Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
18 декабрь 2021, 10:34

Хыянәт кичереләме?

Ирләр икесе дә Мәрьямне өзелеп яратуларын һәм аннан баш тартырга җыенмауларын әйтә.

Хыянәт кичереләме?
Хыянәт кичереләме?

Һәркемнең кайчан да булса тормышында нәрсәдер үзгәртәсе килә. Кемдер бетмәс проблемалардан арып, матур үзгәрешләр көтә, кемдер тыныч һәм җай гына барган көннәреннән туеп, эмоциональ кичерешләр өмет итә, кемдер...

30 яшьлек Мәрьям дә беркөнне тормышын үзгәртергә була. Юк, тормышы зарланырлык булмый аның. Өзелеп яраткан ире, кызы, зур булмаса да, уртача хезмәт хакы китергән эш урыны бар. Бар да җайга салынган, бар да тәртиптә. Ә Мәрьям тыныч кына барган көннәрдән туеп китеп, үз эшен башлап җибәрергә уйлый. Күп акча алып эшләүгә, үзең җитәкче булуга җитәме соң, имеш... Тырыш, уңган хатын үз көченә ышана һәм ялгышмый. Арендага офис ала, күптән таныш, ышанычлы кешеләрен эшкә чакыра. Белем, зирәклек бар, энергия җитәрлек. Чынлап та барысы да уңай килеп тора.

Инде бу хәлне “юарга” кирәк бит. Иптәш кызы Луиза белән төнге клубка бара Мәрьям. Шуны да әйтми булмый, Мәрьям ире белән бик яхшы, дустанә, заманча мөнәсәбәттә яши, бер-берсендә тамчы да шикләнмиләр, ышаналар, яраталар.

Яңа уңышлар өчен икенче бокал коктейльне күтәргәндә Луиза янына бераз кызмача бер танышы килеп утыра. Кияүдә булмаган Луизаны кочаклап та ала, компанияләренә кушылуны сорый. Берәр сәгатьтән соң яннарына кызмача ирнең ап-айнык, матур киенгән дусты килеп, аларга кайтырга вакыт икәнен кисәтә. Танышып китәләр, күпмедер вакыт сөйләшеп утырыла. Вадим киткәндә Мәрьямнең телефон номерын сорый. Яшь хатын, әлбәттә, номерын әйтми, гаиләсе барлыгы хакында сөйләп бирә.

Икенче көнне Мәрьям социаль челтәрдәге битен ачып, Вадимнан хат күреп, гаҗәпләнә. Виртуаль сөйләшү башлана. Икесенең дә офислары бер бинада икәне ачыклана. Ә Вадим дәрәҗәле генә урын биләүче, өйләнмәгән кеше булып чыга. Эш урынында утырганда Мәрьямнең телефоны шалтырый. Алса, Вадим! Баксаң, бу ир теләгән һәркемнең телефонын, яшәгән урынын белә ала икән, хезмәте шундый. Вадим Мәрьямне бик ошатканын яшерми, аңа игътибар билгеләре күрсәтә башлый. Теләсәң теләмәсәң дә эш урынында очрашырга, лифтта бергә менәргә, төшке аш вакытында якындагы кафеда бер өстәл артында утырырга туры килә башлый. Ташкын булып күңеленә үтә башлаган яңа хисне Мәрьям куарга тырыша, ире алдында үзен гаепле тоя, ул бит гаиләсен бик ярата, тормыш иптәшен ихтирам итә, кызын өзелеп сөя. Озак газапланып йөргәннән соң, яңа хисләр җиңә, Вадим белән Мәрьям арасында баш әйләнгеч “роман” башлана. Бераздан соң алар бер-берсенә шулкадәр өйрәнә, кичке ашка нәрсә әзерләү, кайсы чарага нинди кием кию, нинди кино карау кебек нәрсәләрне дә бер-берсе белән киңәшләшеп эшли башлый. Әлбәттә, Мәрьямнең ире хатынындагы үзгәрешләрне сизә, нидер төшенә башлый. Беркөн ул хатынының телефонын тикшерә, социаль челтәрдәге битен ачып карый. Хыянәт хакында ярылып ятмаса да, шикләре арта. Ә бу вакытта Вадим инде көн-төн Мәрьямне иреннән китәргә, аңа кияүгә чыгарга үгетли. Ләкин хатын гаиләсен дә бик ярата, икеләнеп, газапланып йөргәннән соң, ире белән араларын өзә алмау хакында әйтә, ләкин Вадимнан да баш тартмый, мөнәсәбәтләрне ничек бар, шулай дәвам итик, ди.

Барысын да Мәрьямнең ире хәл итә. Ул беркөнне Вадим белән очраша һәм җитди сөйләшә. Ирләр икесе дә Мәрьямне өзелеп яратулары һәм аннан баш тартырга җыенмауларын әйтә. Мәрьямгә карар кабул итәргә уры килә. Ул бик газап белән Вадимнан баш тарта, гаиләсеннән китми. Әлбәттә, бер-берсен өзелеп яраткан кешеләргә бер шәһәрдә яшәү җиңел түгел. Кайвакыт ул Вадимның машинасын күреп кала, ул яшәгән өй яныннан узарга туры килә... Шулай да сүзендә торып, иренә башкача беркайчан да хыянәт итми Мәрьям, социаль челтәрдәге битен юк итә, телефонында Вадимны “кара исемлек”кә куя. Кафеларга, клубларга йөрми башлый.

Ә Мәрьямнең ире, чынлап та, яратмаслык кеше түгел. Киң күңелле ир бер тапкыр гына хатыны белән ныклап сөйләшә дә, аны гафу итә. Бу вакыйганы башка беркайчан да исенә төшерми. Гаилә тормышы яңадан элекке халәтенә кайта. Кызларының уңышларына сөенеп, бергә ял итәргә йөреп, яңа планнар корып яшәп китәләр. Ләкин менә инде ике ел Мәрьям гаиләсенә сиздерми, эчтән генә бик газапланып, янып яши, Вадимны сагына...

Җайга салынган тормыштан туеп, нидер үзгәртергә тырышырга кирәк микән ул кешегә?..

Ләйсән ЯКУПОВА.

Фото: gurutest.ru

Хыянәт кичереләме?
Хыянәт кичереләме?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: