Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
3 декабрь 2021, 12:16

Әлфия ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА. Сер йомгагы. Булган хәл

Киләсе елда очрашырга сүз куешалар. Ничә тапкыр кабатланды икән мондый очрашулар? Нәни генә кызчыклары тугач, аралары тагын да ныгый. Тик кавышу гына мөмкин булмый... Галимнең ялдан кайтуын Башкортстандагы гаиләсе, 3 кызы өзелеп көтә.

Әлфия ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА. Сер йомгагы. Булган хәл
Әлфия ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА. Сер йомгагы. Булган хәл

Мәшакәтьләре күп булса да, җәйне яратабыз. Эшләр азрак чор, дип, кышны яратырга тиешбез дә, югыйсә. Холкыбыз шундый тынгысыз шул, ялкаулардан түгелбез. Бер караңгыдан икенчесенә кадәр йөгерешә халык: берәүләр өй салу белән мәшгуль, икенчесе бакчасында казына. Җәйге эшләр тәнне арытса да, күңелгә ял, сихәт бирә.

         Олы бер хуҗалыкта ялгызы гомер кичергән Суфия ханым да шундыйлардан. Аяк-куллары бик нык сызланса да, табиблар ”Физик эш белән шөгыльләнергә ярамый”, дип кисәтеп торса да, кыштыр-кыштыр дөнья көтүен белә. Әти-әнисенең нигезен ташлап китә, бакчаларын буш тота алмый ич инде ул. Ялгызлыгына гына бик каты эче поша, туганнарының көн әйләнәсенә телефоннан хәл белешүе дә күңел сызлануларын баса алмый. Чынлап та, кайчандыр гөрләп торган өйнең, бакчаларның тып-тын калуы күршеләргә дә сәер тоела.

         Галим абый белән Вәсимә апа нигезе бу. Бер уллары, дүрт кызлары үсеп чыгып киткәч тә, йортлары һич буш тормады. Атна саен балалары кайтты, үсә төшкәч оныклары да өйгә юлны суытмады. Тик үткән ел әниләре бакыйлыкка күчкәч, барысы да кинәт тукталды. Тынлык хөкем сөрә өйдә, элек шау-гөр килеп торган бүлмәләрне кат-кат урасаң да, көн әйләнәсенә беркемне табып булмый. Ишек алдына чыкса, моңсу күзләрен туры төбәп  карт Акбай  ята. Гаилә тарихының тере шаһиты ул: барысын да бергәләшеп хәтергә төшерергә теле генә юк. Суфиянең уйларын  телефон  шалтыравы бүлде.

         – Исәнмесез. Сез Суфия Галим кызы буласызмы?

         – Әйе, мин. Тик тавышыгызны танымыйм. Телефон номерыгыз да безнең төбәкнеке түгел.

         – Ялгышмыйсыз. Мәскәүдән мин, департамент хезмәткәре Камил Сафин булам. Сезне Белоруссия кешесе эзли. Үзем дә Башкортстанныкы, якташ булгач, Сезне эзләшергә мин алындым.

         – Тыңлыйм. Ләкин, гафу  итегез, Белоруссиягә  минем һич катнашлыгым юк. Кемгә кирәк булдым икән? Бәлки, Сез ялгышасыздыр?

         – Суфия Галимовна, бик җитди оешмадан без, ялгышырга хакыбыз юк. Миңа Сезнең белән очрашырга кирәк булыр. Каршы килмәссез, дип уйлыйм. Әтиегез, үзегез турында моңа кадәр билгеле булмаган мәгълүматлар бар бездә.

         – Яхшы, көтәм Сезне.

         Бу сүзләрне ханым икеләнүен җиңеп әйтте. Юридик белеме, бу өлкәдә саллы гына тәҗрибәсе булса да, алдакчылар, аферистлар ишәеп киткән бу заманда сагаймыйча-икеләнмичә мөмкин түгел. Тик адәм баласының табигате шундый: сер йомгагына охшаш хәлләр килеп чыкканда  башта куркуга кала, ләкин барыбер шул йомгакны чишмичә җанына тынычлык алмый.

