Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
27 гыйнвар 2022, 20:47

Әлфия ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА. Мәхәббәт уен түгел. Хикәя

Хатын-кызның башын 13 ел катырам инде мин. Үзем дә бутала башлыйм кайчак. Уеннан уймак чыга яза. Хатын-кыз бер ачуланса, рәнҗесә, бетте бит!

Әлфия ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА. Мәхәббәт уен түгел. Хикәя
Әлфия ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА. Мәхәббәт уен түгел. Хикәя

Алтын көз артка чигенде һәм көзнең төссез соңгы көннәре башланды. Сары төсле каеннар күз алдыннан югалу белән үк, күңелдән моңсулык та бөтенләй таралып, юкка чыкты. Табигать тә тын гына йокыга, ялга әзерләнә. Аның белән әлләни сокланмасаң да, һәр мизгелнең үз матурлыгы булуга без инде күнеккәнбез. Яңгыр, я кар яумаганда болыт шул кадәрле аска төшә, җирне өрфия пәрдә каплар кебек. Таулар да тик елның шушы мизгелендә генә сихри томан эчендә кала торганнардыр, мөгаен. Бу соры көннәрнең бер төрлелегенә дә ушыбыз китмәгән кебек. Озакламый җирнең ап-ак кар астында калачагын белсәк тә, ашыкмыйбыз әлегә. Әйдә, агылсын, вакыт, аксын, талгын гына. Кеше гомере дә шулай кабаланмый гына, җайлап үтә түгелме?

Шундый уйларга чумып, компьютерында эшләп утырган Минзилә, яңа SMS-хатны күреп, аптырап китте. Бер ел буе хәбәре булмаган күрше шәһәре кешесе Владимирдан иде ул. “Күрешик бер”, – дигән. Ничек инде? Үткән ел үзе югалды түгелме? Ә Минзилә эзләп-нитеп тормады, шалтыратмады да. Ләкин озак вакыт исемен кабатлап, сагынып йөрде әле, аннан акрынлап күнде бу хәлгә. Димәк, ул аңа кирәк түгел, күңеленә кертмәгән булып чыга. 50 яшьләрдән узган кешенең хисләре яшь чагындагыдан күпкә аерыла икән. Аек акыл буталчык хисләрне җиңә ала. Бер яктан, бу яхшы. Күп ялгыш адымнар үзеннән-үзе атланмый кала, хаталар сирәгрәк ясала. Мәхәббәт хисе кышкы бураннарны, язгы ярсу ташкыннарны хәтерләтми, җәйге җылы яңгырларга, көзге талгын җилләргә охшаш була. Икенче яктан, яшь чагындагы тәвәккәллек булмый шул, шуңа да тимер кызуында сугылмый. Аннан үкендерә!  

Ни өчендер Минзиләнең Владимирга “юк” дип әйтәсе килмәде. Нинди сәбәпләр аркасында очрашырга теләвен беләсе килде аның. Ләкин ни өчендер очраша алмадылар. Башта берсенә каядыр китәргә туры килде, аннан икенчесенә... Ә Минзилә күңелендә тагын бер күрешү теләге барыбер калды.

... Аларның танышуы да кызык кына булган иде. Кемнәндер телефон номерын белеп, Владимир шалтыратты аңа. Рәтен-чиратын китереп, дөрес төзеп, оборона министрлыгына хат юлларга кирәклеген белдерде. Мондыйрак сораулар белән соңгы вакытта еш бәйләнешкә керәләр Минзиләгә. Шуңа да ул аптырамады. Владимирның Әфган сугышы вакытында алган хөкүмәт бүләге югалган икән. Сугышның соңгы көнендә аны яралы солдатларны озата барырга тәгаенлиләр. Башкаларга бирергә чыккан бүләкләнүчеләр исемлегендә ул да булачагын командиры әйтеп җибәрә. Орден төбәкләрнең хәрби комиссариатларында биреләчәк диелә. Ләкин, ничә генә ктапкыр бу сорау белән мөрәҗәгать итсә дә: “Андый бүләк бирелмәгән”, –  дигән җавап алына. Бергәләп җибәргән хатларга да шулайрак дип яздылар.

Сугыш дигән болгавыр заманда андый ялгышлар күп була торгандыр инде. Югалган булып чыга, димәк. Кемнеңдер онытып калдыруы, битарафлыгы да булырга мөмкин. Интернациональ бурычын үтәргә дип җибәрелгән егетләребезнең язмышы өчен әле дә борчылырга сәбәп бар. Кайсысы батырларча һәлак булды, я яраланды. Исән кайтканының да психикасы ярыйсы гына какшады. “Кайткач, төне буе саклап чыга иде әти-әни. Саташу, сикереп торып, йөгеренеп йөрү, кычкырыну, елау – барысы да булды. Пычак, балталар яшерелгән иде”, – дип сөйләде Владимир да.

Менә шундый “эш буенча очрашулар”дан башланган мөнәсәбәт икесен бер ярты ел вакыт тирәсе бәйләп тотты. Минзилә Владимирның кинәт юкка чыгуына нык аптыраса да, бик борчылмады: аның бит инде болай да бик исе китмәде бугай. Алай дисәң...

...Ләкин тормышта бер генә нәрсә дә очраклы булмаган кебек, аның бер чишелеше, дәвамы да көтелергә мөмкин икән. Иптәш хатыны Флүзәдә чәй эчеп утыра иде Минзилә.

– Владимир Чивилихин дигән кешедән “Одноклассники”да хат бар. Кем икән? – диде Флүзә.

– Кая әле, карыйм, – диде Минзилә, бала-чага сыман, кызыксынып та, Владимирны танып, гаҗәпсенеп тә.

– Бик матур күренәсез, дигән. Ни языйм?

– Үзегез дә, диген. Бу бит мин очраша алмаган кеше. Әйдә, язышабыз.

– Әйдә соң. Кызык итик үзен.

– Әйдә якыннанрак танышыйк дигән була.

– Танышыйк, диген.

– Кайда һәм кайчан дип сорый.

– Дисә ни. Бездә иң кыйммәтле ресторан нинди әле?

– Бәй, ”Орхидея” инде. Җәй булган идек анда, кунаклар килгәч.

– Флүзә, әйдә, чакыр. Икәү барабыз.

– Син нәрсә? Синең танышың. Кешене җайсыз хәлгә кую бит бу.

– Ә мине?

Үзе уйга калды Минзилә. Нишләр иде икән, аны күрсә? Борылып, чыгып китәрме, берни булмагандай кыйланырмы? Ни булса, шул булыр, дип тәвәккәлләделәр.

Сөйләшенгән вакыт җитте. Минзилә белән Флүзә, киенеп, ясандылар да, иртәрәк вакытка ресторанга барып утырдылар. Җаннары нинди нигъмәтләр тели, барысын да официанттан сорап китерттеләр. Үзләренең бер туктамый көләселәре килә, әллә 17 яшьләренә кире кайттылар инде? Уен кызыклы да, куркыныч та тоелды.

Озак кына утырдылар шулай. Әллә сизенде инде, озаклады. Инде кайтырга җыенганда гына яннарына килде. Читтән генә күзәтеп утырган булып чыкты. Алай да күренми генә кайтып китмәгән ич. Кыюлыгы җиткән, шунысы да ярый.

– Гафу итегез, кызлар. Сезнең икегезне бергә күргәч, сөйләшеп, мине акылга утыртыртырга, иманымны укытырга дип килгәнегезне аңладым бит. Хатын-кызның башын 13 ел катырам инде мин. Үзем дә бутала башлыйм кайчак. Уеннан уймак чыга яза. Хатын-кыз бер ачуланса, рәнҗесә, бетте бит! Шул каһәр суккан сугыш аркасында өйләнеп, балаларыбыз булса да, күбебез гаиләләребезне саклап кала алмады. Яу кырында нык булдык, тыныч тормыш сынауларына тиз бирештек. Гаилә бәхетен саклап кала алмадык. Аерылышкач, үз дигәнемне тагын бер табармын дип эзләндем дә эзләндем. Яшьлектә генә берәүне ташлауга, икенчене табасың. Ә бу чорда инде куркыта, бәлки, очрагандыр да ул минем ярым – миңа гына тиеш көмешем, ычкындырганмындыр шул, – дип сөйләде дә, башын аска иде.

Минзилә белән Флүзә тын гына утырдылар, акыл да сатмадылар, кызганмадылар да аны. Алар да бит эчкерсез күңел белән килмәделәр монда. Ә мәхәббәт бит уен түгел, аңардан кеше я башын югалтырдай олы бәхеткә ия була, я гомерең буе җитәрлек үкенеч кала...

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА.

Туймазы районы, Кандра авылы.

Фото: rjjaca.ru

Әлфия ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА. Мәхәббәт уен түгел. Хикәя
Әлфия ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА. Мәхәббәт уен түгел. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: