Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
11 февраль 2022, 13:30

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Сәлам. Хикәя. (Башы)

Райман, ачуланып, мине тау башындагы усак янында ялгыз ташлап калдырды. Кире килер, гафу үтенер, дип көттем, ә ул килмәде. Шунда, усак янында, каһәрләнеп авылдан чыгып китәргә карар иттем.

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Сәлам. Хикәя. (Башы)
Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Сәлам. Хикәя. (Башы)

Уф, шушы тулай торакта яшәү! Кемнәрнең генә башыннан үтмәгән дә, кемнәрнең генә үзәген телмәгән икән? Инде үз өйләрендә яки фатирларында кәперәеп көн күргәннәр генә: «Шул тулай торакта гөрләшеп яшәгән күңелле чаклар», – дип сөйләгән булалар ул. Ә шушында чакларында бер дә күңелле булмагандыр әле. Тар бүлмәдә бәләкәй балалар белән кысылышып, гомум бәдрәф, гомум кухняда чират көтүләр. Аннан кала, кичләрен чак кына соңлаганда ул тулай торакның бикләнеп куюы, атлаган саен комендантның мыжгуларын өнсез тыңлау, шау-шуы, тынчулыгы, тараканнары...

Әле шул тулай торак алдында коляскада йоклаган баламны кемгә калдырып йөгереп кенә, икмәк-сөт алып килергә дип, каранып торам. Буш йөргән кеше-мазар күренми, эш мәле. Шулчак тулай торактан утырып очмалы зур себеркесен күтәреп, дворник апа килеп чыкты. Бахыр, үзе дә шул себеркедә очкандай гына инде, мәңге алама кара халатында да, күзенә төшереп уранган кара яулыкта. Аякларында да – җәйле-кышлы олы резина итекләр. Шушы яше билгеле булмаган апа тулай торактагы бар кара эшне башкара. Таң сарысыннан бәдрәфләрне тазарта, ташып-түгелеп утырган чүп бакларын бушата, коридорларны юа, урамда да әлеге себеркесе, кышларын көрәге белән ул.

Бер тулай торакта яшәсәк тә, бу хатын белән таныш түгелмен, кызыксынганым да юк, шунлыктан кем дип дәшәргә белмәсәм дә, бердәнбер ярдәм итәрдәй адәмне кулдан ычкындырасым килмәде.

– Апа! Апа-а!

Хатын китеп барган җиреннән башын гына борып карады.

– Бер минут кына балам янында  торып торалмассыз микән?.. Икмәккә генә йөгереп барып килер идем.

Теге берничә секундт уйланып торды да, һаман да шулай сүзсез килеш килеп, эш коралларын яндагы агачка сөягәч, коляска янына басты. Кинәт кенә башымнан «Нинди сәер кешегә баламны калдырам», дигән уй үтте үтүен, тик мин ул чакта кибеткә карап чаба идем инде. Урап  килгәндә кинәт башыма шушы апага җиткерә торган сәламем барлыгы исемә төште. «Аһ-аһ! Кайчаннан бирле онытып йөргәнмен дә соң! Исемен дә әйткән иделәр бит. Исеме?.. Кем иде әле?.. Халидә... Хәмидә...»  Янына җитәр-җитмәстән, уйларымны кычкырып та җибәрәм:

– Сез Халидә яки Хәмидә түгелме?

Хатын миңа юаш кына карап тора бирә. Әллә телсезме бу?..

– Сез...

– Хәмдия.

– Ә! Әйе, «Хәмдия дә Хәмдия», дигән иде шул!

Апаның аптыраган карашы алдында мин хәбәремне тезәм:

– Җәй көне каенанамнарда Райман дигән бер абый мич чыгарып яткан иде. Шул абый безнең шушы тулай торакта яшәгәнне белгәч, шунда Хәмдия дигән хатын идән юарга тиеш, шуңа күп итеп сәлам әйтерсең, дигән иде.

Хатын күзен дүрт итеп карап тик тора.

– Нык сәлам әйтте инде болай. Әй, сорашты. Мин сезне яхшылап белмәгәч, ни дип тә әйтә алмадым...

– Н-ни дип... сорашты? – чак телен әйләндереп әйтте моны апа, мин хәтта үзенә борчылып карап алдым.

– Ничек яши, ни хәлдә икән, сәлам әйтегез, килеп чыгармын, дигән иде.

– Ш-шулай дидеме?.. Чын шулай, диме?

– Ы-ы, – ышанычлырак булсын өчен сүзләремә өстәп, башымны да кагам. Хатынга минем хәбәр үтә нык тәэсир итте, ахры, алдамыймы бу дигәндәй, йөземә тагы да беравык карап торгач, ул кырт борылып читкә атлады да, бераз баргач, кире борылып килеп, онытып киткән себеркесен алды. Минем дә рәхмәтем исемә төште:

– Рәхмәт, Хәмдия апа, бәбәй өчен!

Читтән берәү күрсә, мине саңгырау кеше белән сөйләшә дияр иде, мөгаен, апам ым да бирми үтеп китте.

Кичен, балаларымны йоклатам дип мәш килеп йөргәндә, берәү сак кына ишек шакыды. Ачып җибәрәсәм, теге апа тора. Сораулы карашыма каршы уңайсызланып кына елмайган булды. Елмаюы да үтә сәер килеп чыкты инде. Бу эндәшми тик торгач, мин, игътибарым бу якка күчү белән, урыннарыннан торып, уйнарга керешеп киткән кызларыма бармак янадым да бүлмәгә әйдәләдем. Хатын эчкә башта башын тыгып карап алды да, кыюсыз гына кереп, ишек төбенә басты. Өч елдан артык шушы тулай торакта көн итү дәверендә бу апаны тәүге тапкыр шул кара халатсыз күрүем. Өстендә, уңган булса да, гади сатин, әмма ачык төстәге күлмәк сыманрак бер нәрсә.

– Үтегез, әйдә, үтеп утырыгыз.

– Юк, шушында гына...

Шулай да моны, үтеп, өстәл артындагы урындыкка утырырга мәҗбүр иттем дә, үзем каршысына кунакладым. Күреп торам, йомышка гына килмәгән бу, сөйләшергә исәбе. Сүзен нәрсәдән башларга белми изалана торгач:

– Ирең эштәме? – дип куйды.

– Әйе, – дим, – төнгә китте.

– Күргән идем шул, – ди үзе, – шуңа кердем.

– Һы, – дигәннән башка сүзем юк, болай сөйләшсәк, сүзнең төп асылы кайчан ачылыр икән? Шулай да балаларымны йоклатырга кирәклеге күңелемне өйкәп торса да, бөтен игътибарымны туплап, хатынның авызына төбәләм.

– Райман... Райман абыең хакында сорашмакчы идем...

«Соң, сораш соң!»

– Ничек үзе? Үзгәргәнме... дисәм, син аның яшь чагын белмисең дә инде. – Аннан, ашыгып, кесәсеннән фото чыгарып сузды. – Менә, мин аны шушылай хәтерлим.

Карадым да югалып калдым. Әллә ялгыш килеп чыктымы бу хәл? Аптыравым да юкка түгел, кәртечкәдәге чибәр моряк белән мин күргән кап-кара ир арасында тамчы гына да охшашлык юк бит соң!

– Әстагъ!

– Үзгәргәнме? Картайгандыр инде...

Картаю гынамы! Эчеп таушалып, бит-чырае кыйшаеп, тешләре коелып беткән чатан мич остасын хәтерләткән бер генә чаткы булса да табарга тырышып, фотога керердәй булып текәләм. Нинди сөйкемле йөз, горур караш. Әһә! Күзләре... карашы шул бит. Йә, ходай, бу абыйны еллар түгел, убырлы карчык алмаштыргандыр, дим. Вакыт кына кешене алай үзгәртә алмас.

– Менә монда мин, Райман абыең  отпускыга кайтканда, бергә кереп төшеп чыккан идек.

Киләсе фотодан әлеге чибәр моряк янында су сылуыдай озын чәчле, ап-ак түгәрәк йөзле кыз көлеп тора. Зур дымлы күзләр бәхетле нур бөркә, өстендәге ак якалы зәңгәр күлмәге үзе үк хыял, якты өмет төсе кебек. Кинәт каршымдагы вампир суыргандай булып кипкән йончу йөзгә, эчкә баткан нурсыз күзләргә караш ташлыйм да, ирексездән каршыдагы көзгедән үземә багам: еллар шулай мәсхәрәләр булса, кит, шушындай чагыңда үлеп калуың биш артык!

– Сез аның белән дуслашкан идегезме?

– Дуслашкан дип... Мин аны армиягә озатып, өч ел көтеп алдым.

– Көткәч соң, нигә өйләнешмәндегез?

– Кайткач өйләнергә тәкъдим дә ясаган иде... Арага ятлар кереп, бутап җибәрде шул.

Бу җавапка, әлбәттә, сүзем юк. Апаның минем аша үтәли китеп, тәрәзә аръягындагы караңгылыкка сеңгән сагышлы карашларын, моңсу йөзен күзәтеп, жәлләми дә булдыра алмадым.

– Райман армиядән яз кайтты. Әй, куануларым! Мин мәктәптән соң авылда калган идем, ялгыз әнием кулында миннән бәләкәй тагы дүрт бала, алар булгач, укыйм дип, авыз ачарга батырчылык та итмәдем инде, шунлыктан фермага төштем дә киттем. Анда бераз эшләгәч, авыл китапханәсенә утырттылар. Әйе, Райман кайтты, дигән идем. Җәйне ярты көнгә дә аерылышмый йөреп үткәрдек, ул әниемә кереп, «көзгә» дип килешеп тә чыккан иде...

– Көз булгач?..

– Көзгә авылда мәктәп зурайтылды да, бер төркем укытучы кызлар килеп төште. Ят кызларга авыл егетләре егылып китүчән бит. Ә тегеләр егетләрнең асылларын гына сайлап алды. Ничек минем Райманга күз салмасыннар инде? Әлбәттә, аны беренче булып карата башладылар. Миңа да «Райман шуларның Әлмира исемлесен озата икән», «Әлмираны матае белән районга алып барып килгән», «Әлмирага өстәл эшләп биргән», дигән хәбәрләр килеп җитте. Боларны ишеткәч, үпкәләдем.

– Кемгә?

– Райманга. Килсә, «Баргансың, озаткансың», – дип игәдем. Үзе: «Нигә юк-бар тыңлыйсың, көнләшәсеңме әллә?» – дисә, «Юк!» – дим, ә җанны песи тырный гына.

– Шуннан ?

– Бер шулай минем үпкәләвемне ул күтәрмәде, сүзгә-сүз ияреп, талаштык та киттек.  Райман, ачуланып, мине тау башындагы усак янында ялгыз ташлап калдырды. Кире килер, гафу үтенер, дип көттем, ә ул килмәде. Шунда, усак янында, каһәрләнеп авылдан чыгып китәргә карар иттем. Җитмәсә, Райманның җиңгәсенең авызыннан чыккан «Хәмдия, ни, укымаган да инде, белемле, һөнәрле кызга җитә буламы, дип әйттем әле кайнешкә», дигән сүзе килеп җитте дә, болай да башымнан ашкан горурлыгымның ургылып түгелүенә соңгы тамчы булды. Күрше әбинең шәһәрдә эшләгән кызының адресын алдым да, беркемне дә тыңламастан, чыгып киттем. Шушы шәһәргә килеп, күрше апа өйрәткәнчә, аның янына төзелешкә эшкә төштем, тулай торактан бүлмә алдым.

– И шуннан соң күрешмәдегез дәме?

– Ышанасыңмы – күрешмәдек. Монда яши башлагач, әнием хатында «Райман килде, Хәмдия юкка гауга чыгармасын, кайтсын, барып ялынып йөрмим – гаебем юк. Кайтсын, өйләнешергә килешкән идек бит, дип әйтә», дип, берничә тапкыр язган иде. Күңелем белән очып кайтып барсам да, Райманның минем өчен авылдан, шул ныкыш Әлмирадан өзелеп, тулысынча миңа гына булып яныма килүен теләдем. Яратса, шулай итәр, дип уйладым. Вакыт үтә торды... Яңа елдан соң миңа шәһәрдә очраган һәр икенче авылдашым Райманның, чынлап та, шул Әлмирага ияләшкәне хакында җиткерергә ашыкты. Күп тә үтми, аларның туе булды да, уку елы тәмамлануга, себер тарафларына күчеп тә киттеләр.

– Райман абый бу якта йөри дә инде?

– Ничәдер елдан аерылышканнар икән дә, Райман кайткан дип ишеткән идем шул. Эчә дә, диләр иде, шикелле.

«Шикелле» генәме, кешелектән чыккан бит инде». Тик бу уйларымны кычкырып әйтмәдем, әлбәттә.

– Сез? Шул киткәннән һаман шушындамы?

– Райман өйләнгәнне ишеткәч, мин дә, мах бирергә теләми, бергә эшләгән егеткә тормышка чыктым. Тик озак бергә була алмадык, улыбыз бәләкәй генә чакта, авариядә һәлак булды.

– Улыгыз бармыни?

– Бар иде... Бөтен юанычым шул иде дә. Ул да үлеп калды, армиядә. Табутта кайтарып җирләп киттеләр, йөзен дә күрсәтмәделәр хәтта. «Русия герое» дигән даны гына ята тартмамда...

Бу апа бүген мине төн алдыннан елатырга итә, ахры.  Күңелем тулып, борыным йомшарды. Хәмдия апаның да күзләре яшьләнде дә, шушы хәленнән оялымы, капыл кабаланып, кайтырга булды. Чыгар алдыннан, ишек тоткасына кулын салгач, тагы бер борылып карады:

– «Килеп чыгармын», дигән бит әле, әйбит? Кайчан икәнен әйтмәдеме?

– Юк шул, әйтмәде. Бары «Бер барып күрәм әле, дип сәлам әйт», кенә диде.

– Сәлам, диген... Сәлам...

Апаны озатып, балаларымны йоклату өчен бишек җыры җырлаганда да башымда һаман чибәр моряк белән алсу йөзле кыз иде. Йә, нигә алай килеп чыккан инде язмышлары?

Фото: womanel.com

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Сәлам. Хикәя. (Башы)
Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Сәлам. Хикәя. (Башы)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: