренә иде. Аларның исе... Анда, авыл башында, күршеләр серләшә. Бала-чага чабыша. Этләр өрә.

Тавыш анда. Шундый тавыш! Күңелгә җиңеллек китергән тавыш! Аңлыйсыңмы? Син алар янында түгел, ләкин син алар белән бергә. Син алар белән бергә шатланасың.

Матур иде ул көн. Мин гашыйк булган көн, чынында, матур иде, нәнәй... Чынлап та матур иде. Мин үземне шундый бәхетле итеп хис иткән идем, бөтен әйберне эшли алам кебек иде, алай да түгел – бөтен әйберне эшлисе килә иде. Торып йөгереп, суны куып тотасы килгән иде. Мин аны эшли ала идем кебек. Мин шул кояш кебек якты идем гашыйк булган көнне, нәнәй. Кошлар кебек ирекле һәм бөтен дөньядан еракта һәм биектә идем. Яңа борын төрткән чирәмнәр кебек нәни һәм тәҗрибәсез идем.

Мин гашыйк булган көнне көн матур иде. Искитәрлек иде. Нәнәй, беләсеңме, мин гашыйк булганымны озак аңламый тордым бит. Көлмә. Бәхетле идем. Бөтен кешеләргә дә шуны ук теләдем. Минем кебек бәхетле булсыннар. Минем кебек гашыйк булсыннар, дип теләдем, нәнәй. Ләкин гашыйк булганымны үзем аңламый идем әле.

Шул ук вакытта түгел, ләкин кичен аңладым. Беләсеңме, ничек? Белмисең. Гашыйк булганымны мин кичен йолдызларга карап утырганда аңладым.

Һава кичен дә матур. Аксыл-зәңгәр түгел, ләкин матур иде. Йолдызларга озак карап утырып була, нәнәй. Бик озак. Сөйләшергә дә кирәкми. Анда сүзләр бөтенли кирәкми... Йолдызлар янында сүзләр кирәкми. Алар артык, чит. 

Мин аларга бик озак карап утырдым. Вакытны онытып. Дөньямны онытып. Алар вак кына бриллиантлар кебек иде. Кара киемдә ап-ак яп-якты бриллиантлар.  Шунда аңладым, нәнәй, гашыйк булганымны... Нәнәй, сер итеп әйтәм. Бу минем беренче тапкыр чынлап гашыйк булуым. Бер күрүдән. Көтмәгән чакта, уйламаган чакта. Шулай кинәт кенә...

Нәнәй, мин бу көнгә, аннан алда булганына, үткән бөтен көннәргә дә гашыйкмын икән лә! Мин бу тормышка гашыйкмын! Ул шундый матур, сокландыргыч, искитәрлек! Уйлаганым да юк иде... бөтенләй дә. Ул көнгә охшаган көн юк. Һава икенче, бу көннең исе икенче, кешеләр икенче, елга да ныграк салкынланды, кошлар да әле юк.

Бу инде бөтенләй икенче көн, нәнәй. Ләкин барыбер матур. Бүген көннең төсе сорырак. Ләкин барыбер матур. Мин аларның бер-берсе белән аралашып килүен дә аңладым, нәнәй. Бүген – соры, иртәгә – тагын якты сары, әйе бит? Барысы да бездән тора дип әйтмә, нәнәкәем,  бездән тормаган нәрсәләр дә күп... Ләкин тормыш матур һәм сокландыргыч. Ул минем беренче мәхәббәтем. Мин аны яратам.

БДУ, филология факультетының 3нче курс студенты.

 

Розалия МИРЗАХАНОВА. Мин гашыйк! Нәсер
Розалия МИРЗАХАНОВА. Мин гашыйк! Нәсер
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: