Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
24 март 2022, 15:21

Салдыбаш елгасы

Башкортстанның Нуриман районы Балчыклы авылында булган бер фаҗигале мәхәббәт тарихы.

Салдыбаш елгасы
Салдыбаш елгасы

Бер елга буена утырган авылда шундый хәл була. Карт белән карчыкның кызлары булмый да булмый. Ә уллары бер-бер артлы дөньяга килә торалар. Менә инде җиденче малай да дөньяга килә. “Нигә шулай бер кыз бала бирмисең соң, ай бер Аллам!” – дип, бу мескеннәр Алладан сораганнар. Алла боларга бер кыз бала биргән. Кадербикә исемен кушканнар алар бердәнбер кызларына.

Кадербикә чибәр, матур кыз булып үсә. Карт белән карчык шатланышып бетә алмыйлар. Кызны сорап килүчеләр дә күренә башлый. Кыз аларның берсен дә күрергә теләми. Чөнки аның яраткан егете була. Алар бер-берсен шулчаклы яраталар, хәтта алар бергә булганда кояш та елмаебрак карый, талларда сандугачлар да тырышыбрак сайрый икән. Вәгъдәләр бирешәләр. Ата-аналары да каршы килми.

Тик авыл баеның да күзе төшкән, ди, бу кызга. Ул аны үзенә кече хатынлыкка сората. Акча һәм бүләк ягыннан тормый. Картларның башлары бутала инде хәзер. “Алтын күргәч, фәрештә дә азган”, – диләр бит. Байга бирергә риза булалар. Кыз нишләргә белми, ялварып сорап та карый ата-анасыннан. Юк. Якын да килмиләр. Якты дөнья карая, киң кырлар тарая хәзер кызга. Сөйгән егетенә, мәхәббәтенә тугрылыклы булып калу, сөймәгән кешегә бармас өчен бары бер генә юл кала. Кыз ай яктысында суга китә. Суга китәр алдыннан әнкәсенә, әтисенә, туганнарына тутырып-тутырып карый. Өй эченә азаккы тапкыр күз ташлый да, эченнән генә барысы белән дә бәхилләшеп чыгып китә.

Бу китүе аның азаккы китүе була. Кадербикә илтеп суга сала башын. Ай нишләргә белми күктә өзгәләнә, бу фаҗигане күрмәс өчен, йөзен болыт белән каплый. Сандугачлар тына. Тик кәккүкнең генә моңлы итеп сузып-сузып кычкырганы ишетелә башлый. Кызны, кайтмагач, эзләп чыгалар, әмма аның чиләкләре белән көянтәсеннән башка бернәрсә дә тапмыйлар. Бик үкенәләр картлар, бик үкенәләр. “Бер кыз бала бирче, Ходаем, дип сорадык, ә бәхетле булсын дия белмәдек”, – диләр. Соң, соң була инде хәзер. Кыз инде суга салды башын. Бу елга да шулай “Салдыбаш” дип атала башлый.

(1971 елда Нуриман районы Балчыклы авылында Нурлыгаян Асадуллиннан (1914 елгы) БДУ студентлары язып алган.)

Фото: stihi.ru

Салдыбаш елгасы
Салдыбаш елгасы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: