Ике-өч көннән, балалар бакчасыннан кайтышлый, балаларны уйнатып керим әле дип, тулай торак алдындагы эскәмиядә утырып торганда, колач ташлап асфальтны себереп йөргән Хәмдия апа, эшен куеп, яныма килеп басты. Мин бит аны бая чыккан чакта танымаганмын. Гел кара халатта күреп, дөресен әйткәндә, күргәндә дә шәйләми өйрәнгәч, ни. Бу ятыш кына спорт костюмы киеп алган, башындагы яулыгы да чагу. Якты төс йөзенә нур керткән әллә, килешә. Баштан алып аягына кадәр карап чыгудан тартынмадым инде. Аякларында да зур резина итекләр урынына чүпрәк кроссовкилар. Апа минем җентекле карашыма нык уңайсызланды, эш бияләйләрен кигән кулларын кая куярга белмәде.
– Сез үзгәргәнсез, – дидем туры итеп, – танымадым ерактан.
– Киендем инде, әллә кирәк тә булмагандыр... Райман кинәт килеп чыкса... карачкы шикелле йөрмим әле, дип.
– Ә-ә, әйе шу-ул, – дип суза биреп хупласам да, эчемдә нәрсәдер чеметеп куйгандай булды. Утыра торгач, чынлап кыен булып китте. Яз җибәрелгән сәламне җәй чак җиткерүем җитмәгән, ул исерек ирнең исенә төшкәндә әйткәнен шулай җитдигә алдымы икән?.. Апа тагы да нидер сөйләмәкче иде дә, балаларны ашату сылтавы белән кереп киттем. Чынында намусым качып китәргә мәҗбүр итте мине.
Киләсе атнада бәләкәчем, су чәчәге эләктереп, авырып китте, шунлыктан тышка чыга алмадык. Аннан табиблар кушуы буенча, тагы да бер атна өйдә яттык. Беркөн, ирем эштән кайтып, кичке аш ашаган мәлдә, ул-бу яңалыкларны сөйләшеп утырдык та, бу сүз уңаенда кызык итеп:
– Теге идән юган апаны ят кеше икән, дип торам. Алмаштырган кебек үзгәргән, вәт әй, – дип куйды.
– Н-ничек үзгәргән?
– Үзгәргән инде, үзең күрерсең әле. Мондагы ир-егетләр дә аптырый, «хатын кеше булган икән лә ул», диләр.
Хатын-кыз кызыксынуын җиңә аламы инде? Киттем күрергә. Әлбәттә, күрше-күлән бар чакта аскы катта яшәгән кешедән барып йомыш сорау сәеррәк килеп чыгадыр, әмма тулай торакта йомышка йөрү гадәти күренеш. Тик нәрсә сораган булыйм икән? Баласыз өлкән кешедән ни... җеп сорармын.
Чынлап та! Ишеген ачкан апага үзем дә бертын телсез калып карап тордым. Чөнки миңа ишекне бөтенләй яңа кеше ачты кебек. Хуҗабикә минем сокланулы карашымнан тагы да ныграк балкып китте:
– Үт, сеңлем. Килешәме?
– О-ой, сезне сәпсим танырлык түгел...
– Чәчемне прическалап кистереп, буятып кайттым әле. Салондагы кызлар бизәндереп тә ташлады. Гомер буе измәгә коенып йөреп эшләгәч, монда да гел пычрак чистартып, купшыланып йөреп өйрәнелмәгән бит.
– Хәтәр матур булган.
Ялган түгел, матур иде шул апа. Тышкы бизәлештән тыш монда ниндидер эчке илһам, эчке матурлык балкышы бар иде. Ул шундый дәрт, илаһилык булып тышка бәрә, хатынның күзләреннән, елмаюыннан, кул хәрәкәтләреннән коелып торгандай.
– Үзем шушылай кыланып йөрим, үзем уйлыйм: Райман килеп чыкса, «Бу бичә курчак кебек ясанырга ярата икән», дип, уйлар микән, дим... Үзегез ни хәлдә әле?
– Ару болай, иртәгә садикка барырбыз инде. Мин... ни... җеп сорап торыйм дигән идем, булса инде... кызыл... җеп.
Нигә барган көнемә төшеп кайттым. Бу күрешү минем намуска төшкән теге кортны тагы да шәбәйтеп җибәрде. Кимерә бит хәзер җанымны. Юк, болай булмый! Райман абыйны табып алырга кирәк.
– Карале, яз каенанамның мичен чыгарган абый кайда йөри икән хәзер? – дим иремә урын салып йөргәндә.
– Әллә, – дип иңбашларын гына сикертте бу телевизорыннан аерылмастан. – Кайда кемгә кирәк, шулар килә дә ала инде аны, ашау-эчүгә йөргән берәдәкне.
– Кайсы авылныкы ул?
– Теге яктанрак, Әхмәрме, Төркмәнме.
Тә-әк, моннан эш чыкмады. Авылга кайтканда каенанамнан сорашырга кирәк, дигән уйны күңелемә салып куйдым.
Хәмдия апаны көн дә дигәндәй күреп йөрим. Аның хәзер сылу хатын булганына мин генә түгел, башкалар да күнегә башлады. Күршеләрем яңалык итеп аның кискен шулай үзгәрүе хакында бер-бер артлы кереп сөйләп тә чыктылар. Әле берсе аны урамда шундый шәп күлмәктә очраткан, икенчесе кыйммәтле затлы туфли алып торганын күргән, өченчесе матурлык салонына кереп барганын шәйләгән. Сөйлиләр-сөйлиләр дә: «Кияүгә чыгарга уйлыйдыр ул, күпме ялгыз яшәргә була», – дип йомгаклап куялар. Ә мин бу үзгәрешнең серен белгәч һәм бигрәк тә үземнең дә гаебемне тойгач – эндәшмим. Их, шул сәлам! Кем телемнән тартты инде! Ике ай онытып йөргәнне шунда искә төшереп тормасам була бит. Очраган саен ихлас елмаеп сәламләшәм дә, апаның ниндидер яшерен өмет белән баккан карашын күрмәгәнгә салышып, хәбәремне тезәм. Ә ул үзенә хас тыйнак, басынкы.
Җәй азагынарак кына иремнең отпускысына авылга кайта алдык. Кайткан көнне үк, җаен туры китереп, каенанамнан сорадым:
– Кайнәм, сиңа мич чыгарган абыйны кайдан табарга була икән?
– Теге чатан ирне әйтәсеңме?
– Әйе. Исеме Райман иде, шикелле.
– Шулай иде шул, бахыр... Ул ни, килен, бездән соң очтагы Моратларга ялланган иде бит. Беркөн кичке якта: «Су кереп киләм әле», дип кенә киткән дә юк булган. Морат: «Эшен бетерми качты, зимагур», – дип әрләп йөрде. Шуннан менә, күптән түгел генә бахырны аргы күл ярындагы таллыктан табып алганнар, диделәр. Җәй буена ышык җирдә тик яткан инде. Киемнәрен тәртип белән салып кына куйган да, янына ятып кына үлгән, диме. Йөрәге-фәлән туктады микән, әллә эчүе ектымы... Әле яшь кеше бит ул, үлеп куярга.
Шул мәл, миңгерәп тордым-тордым да, каенанамны куркытып, утырып торып, үксеп елап җибәрдем. Юк! Ул үләргә тиеш түгел иде! Ул сәламе артыннан килергә, килеп җитәргә тиеш иде! Алдакчы! Юньсез! Ул алдады! Хәмдия апаны да... мине дә алдады! Шул вакыт, әллә кайчан кабердә булган җанның сәламен тапшырып йөрүемнәнме, әллә шул адашкан сәлам белән берәүнең тынычлыгын болгатып ташлавымны үзәгемә үткәреп тоюданмы, күңелемдәге ниндидер якты өмет, хыял, тыпырчынып, үлә алмый тартышты. Күптән бу дөнья белән хушлашкан берәдәк өчен күз яшен түккән бердәнбер адәм заты идем мин.
Каршыма Хәмдия апа килә. Сылу гәүдәсенә инде килешле итәк белән блузка кигән, үкчәле туфлилары йомры балтырларын тагы да матурайтып, тулыландырып күрсәтә. Чәчләре көрән-кызыл дулкыннар булып иңнәрен япкан, иреннәрендә беленер-беленмәс алсу иннек, күзләре болай да сөрмәле, кашлары кара аның. Килеп кочаклап ук алды да кулындагы кәгазен күрсәтә:
– Улым өчен күптән фатир тәкъдим итәләр дә, юнәтергә күңел үсми иде, менә, шуның артыннан йөреп, рөхсәт кәгазьләрен алып кайтып киләм. – Аннан сагышлы гына итеп өстәп куя, – Райман абыең, бәлки, килеп чыкса, «һаман тулай торакта яши икән», дияр, дим.
– Әйбәт булган, котлыйм, – дим, авызымны көчләп ерып.
Апа сак кына итеп сорамый да булдыра алмый, күрәсең:
– Абыең хакында хәбәр-хәтер ишетелмиме авыл ягында?
– Нәрсә... Кызыл ягындагы урыслар эшкә алып киткән, диләр иде. Оста бит ул, мич остасы...
– Әйе, шулай инде. Ярый, кайда йөрсә дә, имин-сау йөрсен. Сәлам җибәргәч, онытмаган, бер килмәсә, бер килер.
– Әйе шул... килер...
Бу очрашудан соң күп еллар үтте. Хәзер үзем дә шул апа яшендәмендер. Гаилә, йорт, эш, балалар дип ут капкандай чабып йөреп, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр белән гомер гөрләвек өстендәге гәзит кораб кебек җилә генә икән. Көзгегә карыйм да, каралып тартылган йөздәге йончыган күзләргә багып, нигә бу вакыт аямый икән, дип уйлыйм. Теге мәл бит мин Хәмдия апаны жәлләгән идем. Аны кысыр өмет белән кабындырганым, вакытсыз чәчкә аткан гөл кебек итеп балкытканым өчен. Бүген исә аннан көнләшәм. Әйе-әйе, көнләшәм. Миңа да кирәк иде ул шундый көдрәтле көчкә ия булган сәлам. Яшьлегемнән дәрт, илһам, ихласлык алып килердәй могҗизалы бер авыз сүз. Иңнәрне баскан хәсрәтләрне себереп ташлап, башны югары чөеп, йөзләргә алсулык, карашларга нур ягылдырыр сәлам, син кайда? Мин сине көтәм... сәлам.
Фото: grazdano4ka.ru