         ...Сәер шалтыратудан соң ике атна вакыт үтеп китте. Шушы вакыт эчендә Суфия ханымның күңелен мең төрле шик-шөбһә газаплады. Үзенә, әтисенә кагылышлы истәлекләрнең һәммәсен дә барлап чыкты ул. Изге күңелле кеше иде әткәсе. Вафатыннан ун ел үтеп китсә дә, әйткән сүзләре колакта чыңлый, әнисендә дә булмаган назлы куллары һаман да башыннан сыйпый кебек. Сугыш ветераны иде әтисе, яудан кайткач та тирә-якта абруйлы кеше булды. Аны ихтирам итмәгән беркем дә юк иде. Шундый авыр елларда  бер дошманы да булмады микәнни? Бәлки, аларны якыннарын шөбһәгә төшермәс өчен яшерә белгәндер ул.

         Телефоннан  сөйләшүдән соң берникадәр вакыт узгач, Мәскәүдән хат та килеп төште. Чынга охшый бу хәл. Төгәл мәгълүматләр китерелмәгән, әмма Камил Сафинның сөйләгән сүзләре белән хатта язылганнар тәңгәл килә. Тәвәкәлләде Суфия Галимовна. Җанын болай телгәләп йөргәнче, дөреслекне белү күпкә җиңелрәк булыр уйлады. Очрашуга әзер  булуын телефон аша хәбәр итте.

         – Я хода, ни ишетермен? – дип уйлады үзе, бераз курка төшеп.

         Камил әфәнде үзен озак көттермәде. Сөйләшенгәнчә, туп-туры өйгә килде. Хуҗабикә, күпъеллык осталыгын җыеп,  бик тырышып табын әзерләде. Мәскәү кунагы каршында сынатасы килмәде аның. Көн кичкә авышуга тәрәзә каршына кап-кара машина килеп туктады да,  аннан 45-50 яшьләр чамасындагы ир килеп төште.

         – Әйдүк, түргә узыгыз, Камил энекәш, – дип каршы алды аны Суфия ханым, кунакны алга уздырып.

         Хәл-әхвәл сорашкач, сүз төп темага күчте.  Юкка гына шундый җитди оешма хезмәткәре түгелдер:  фикерен  ачык, мәгънәле итеп җиткерә белә бу кеше.

         – Әтиегез, Галим Шиһап улы Харисов, Белоруссия фронтында өлкән лейтенант дәрәҗәсендә сугыша, шулай бит? 1943 елда каты яралана. Пуля, ярты телен өзеп, тешләрен җимереп чыга. Бәхетенә, баш мие зарарланмый. Күрәсең, эшелонда андыйлар бик күп булгандыр, ныклап тикшеререргә вакыт та җитмәгәндер, аны үлегә исәпләп, башка һәлак булучылар белән бергә ниндидер авыл янында калдырып китәләр. Галим абый җирдә шулай күпме яткандыр – билгесез.  Тимер юл  станциясенә табан китеп барган бер кыз каты ыңгырашу ишетеп, янына йөгереп килә. Ярым үле, ярым тере әтиегез Зинаида исемле шул кыздан пышылдап ярдәм сорый  һәм шунда ук аңын югалта.

         ...Берничә көн узгач, Галим Харисов көчкә хушына килә. Зинаида аның хакында беркемгә дә сөйләми. Яшерен генә солдатны дәвалый башлый. Якыннарыннан исән беркеме дә булмый аның. Хәер, фронтка киткән энесенең үле хәбәре дә килмәгән, тере булуы да икеле. Нишлисең, сугыш чоры язмышлары!

                – Дәвам итегез, зинһар. Бу кеше..., әтием булып чыга бит инде. Кайчан аякка баса ул һәм ничек юлга чыга?

         – Озакламый авылга совет солдатлары килеп керә. Бу турыда ишеткән Зинаида командирга барысын да сөйләп бирә. Галимне госпитальгә озаталар. Ләкин ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт очкыны кабынып өлгергән була. Хәер, очкын гына түгел, дөрләп янган ут була ул – ярты гасыр  үткәч, Сезне эзләп йөрүебезнең сәбәбе дә нәкъ шул.

         Бу сүзләрне ишеткәч, Суфия ханымның йөрәге чак өзелеп төшмәде. Әлеге мәхәббәт тарихының үзенә килеп тоташуын ачык чамаласа да, әлегә күп нәрсә томан эчендә иде. Бу хәлләр 1943 елда булган, ул 1952дә туган – арада нинди уртаклык булсын?

         Аның фикер сөрешен чамалагандай, Камил сөйләвен дәвам итте:

         – Сугыш бетеп, 8 ел узгач, алар... шифаханәдә очраша. Зинаида авылыннан чыгып китеп, шәфкать туташлары әзерли торган курслар тәмамлагач, шунда эшкә урнашкан була. Инде 30га якынлашып килсә дә, гүзәллеген һич җуймаган кызны ял итүчеләр дә, ир-ат табиблар да күз уңыннан ычкындырмый. Тик ни гаҗәп: үз насыйбы килеп чыкмагач, ул беркемне күрми дә, ишетми дә.

         Ул көнне дә,  гадәттәгечә, эшенә ашыга. Шифаханә янындагы эскәмиядә утырган берәүгә күзе төшә. Йөзе бигрәк таныш бит! Таныш кына да түгел, дөньяда иң кадерле, мәңгегә хәтердә калган кешесе, татар егете Галим бит бу! Озак вакыт икесе дә, язмышның аларны кабат очраштыруына ышанмыйча, бер-берсенә текәлеп карап торалар. Ике йөрәк бергә тибә. Кайчандыр кабынган мәхәббәт очкыны учак булып дөрли башлый. Ләкин шифаханәдә бергә уздырган бәхетле көннәр санаулы булып чыга, сизелмичә үтеп тә китә.

         Киләсе елда очрашырга сүз куешалар. Ничә тапкыр кабатланды икән мондый очрашулар? Нәни генә кызчыклары тугач, аралары тагын да ныгый. Тик кавышу гына мөмкин булмый... Галимнең ялдан кайтуын Башкортстандагы гаиләсе, 3 кызы өзелеп көтә.

         Шулай да очрашулар дәвам итә... Соңгы баруында каршы алмый аны Зинаидасы. Кичтән каты авырып киткән дә, иртән тора алмаган икән. Ярый әле кечкенә кызының елау тавышын ишетеп, күршеләре милиция чакырта. Галим килеп җиткәндә, кызчыкны балалар йортына урнаштырган булалар. Хәрби комиссариат ярдәмендә көч-хәл белән баланың үзенеке икәнлеген раслап, аны үзенә алып, туган ягына юнәлә ир. Вәсимәсенә ни дияр? Таптым дип әйтергә кеше баласы көчек түгел лә инде! Дөресен сөйләп бирергә туры килә. Усал булса да, акыллы була хатыны. Кызны үз баласы кебек кабул итә. Галименең аны башка балаларыннан ныграк яратуын күреп торса да, эндәшмәүне кулайрак күрә. Серне икесе генә белә. Ул кыз Сез буласыз инде...

         ...Суфия боларны шак катып тыңлады. Ышанып та бетмәде, шул ук вакытта балачагындагы кайбер сәер тоелган нәрсәләрне уйлап, аларның серенә төшенгән сыман булды. Сорашырга бер генә кешесе дә калмаган. Әти-әнисе серне кабергә алып киткән. Бәлки, соңгы сулышларында да шул хакта уйланганнардыр? Ярый, тыныч йокласын алар...

         Камил Сафинны озатканда, аның әйткән сүзләрен дулкынлануыннан ачык кына аңламады да хатын. Аны эзләгән Белоруссия кешесе Суфияның чын әнисе Зинаиданың бертуган абыйсы булып чыкты. Ул соңгы сүзне, очрашуны көтәчәк икән. Ярты гасырлык сер йомгагының очы бик тирән яшерелгән, тапкач та төенен чишү җиңел түгел икән шул...

         Әлфия ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА,

         Туймазы районы, Кандра авылы.

         Фото: millionstatusov.ru

Әлфия ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА. Сер йомгагы. Булган хәл
Әлфия ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА. Сер йомгагы. Булган хәл
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: